Дәүләтколым ямьләнсенгә (ФОТОСУРӘТЛӘР)

imageӘле берничә еллар элек кенә мәктәбе булган авыл бетмәс, яшәр дисәләр, хәзер инде мәктәбе булмаган авыллар да тырышып-тырмашып булса да көн күрә, чөнки анда туган җирем, туган нигез, эчәр суым шифадыр диеп уйлаучылар, туган ягым-яшел бишек, диеп яшәүчеләр бар. Сүзем тагы Дәүләткол авылы, аның тырыш халкы турында булыр.

Әйдәгез әле, мәчеттән, Аллаһы Тәгаләбез йортыннан башлыйк. Ул ерактан күренеп, горур басып тора. Коймалары иске, тирә-ягы моңсуланып утырган мәчеткә карап йөрәк әрни иде. Чөнки анда халык йөрми иде. Менә дүрт еллар инде мәчеткә янәдән җан керде. Эшмәкәр Илшат Садриев ярдәме белән мәчет үз ишекләрен ачты. Анда хәзер якты, җылы, мәчеткә яшьләр дә йөри башлаган. Илшат имам вазыйфасын да башкара һәм мәчет эшен дә җайга салды. Мәчеткә аз-маз гына булса да сәдака да кереп тора икән. Шул җыйналган сәдака акчаларына халык та кушылып өр-яңа койма белән әйләндереп куйганнар мәчет тирәсен. Мондый эшләр әлбәттә күмәк халык белән-өмә ясап үткәрелә. Беренче көнне Мөдәрис ага Гыйззәтов, Рәис ага Сөләйманов һәм Роман Горбунов (район советы депутаты Нурания Горбунова улы) иске коймаларны сүтеп, тимер баганалар утыртып чыкканнар. Икенче көнне инде күмәк өмә ясап койма тотканнар. Ул көнне өмәдә Мөдәрис ага Гыйззәтов, Рәис ага Сөләйманов, Илшат Садриев, Рәшит Дәрҗеманов, Рамил Сәгыйдуллин, Мөкатдәм Хәйретдинов, Ришат Бәдретдинов, Илдар Асадуллиннар катнашкан. Мәчетнең алгы ягында урнашкан һәйкәл дә тирә-якка ямь өстәп тора.

image5 image6 image7 image8

image

Су-яшәү чыганагы икәнен барыбыз да беләбез. Дәүләткол халкы яңартылган чишмәләренә карап туймый. Өр-яңа бура бурап, тирә-ягын тотып, гөлт иттереп буяп куйганнар алар. Чишмә җирлеидарә һәм халык ярдәме белән төзекләндерелгән. әлбәттә инде бу эшне дә халык ярдәме белән башкарып чыкканнар. Бу өмәдә катнашканнарның да исемнәрен атап үтсәк, бик тә урынлы булыр, чөнки чишмә төзекләндерү зур савапларның берсе ул. Мөдәрис һәм Рәфис Гыйззәтовлар, Рәшит Дәрҗеманов, Илшат Садриев, Руслан Абраров, Илдар Мусин, Рәис Сөләйманов, Равил, Рамил, Рафик Сәгыйдуллиннар, Фәрит Галәлетдинов, Илдар Асадуллин, Равил Вахитов, Минзаһит Рәфәгытдинов һәм Мәҗит Фәттаховлар катнашкан бу өмәдә.

image4image3image1image2Өлкәннәр мәчет тирәсе, чишмә төзекләндерүгә куанса, нәниләр “Балалар мәйданчыгы” барлыкка килгәнгә шат. Дәүләткол халкы бу мәйданчык өчен үз депутатлары Нурания Абделхак кызына һәм җирлеидарә башлыгы Заһит Абделхак улы Сафинга рәхмәтле. Мәйданчыкны урнаштыруда Нурания, Роман, Светлана Горбуновлар, Зөлфия һәм Рәшит Дәрҗемановлар, Рушания һәм Җәүдәт Сәгыйдуллиннар, Руслан Абраров һәм Алисә Имамовалар катнашкан.

Менә шулай шау-гөр килеп яшәп ята Дәүләткол халкы. “Торган җирем ямьләнсенгә”, диеп тырышкан халкы, мәчете, клубы эшләгәндә, салкын сулы чишмәләре булганда, балалар мәйданчыгында балаларның шат авазлары ишетелеп торганда авыл яшәр, яшәрер, Аллаһы теләсә.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

Фотосурәтләр «Одноклассники» социаль челтәрендәге  «Дәүләткол авылы» төркеменнән алынды.

Просмотров: 2031

Один комментарий

  1. Дәүләткол клен хэм корыган агачларга батты. Жэй айларында куркыныч, ут чыга курмэсен. Бэтен авыл шаулап-дэрлэп янып бетэргэ мэмкин, шулкадэр куп корыган чуплэр, агачлар, улэннэр, ташландык эйлэр.