Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы имамы Рамил хәзрәт Кәримов та егермеләп буын бабасын белә икән…
Мәктәптә тарих фәнен дөрес укытмыйлар. Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында чыгыш ясаучыларны тыңлагач, бер мин генә түгел, мөгаен, күпләр шушындый нәтиҗәгә килгәндер. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) башкарма комитеты оештырган, шактый кызыклы тәкъдимнәр яңгыраган, байтак фикер тартышлары уяткан әлеге җыен үткән атна ахырында, пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә “Казан” милли мәдәният үзәгендә узды.
Мәктәптә тарихны ни рәвешле укытулары – анда күтәрелгән дистәләрчә мәсьәләнең берсе генә булса да, барча гаиләгә диярлек кагылганга, аңа аерым тукталу кирәктер. Һәр гаиләдә диярлек мәктәптә укучы бала бар; йә туганыбызның баласы, йә оныгыбыз иртә таңнан гыйлем эстәргә ашыга. Озын сүзнең кыскасы, бала милләтен, илен яратып үссен, әби-бабаларының гореф-гадәтләренә тугры булып тәрбияләнсен дисәк, иң әүвәл ул нәсел шәҗәрәсен, туган авылы яки газиз шәһәре, аннан республикасы, милләте, аннан соң үзе яшәгән ил-дәүләтнең тарихын яхшы белергә тиеш. Шөкер, соңгы вакытларда кайбер мәктәпләрдә тарихны шушылай укыта башладылар. Әмма укыту стандартларыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдыргач, бу эш хәзер шактый кыенлашты.
– Мәктәп балалары төбәк тарихын белергә тиеш. Әмма ул ни рәвешле өйрәтелергә тиеш – механизмы күрсәтелмәгән. Ни кызганыч, милли-төбәк компоненты бетерелде. Федераль һәм мәктәп компоненты гына калдырылды. Укытучы, шуның мәктәпкә караганыннан файдаланып, тәгаен темаларны үткәндә, Интернетта дөнья күргән, җирле материаллардан чыгып, туган як тарихын укытырга мөмкин. Гомумән, нинди өстәмә фәннәр укытырга, нинди телдә укытырга кирәклеген ата-аналар үзләре хәл итә ала, әмма алар хокукларын белми. Мәктәп музейлары – бик әһәмиятле нәрсә. Ләкин хәзерге вакытта күп кенә мәктәп музейлары склад рәвешендә генә сакланып калган. Ул белем учагы булырга, анда дәресләр уздырылырга тиеш. Һәр бала үз авылы, үз төбәге турында экскурсовод кебек менә дигән итеп сөйли алсын иде, – дип сөйләде анда, тәгаен алганда, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов.
Җыен барышында Удмуртия Республикасының Кистем урта мәктәбе укытучысы Илмир Касыймовның: “Мәктәп ябыла икән, музейны мәчеткә күчерегез. Һәр мәчет музей вазыйфасын да башкара ала”, – дип тәкъдим итүе дә яхшы аңлашыла. Туган авылы Бөрбашта егерме елдан артык имам булып торучы Җәлил хәзрәт Фазлыев (ул Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы мәгълүм) дистә еллап элек мәчет диварына Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларының исем-фамилияләрен яздырып куйган иде. Исәннәрнең исләренә төшереп, рухларына дога кылып тору өчен авылда моннан да яхшырак урын юктыр да, мөгаен.
Әлеге җыен эшендә катнашкан Җәлил хәзрәт үзе, үгезне мөгезеннән алып: “Дүрт әйберне – динне, нәселне, җанны, малны сакларга кирәк. Милләтне саклау, яшәтү өчен нәсел шәҗәрәләребезне, асыл затларыбызны да белергә тиешбез. Алга таба безнең эшне балалар дәвам итсә генә шәҗәрәне, тарихны өйрәнүнең мәгънәсе бар”, – дип искәртте бу эшнең ни өчен кирәге турында сүз чыккач. Җәлил хәзрәт, сөбханалла, унсигезенче буын бабасын ачыклаган икән.
Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы имамы Рамил хәзрәт Кәримов та егермеләп буын бабасын белә икән. Бәхеткә, Казан ханы Мөхәммәтәминнең ярлыгын табып, туган авылларына 1516 елда нигез салынганлыгын ачыклаган ярмәклеләр. Киләсе елда 500 ел тулуны зурлап бәйрәм итәргә йөрүләре. Мулла булуы өстенә чын мәгънәсендә туган якны өйрәнүче дә ул. “Авыл тарихын ачыклау-өйрәнү, архивларда утыру белән бергә авылдашларыбыз телендә сирәк кулланыла торган 106 сүз; ир балалар уйнап үскән уеннарны, кыз балалар уйнаган уеннарны; авылыбызда йөргән йөремсәк мәзәкләрне тупладым”, – дип сөйләде хәзрәт мөнбәрдән.
– Җиде томлык Татар тарихын язуны тәмамласак та, әле бу тулы тарих түгел. Татар авыллары тарихын язмыйча, шул тарихлар белән тулыландырмыйча, тәгаенләмичә, эшебезне башкарып чыктык дип әйтә алмыйбыз, – дигән фикерне соңгы вакытта еш ишетергә туры килә Тарих институты галимнәреннән. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, барча авылларыбызның тарихы тупланса, алдыбызда милләтебезнең узмышы хакында шактый зур күзаллаулар ясарга мөмкинлек бирүче җирлек пәйда булыр иде.
БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның әйтүенә караганда, Россиядә 4300 татар авылы бар (беткән татар авылларын да өстәсәк, бу исемлекнең 5000гә дә җитүе бар, аларның да тарихын өйрәнергә кирәк, ди галимнәребез). Бу хәтле авылны тарих һәм татар энциклопедиясе институтлары хезмәткәрләре, калган бөтен эшләрен ташлап, берничә ел буе утырса да башкарып чыга алмаячак, билгеле. Әле бит шунысы да бар (моны “Балтач энциклопедиясе”н һәм туган авылы Арбур тарихын язган шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин да, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев та искәртте): туган якны өйрәнү белән авыл тарихын язу бер үк әйбер түгел. Билгеле, алар бер-берсен тулыландыра. Шул ук вакытта, туган авылы тарихын шунда туып үскән кеше генә яхшы итеп яза ала, дип кистереп әйтүчеләр белән килешеп булмый. Әнә үзебезнең Лениногорск районында туып үскән журналист Илфак Шиһапов туган авылы Иске Иштирәк тарихын да, Көнбатыш Башкортстандагы Туймазы районының Төмәнәк авылы тарихын да (“Кем син, Төмәнәк бабай?”) һөнәри тарихчылар кебек шактый дәлилле һәм төпле итеп язып чыкты. Ерак тарихны күтәрү өчен архивларда “чокчынмыйча” булмый. Илфак шуның җаен, тәртибен белә, шул эштән ләззәт ала.
Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев күтәргән мәсьәләгә дә аерым тукталып китү кирәктер. “Татарның нәсел тамгаларын өйрәнү аеруча әһәмиятле. Гадәттә элеккедән килгән шәҗәрәләрдә болар теркәлеп калынган. Һәр татар кешесенең диярлек нәсел тамгасы булган. Ыру билгесе нәсел тамгасына әйләнгән. Ул әтидән кече малайга үзгәртелмичә тапшырылган. Мин татар тамгаларын җыеп китап итеп чыгарырга хыялланам”, – дип сөйләде ул. Җыен барышында күренекле тарихчыбыз Дамир Исхаков та бу эшкә зур игътибар бирергә чакырды. “Соңгы вакытта казакълар, башкортлар, үзләрендә кабилә атамалары яхшы сакланганга нигезләнеп, Алтын Урда тарихына тулаем дәгъва белдерә башлады. Татарлар күчмәнлек чорын элегрәк узганга, шәһәрләр тоткан халык булганга, бездә кабилә исемнәре онытылган. Югыйсә төпкәрәк төшеп карасаң, кыят, найман, мең, табын һәм башка кабиләләрнең башында татарлар торганы билгеле. Язма чыганакларда бу теркәлеп калынган. Тарихыбызны төрлечә йолыккаламасыннар өчен, хәзер безгә шәҗәрәләрдән, метрикә китапларыннан нәсел тамгаларын ачыкларга, барларга кирәк”, – дип белдерде ул.
Бу җыенны берничә ел элек үк оештырырга җыенган иде БТК әһелләре. Шушы максатта милли оешмаларга әүвәл үзләре яшәгән республика-өлкәләрдә төбәкне өйрәнүчеләрнең региональ оешмасын булдырырга, аннан соң Казанда гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте оештырырга тәкъдим иткәннәр иде. Милли оешмаларның сүлпәнлегеме, әллә инде җирле хакимиятләр таяк тыктымы, Башкортстан Республикасы белән Пермь краеннан тыш, үзләрендә региональ оешма оештыручы булмаган икән. “Каршылык зур булган сурәттә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр клубы оештырудан башлагыз, аңа берәү дә каршы килә алмый”, – дип тәкъдим итте бу җәһәттә язучы Фәүзия Бәйрәмова. Шуңа күрә БТК, оештыру эшен үз кулына алып, Казанда әлеге җыенны үткәрде дә инде. Дөрес, оештыру корылтае түгел әле бу. Төбәкләргә 2016 елның 1 апреленә кадәр региональ татар төбәкчеләре оешмаларын оештырырга вакыт бирелде. Оештыру корылтае яз ахырында яки җәй башында булыр дип тәгаенләделәр. Шулай да җыен ахырында гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы, аның бюросы, совет рәисе һәм аның урынбасары сайланды. “Казандагы җыенга җыйналучылар чын мәгънәдә делегат булмаса да, җирле милли оешмалар җибәргән вәкил булганга, совет төзергә хаклы”, – дип белдерделәр әлеге совет утырышында (җыенда илебезнең 41 төбәгеннән вәкилләр катнашты). Җәмгыятьнең рәисе итеп Сарытау өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, күренекле иганәче Камил Аблязов, аның урынбасары итеп тарихчы Дамир Исхаков сайланды.
Утырыш барышында, берничә тәкъдиме узмагач, кайнар канлы бер милләтпәрвәребез, бу оешма үле туган бала кебек була инде, дип белдерсә дә, сагаерлык нәрсә юк, минемчә. Төбәкче фидакарь җаннар (җыен уздырылган залда шул асыл затларыбызның 400дән артык китабыннан торган күргәзмә оештырылган иде) әлеге җәмгыять оештырылса да, оештырылмаса да барыбер үз эшләрен, эзләнүләрен дәвам итәчәк, шуның нәтиҗәләрен китап итеп чыгарып торачак. Җәмгыять оештыру төбәкчеләр эшчәнлеген бер йодрыкка туплау, туган якны өйрәнүчеләргә фәнни юнәлеш бирү, ахыр килеп, халкыбызны берләштерү, милләттәшләребезнең үзаңын күтәрү, тулы канлы татар тарихы булдыру өчен кирәк.
“Ватаным Татарстан”, № 167, 03.11.2015
КОНТЕКСТ:
Татар тарихчылары Мәскәү сүзенә каршы торырлык оешмага берләшмәкче
Просмотров: 1949
Үзебезнең җирләрне үзебез сөреп чәчмәсәк нәселебез дә, динебез дә, малыбыз да, җаныбыз да сакланып калмаячак. Безнең тарихыбызны укырга чит нәсәлләргә калыр.