Милли җанлы чын татар кызы ул

IMG_1560-1Ибраһим кызы Гүзәл Рамазанованың исеме җисеменә туры килә. Ул тышкы кыяфәте белән дә чибәр, аның эчке дөньясы да матур.

Ягымлы, елмаеп, йомшак кына сөйләшүче Гүзәл белән аралашып утыруы гына да рәхәтлек китерде.

Гүзәл турында мин чын татар кызы дип әйтер идем. Тыйнак, акыллы, гади, ачык, тырыш, йомшак күңелле, тыныч, милли җанлы. Бу сыйфатларын мин аның тормышы турында сөйләшеп утырганнан соң ачыкладым.

Гүзәл Самарда туып-үскән. Әтисе Ибраһим белгечлеге буенча инженер булса да, гомере буе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Әнисе Фәридә – икътисадчы (экономист). Ул өлкә Потребительләр союзында эшләгән, аннан соң Журналистлар йорты каршындагы кафе мөдире булган. Хәзер алар икесе дә пенсиядә. Фәридә апа милли ашлар пешерүгә оста. Өч оныгын тәрбияләүдә актив катнаша. 

Әти-әниләре Гүзәлне һәм аның апасы Фирүзәне кечкенәдән татар гореф-гадәтләре буенча тәрбиялиләр. Шуңа күрәдер дә алар тыйнак, акыллы булып үсәләр, әти-әниләренең йөзенә беркайчан да кызыллык китермиләр.

Аларның бабалары Ләбиб Мостафин — татар милли хәрәкәте активисты. Самарның Җәмигъ мәчетен төзү буенча Попечительләр шурасы әгъзасы булып тора. Әнисенең әтисе Әнвәр Абушаев гомере буе Хворостянка авылының хәзерләү конторасында эшли. Авылдашлары арасында зур абруй казанган Әнвәр Абушаев “Хворостянка районының беренче татары” исеменә лаек була. Шулай итеп, миллилек хисе Гүзәлгә нәселдән килә дияргә була.  

Кечкенә чагында Гүзәл “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең Әлфия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге балалар вокал төркемендә җырлап йөри.  Ә музыкаль белем алган Фирүзә апасы Казанда узган “Ягымлы яз – 1996” вокал конкурсында дипломант була.

Алар икесе дә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршындагы “Азатлык” исемле яшьләр оешмасының актив әгъзалары булалар. Казанда оештырылган “Идел” лагеренда Татар яшьләре көннәрендә катнашалар.

Гүзәл – банк хезмәткәре. Бу аның яшүсмер хыялы була. Экономист белгечлеген алган әнисеннән, аның сеңелесе Рәшидәдән үрнәк ала кыз. Ул вакытта банкта эшләгән әнисенең ике туган апасы да кызга зур йогынты ясый. Гүзәл аның эштә киеп йөргән ап-ак блузкасына, кара юбкасына кызыга. Үскәч, аның кебек, банкта эшләргә тели.

Һәм аның балачак хыялы тормышка ашырыла. Башта Самарның кооператив техникумын, аннан икътисади академиясен тәмамлагач, ул “Сбербанк”та кассир булып эшли башлый. Ниһаять, хыялы гамәлгә ашырылган кызның шатлыгы эченә сыймый.

Аннан соң Гүзәлнең хезмәт юлы “Газбанкта” дәвам итә. Биредә ул юридик шәхесләргә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. “АК Барс банк”ка ул шул ук вазифага килә. Монда ул хезмәт баскычыннан күтәрелә башлый. Әйдәп баручы бухгалтер, операция бүлеге, өстәмә офис җитәкчесе. Ул офис эшен оештыра, планны үтәүне тикшерә, хезмәткәрләрнең остазы була, клиентларны банкка җәлеп итү белән шөгыльләнә.

“АК Барс банк”та эшләгәндә дә ул татар милли хәрәкәтендә актив катнаша. Алар Нәүрүз, Сабан туе бәйрәмнәрен оештыруда катнашалар. “АК Барс банкы”ның иганәчелек ярдәменә сәхнәне бизиләр, ветераннарга бүләкләр әзерлиләр. “Түгәрәк уен” фестивалендә кыйммәтле металлардан ясалган медальләр тапшыралар.

Ул чакларда өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, Самар Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров тарафыннан бирелгән Мактаунамәләрне кадерләп саклый Гүзәл Рамазанова.

Аның банк эшендә тагын да югары үрләр яулыйсы, үсеш юлында буласы килә. Шуңа күрә ул “Сбербанк”ка эшкә күчә.

Бүгенге көндә ул өстәмә офис җитәкчесе булып эшли. Ул хезмәткәрләргә сату планын үтәргә ярдәм итә, шулай ук офис эшен тулысынча контрольдә тота.

Эшен чын күңеленнән яратып, җанын-тәнен биреп башкара ул. Стажы да 13 ел тәшкил итә инде. Шулай итеп, бүгенге көндә Гүзәл — банк эшендә зур тәҗрибә туплап өлгергән яхшы белгеч.

Үзен көчле шәхесләр рәтенә кертә ул. Аның шигаре дә: “Беркайчан да бирешмәскә, алга атларга!” дип яңгырый.

Үзе шундый булгангадыр инде кешеләрдә эчкерсезлекне, гаделлекне, ачык булуны өстен күрә. Эштә генә түгел, тормышта да Гүзәл кешеләргә миһербанлы булырга, аларга булышырга тырыша. Монда аның эшенең дә  йогынтысы бар, дип саный ул. 

1-555 004Гүзәлнең сүзләренчә, аның тормышында иң мөһиме – улын үстереп, кеше итү. Унбер яшьлек Асанны милли мохитта тәрбияли ул. Малай техника лицеенда белем ала. Ул ЦСК ВВСның футбол клубында шөгыльләнә, йөзү, өстәл теннисы белән мавыга.

Гүзәл улы белән бөтен татар чараларына, концертларга йөрергә тырыша. Балалар фестиваленә, Сөмбелә бәйрәменә даими йөриләр алар. Бигрәк тә Казанның Галиәсгар Камал театры гастрольләрен зарыгып көтеп, бер генә спектакльләрен дә калдырмыйлар. Улының татар халкы тарихын үзләштерүен теләгән Гүзәл аны Казанга да, Булгарга да алып барган.

Менә инде өченче ел рәттән Асан мөселман лагеренда ял иткән. Биредә ул  татар телен, гарәп графикасын, Ислам дине нигезләрен, намаз уку тәртибен бик теләп үзләштерә икән. Хәзер ял көннәрендә “Нур” мәдрәсәсендә оештырылган дини укуларга йөрергә дә ниятли ул. Гомумән, Асан чын татар малае, чын мөселман булып үсә дияргә була.

Кышын алар чаңгыда, тимераякта шуалар, җәен табигать кочагында ял итәргә яраталар.

Татар телен яхшы белүче Гүзәл улына да ана телебезне өйрәтергә тырыша.

-    Кечкенә чакта безнең белән бабай бары тик татарча гына сөйләште. Әгәр дә без аңарга русча берәр нәрсә әйтсәк, җавап бирми иде, — дип көлеп исенә төшерә милләттәшебез.

Әңгәмәбез ахырында мин Гүзәлдән:

-    Син бәхетле кешеме? – дип сорадым.

-    Әйе. Минем искиткеч яхшы әти-әнием, апам, яшәү мәгънәм булган улым, яратып башкарган эшем бар. Бу бәхет түгелмени?! – дип тыйнак кына елмаеп җавап бирде Гүзәл.   

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.

Просмотров: 1989

Один комментарий

  1. Гузяль очень хороший и порядочный человек, всегда приятно с ней общаться — внимательная и уважительная! Благодарность родителям за воспитание достойных и талантливых дочерей- Гузяль и Фируза молодцы!