Әниебезнең туган көне иде…

Рәйсә Каюм кызы РӘФЫЙКОВА оныкчыклары (уңнан сулга) Сабир, Данияр, Дамир, Камилә, (икенче рәттә) Марат һәм Әмир белән.

Рәйсә Каюм кызы РӘФЫЙКОВА оныкчыклары (уңнан сулга) Сабир, Данияр, Дамир, Камилә, (икенче рәттә) Марат һәм Әмир белән.

Әниебез Рәйсә Каюм кызы Рәфыйкова тумышы буенча Башкортостанның Эстәрлебаш районының Бүзәт авылыннан. Бик тә авыр, бик тә аңламаслык утызынчы еллар була бу. Каюм бабабыз белән Мөбарәкҗамал әбиебез, бәхет эзләптер инде, Оренбург өлкәсенең Яңа Муса авылына күченеп киләләр. Биредә Шәрифулла уллары һәм Рәйсә кызлары янына Каюм белән Мөбарәкҗамалның бер-бер артлы тупырдашып торган тагын дүрт малае — Сәгыйтҗан, Газизҗан, Рузит һәм Рәшит туа. Бәхет табылгандырмы, белмим, тик балалары күп булса да, әти-әниләре аларга артык нужа күрсәтмиләр.

Үсеп буйга җиткәч, әниебез Орск шәһәренә барып урнаша. Шунда ул булачак ирен очрата.

Әти Фоат Фәйзрахман улы Рәфыйков тумышы белән Татар Каргалысы авылыннан. Аның әтисе авылда беренче тракторчы булган. Хатыны Зөлфикамал белән алар алты бала үстергәннәр: Әсгать, Әхәт, Фоат, Җәүдәт, Флюра, Зифа. Санап та бетерерлек түгел.

Әти 16 яшен тутыргач, Орскига китә һәм шунда эшкә урнаша. Ә 1952 елда ул биредә әнине күреп ала һәм алар өйләнешәләр. Бераздан яшь гаиләнең беренче уллары Мидхәт дөньяга аваз сала. 1956 елда Новокуйбышевскига күчкәч, гаиләдә мин — кызлары Ләйлә, туганмын.

1972 елны өлкә үзәгенә күченгәч, әти күп еллар резервуар заводында эшләде. Аның дәүләт бүләкләре, орденнары, медальләре дә күп иде.

Әти белән әни бергә 52 ел буена тату гомер иттеләр. Безгә, бөтен балаларына, югары белем бирделәр, һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләр биреп тора иделәр.

2003 елда әтиебез вафат булды, ә менә әниебез, Аллага шөкер, бүгенге көндә дә исән-имин, безгә әле дә нык терәк ул. Аның 5 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Әти белән әнинең кылган изгелекләрен без беркайчан да онытмаячакбыз.

Әниебезнең туган көнендә — 29 октябрьдә, 85 яшьлеге белән котларга аның исән энеләре: Газиз — Нурлаттан, Рузит — Бөгелмәдән, Рәшит Новокуйбышевскидан кайтты, без, балалары Ләйлә, Мидхәт, кияве, килене, оныклары, оныкчыклары, кода-кодагыйлары Мамышевлар, Мөхәммәтҗановлар, Насыйбуллиннар бергә җыелдык. Бик матур гаилә бәйрәменә әйләнде әниебез-әбиебезнең 85 яшьлек туган көне. Олуг юбилеең белән тагын бер кат тәбриклибез сине, кадерле әниебез-әбиебез!

Барлык балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың исеменнән өлкән кызың Ләйлә ГОМӘРОВА.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1774

Комментирование запрещено