Ришат Төхвәтуллин “Тыңлачы, сандугач”ны ник җырлый алмый

news_13029Ришат Төхвәтуллин продюсерыннан киткәч, кайбер җырларын җырлый алмавы тамашачыларның да күңеленә тигән. Шагыйрә Флера Гатинаның хатыннан бер өзек китерим әле:

“Хәлләреннән килсә, имансызлар бар рухи дөньяны үзләренә буйсындырып, сатып алырлар иде. Шигырьләр, җырлар – халык өчен. Шагыйрь Илдар Юзеев “Тын калыйк, сөйләшмик” (“Тыңлачы, сандугач”) шигырен бар халык, бар татар дөньясы өчен язган һәм бу шигырь, җыр бернинди адәмнеке дә, бернинди продюсерныкы да була алмый.

Күкләр бүләк иткән җыр-моңнарны ниндидер бәндәләрнең үзләштереп, сатып-алып йөрүләре – денсезлек, деградациянең соңгы чиге. Бу җырның көе дә бик матур, Ришат Төхвәтуллин аны искиткеч матур итеп башкара, ул аның тавышына да туры килеп тора. Җыр-моң яратучы кешеләргә гозерем шул – бу җырны Ришат Төхвәтуллин башкаруында җырлауны сорап тавыш бирегез”.

Ришат Төхвәтуллин фикере

– Ришат, продюсерыңнан нишләп киттең?

– Мине продюсерым күреп алды, халыкка чыгарды. Быелның 1 июненнән җиде еллык контрактның вакыты чыкты.

– Хәзер авырмы?

– Иректә җиңелрәк.

– Кайбер җырларыңны җырлый алмыйсың икән…

– Ул җырларның барлык хокуклары продюсерда. 

“Миңа синең җырларың кирәк түгел! Үз җырларым да бик күп”, – диде”

Продюсер Рифат Фәттахов фикере

Ришат Төхвәтуллинны киң халыкка таныткан беренче җыр ул, әлбәттә, “Карамалы Гөбәй” булды. Дөресрәге, бу җырга төшерелгән клип. Мин, зур чыгымнар тотып, аны Төркиягә барып төшерттердем. Баштарак Ришат аңа клип төшерергә риза да түгел иде. “Берәр җитдирәк җырга төшерик”, – диде. Әмма мин күңелем белән сиздем: бик җиңел, гадәти булмаган бу көйне халык кабул итәчәк һәм ул Ришатны танытачак. Һәм шулай килеп чыкты да. Шунысын да әйтим: радио-телевидение баштарак бу язманы үткәрергә теләмәде. “Татар җыры түгел бит”, — диделәр. (Чыннан да, соңыннан ачыкланды: “Карамалы Гөбәй” – бернинди мөстәкыйль әсәр түгел, ә ниндидер чит ил җырының калькасы гына).

“Карамалы Гөбәйдән” соң Ришатны тагын да ныграк танытырга, аны җырчы буларак расларга тагын бер, инде җитдиерәк җыр кирәк иде. Анысы “Тыңлачы, сандугач” иде. Бу җырның язмышы җиңел булмады. Җырга аранжировкалар ясаткач, видеолар төшергәч (сүз уңаеннан: бөтен чыгымнарны мин капладым), шул ачыкланды: бу җырга хокукларны Рәис Ханнанов Нәфкать Нигъмәтуллинга биргән икән. Һәм аның хатыны Рәмзия Сәләхова безгә бу җырны башкаруны тыйды. Ришатның радиодагы, телевидениедәге язмаларын туктатырга туры килде, ул аны концертларда да башкару хокукыннан мәхрүм булды. Әмма күңелем сизде: нәкъ менә “Тыңлачы, сандугач” Ришатны тагын бер башка күтәрәчәк, халыкка тагын да якынайтачак.

Һәм мин бу җыр өчен көрәш башладым. Бик күп көч түгәргә туры килде килүен, шулай да “Тыңлачы, сандугач” җырын башкару хокукын үзебезгә алдым. Бөтен юридик якларын рәсмиләштереп. Һәм Ришат аны да рәхәтләнеп җырлый башлады. Үзегез беләсез: бу җыр Ришатка бик зур популярлык китерде.

Инде Ришат белән аерылганда мин аңа кат-кат әйттем: “Матур итеп кит, бөтен җырларны да үзеңә калдырам”, – дидем. Кызганыч, болай килеп чыкмады. Җырларга, шул исәптән “Тыңлачы, сандугач”ка килгәндә, Ришат: “Миңа синең җырларың кирәк түгел! Минем үз җырларым да бик күп”, – диде. Шул гына!

Бүгенге көндә “Тыңлачы, сандугач” җырына авторлык хокуклары миндә, мин ул хокукларны, рәсми төстә һәм акча түләп алдым. Димәк, ул – шул ук милек, интеллектуаль милек. Һәм ул милекне хуҗасының рөхсәтеннән башка файдаланырга беркемнең дә, шул исәптән Ришат Төхвәтуллинның да хакы юк. Ә иң кызыгы шунда: бу җырны башкаруга рөхсәт сорап миңа беркемнең дә, шул исәптән Ришатның да мөрәҗәгать иткәне юк.

Әйе, бүгенге көндә без¬нең үзебезнең юридик хезмәтебез бар. Һәм аның төп бурычы: безнең хокук¬ларны яклау.

Инде акча мәсьәләсенә килгәндә, бөтен җаваплылык белән әйтәм: ике арадагы килешүләрдә билгеләнгән сумманы Ришат һәрвакытта вакытында алып барды.

Дөресен әйткәндә, Ришат контрактны эшләп бетермәде. Аның әле 3,5 ел вакыты бар иде.

Безнең юристлар фикеренчә, Ришатның безнең белән контракты вакытыннан алда өзү турындагы документлар законга туры килми. Бу шулаймы, юкмы – анысын инде вакыт күрсәтер. Шәхсән мин үзем, һәрнәрсәне тыныч, цивилизацияле юл белән, хокукый юл белән хәл итәргә кирәк дип саныйм.

Соңгы сүз итеп, хөрмәтле укучыга уйланып, нәтиҗә ясар өчен бер генә деталь китерәм: “Карамалы Гөбәй”гә клип төшерер өчен Төркиягә китәр алдыннан Ришат миңа әйтә: “Рифат абый, минем бит Төркиядә кияргә плавкием да, аяк киемем дә юк”, – ди. Һәм “Южный” кибетенә кереп, мин Ришатны баштан-аяк киендердем. Моннан берничә ел элек кенә, гафу итегез, ыштаны да булмаган малай бүген 3 миллионлык “Тойота” машинасында җилдерә. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз…

Акчарлак

Просмотров: 1673

Комментирование запрещено