ФОТООТЧЕТ: в Самаре отметили XV татарский праздник «Сембелэ» /Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә

DSC_05847 ноября 2015 года во Дворце Торжеств (пл. им.Кирова) прошел татарский национальный праздник урожая «Сэмбелэ», связанный с окончанием осенней страды. Его главным организатором выступила Национально-культурная автономия татар города Самара при поддержке Правительства Самарской области, ГКУСО «Дом дружбы народов» и остальных областных татарских общественных объединений.

«Сэмбелэ» — это татарский народный осенний праздник труда. Его празднуют после того, как собирают урожай. Этот праздник имеет очень древние корни. Еще давние предки праздновали его, радуясь, что закончились все полевые работы.

В праздник «Сэмбелэ» люди отдыхали после длительных сложных работ на полях. А вот в наши дни «Сэмбелэ» был возрождён  не так давно, в 2000 году. И с тех пор каждый год, осенью, татарские общественные организации собирают в областном центре своих соплеменников – лучших тружеников сельского хозяйства, кого в советские годы назвали бы передовиками производства, — чествуют их, вручают подарки.

В фойе традиционно проходили танцы и пляски, была организована продажа продукции стандарта «Халяль», национальных лакомств и религиозной атрибутики.

DSC_0513

Праздничная атмосфера чувствовалась уже при входе в фойе, благодаря звучащим там татарским мелодиям, которые исполнял известный гармонист, руководитель самарского ансамбля «Идель» Мидхат Аминев.

DSC_0503DSC_0505 DSC_0506DSC_0507 DSC_0511 1-DSC_0271 1-DSC_0278 1-DSC_0281Открыли концертную программу народный татарский фольклорный ансамбль «Ак каен» из села Старое Ермаково Камышлинского района и староермаковские школьники. Участники праздника увидели в их представлении фольклорно-хореографическую композицию на тему «Сэмбелэ».

DSC_05151-DSC_0292 1-DSC_0293 1-DSC_0296 1-DSC_0299 1-DSC_0301 1-DSC_0303 1-DSC_0306 1-DSC_0312DSC_0535 1-DSC_0315 1-DSC_0317 1-DSC_0322 1-DSC_0325DSC_0619 DSC_0621

1-DSC_0328

Ведущие мероприятия — Эльвира Юсупова и Линар Абсаттаров.

1-DSC_0331 1-DSC_0332 Много добрых и теплых слов прозвучало со сцены в адрес тружеников сельского хозяйства. Муфтий Самарской области Талип-хазрат Яруллин, приводя соответствующие хадисы Пророка и выдержки из Корана, говорил о том, что Ислам всегда призывает людей к труду, к заработку хлеба насущного честными и дозволенными путями.

1-DSC_0334Поздравляя передовиков, заместитель министра  — руководитель департамента экономики и финансов министерства сельского хозяйства и продовольствия Самарской области Роман Владимирович Некрасов отметил, что «Сэмбелэ» символизирует венец огромной, трудной и вместе с тем – благороднейшей работы на земле.

1-DSC_0336Передовики сельского хозяйства, ветераны труда — Айслу Киямовна Харизова (Камышлинский район), Равиль Хазиевич Нурмухаметов, Габдулла Гарифович Мутыгулин (Шенталинский район), Андарзян Матыкович Хамидуллин, Ринат Раисович Мингалиев (Кошкинский район), Сарым Харисович Таишев, Хабибулла Насыбуллович Гизатуллин, Наиль Саитгалиевич Салимов (Похвистневский район), Рафаэль Габдрахманович Салюков, Каюм Исхакович Рязапов, Валеахмет Минахметович Валеев (Елховский район), Халим Хуснулгатович Абзалимов, Юнис Муртазинович Урсаев, Миннигиль Ибрагимовна Абдуназырова (Челно-Вершинский район) были  отмечены правительственными наградами.

Подарки от спонсоров мероприятия передовикам сельского хозяйства, ветеранам труда вручил председатель Татарской-национально культурной автономии г.Самара (ТНКА г.Самара) Ривгат Туктарович Хузин.

1-DSC_0339 1-DSC_0344 1-DSC_0348 1-DSC_0351 1-DSC_0356 1-DSC_0360 1-DSC_0363 1-DSC_0365 1-DSC_0366 1-DSC_0369 1-DSC_0373DSC_0571 DSC_0584Также поздравили собравшихся гостей с праздником консультант управления реализации культурной политики департамента стратегического планирования и развития отрасли министерства культуры Самарской области Мария Сергеевна Пошехонова,  начальник отдела по работе с национальными культурными центрами департамента административной реформы  администрации г.о.Самара Дмитрий Александрович Долганов, начальник информационного отдела Всемирного конгресса татар Гульназ Фирдинантовна Шайхиева.

1-DSC_0378 1-DSC_0380

1-DSC_0394

Гульназ Фирдинантовна вручает благодарственные письма от Исполкома ВКТ.

Гульназ Фирдинантовна вручает благодарственные письма от Исполкома ВКТ.

DSC_0615 DSC_0616В рамках праздника Президент СОТО «Туган тел» Ильяс Гумерович Шакуров наградил финалистов конкурса на «Самую активную татарскую группу Самарской области в социальной сети»

1-DSC_0400 1-DSC_0416Аксакал СОТО «Туган тел», талантливый художник Азат Камилович Надиров подарил свою картину «Фронтка — ипи. Балачак хәтирәләр/ Хлеб — фронту. Воспоминания детства»  администрации муниципального района Камышлинский, портреты героя Советского Союза Рауфа Кутуева — школе «Яктылык» г.о. Самара, кавалера орденов Красной Звезды и  Отечественной Войны 2 степени Эльсора Кабирова — его дочери и внуку.


Картины аксакала СОТО «Туган тел» А.К.Надирова, посвященные 70-летию Победы в ВОВ (ФОТОГРАФИИ)


1-DSC_0425 1-DSC_04301-DSC_04391-DSC_0437Программу мероприятия также украсили выступления Заслуженной артистки Татарстана, обладательницы уникального тембра, очаровательной Резеды Шарафиевой, театра танца «Йолдыз», созданного при школе «Яктылык» г.Самара, руководителя Самарского ансамбля «Идель» Мидхата Аминева, самарского певца Искандера Саитова.

1-DSC_0445

Официальная часть гармонично переплеталась с разнообразной  насыщенной концертной программой, в которой приняли участие Искандер Саитов, …

DSC_0602

1-DSC_0383 … театр танца «Йолдыз» при школе «Яктылык»,

1-DSC_0448

… Мидхат Аминев.

1-DSC_0453 1-DSC_0458 1-DSC_0460 1-DSC_03881-DSC_0462

Кульминацией мероприятия стало выступление заслуженной артистки Республики Татарстан Резеды Шарафеевой.

Кульминацией мероприятия стало выступление заслуженной артистки Республики Татарстан Резеды Шарафеевой.

1-DSC_0481

1-DSC_0486 1-DSC_0488 1-DSC_0491 1-DSC_0493 1-DSC_0501 1-DSC_0505

Праздник завершился ярким выступлением Резеды Шарафиевой.

Праздник завершился ярким выступлением Резеды Шарафиевой.

1-DSC_0510

 выражает признательность за активное участие в проведении мероприятия и вручает подарок администратору ДК на пл.Кирова Флориде Аглямовне Лукмановой.

Председатель Татарской-национально культурной автономии г.Самара (ТНКА г.Самара) Ривгат Туктарович Хузин выражает признательность за активное участие в проведении мероприятия и вручает букет администратору ДК на пл.Кирова Флориде Аглямовне Лукмановой.

 1-DSC_0515     Организаторы мероприятия - председатель Татарской-национально культурной автономии г.Самара (ТНКА г.Самара) Ривгат Хузин, директор ТНКА г.Самара - Линар Сабиров.

Организаторы мероприятия — председатель Татарской-национально культурной автономии г.Самара (ТНКА г.Самара) Ривгат Хузин, директор ТНКА г.Самара — Линар Сабиров.

СПОНСОРЫ МЕРОПРИЯТИЯ:

ЗАО «Волгопродмонтаж» (генеральный директор Талгат Туктарович Хузин), ООО «Мир колес» (директор Ильдар Зиннатулович Галиев), продукция «Талкыш калеве» (директор  Мавлюд Низамов), магазин «Кулинария на Революционной, 142″ (генеральный директор Равиля Гумеровна Киямова).

Фотографии Риммы НУРЕТДИНОВОЙ и Халимы АБУЗЯРОВОЙ.

samtatnews.ru

* * *

Самарда 15нче тапкыр “Сөмбелә” узды

Самарның Киров Мәдәният Сараенда өлкә күләмендә “Сөмбелә” исемле уңыш бәйрәме гөрләп узды. Елдагыча, аның төп оештыручысы Рифкат Хуҗин җитәкчелегендәге шәһәребезнең татар милли-мәдәни мохтарияте иде. Чараны үткәрүдә өлкә хөкүмәте, Халыклар дуслыгы йорты, шәһәребезнең һәм өлкәбезнең татар милли оешмалары ярдәм күрсәткән.

Шулай ук иганәчеләр: “Волгопродмонтаж” фирмасы (җитәкчесе – Тәлгат Хуҗин), “Мир колес” фирмасы (җитәкчесе – Илдар Галиев), Мәүлид Низамов, “Кулинария” кибете (җитәкчесе – Равилә Кыямова) үз өлешләрен керткәннәр.

Мәдәният Сарае бинасына кергәч үк, бәйрәм мохиты сизелде. Килүчеләрне шәһәребезнең танылган гармунчысы, “Идел” халык ансамбленең җитәкчесе Мидхәт Әминов гармун моңнары белән каршы алып торды. Фойеда да яшьләр тарафыннан җыр-биюләр оештырылган иде. Шулай ук халык өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат Надировның картиналары күргәзмәсен ләззәтләнеп карады.      

Алып баручылар Линар Абсатдаров һәм Элвира Йосыпова:

“Сөмбелә”нең чишмә башында торучылар – алар татар оешмаларының әйдаманнары: Шамил Баһаутдин, Азат Надиров, Җәмил Вәлиуллин, Илгиз Кәлүч, Флорида Локманова, Шамил Галимов.

Бәйрәмне күп еллар матур итеп Наилә Сабирҗанова, Радик Газизов алып бардылар”, — дип кыскача “Сөмбелә”нең тарихын сөйләделәр.

Чараны Иске Ярмәк авылыннан “Ак каен” халык ансамбле һәм мәктәп укучылары “Сөмбелә” исемле фольклор-хореография композициясе белән ачып җибәрделәр.

Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин үзенең вәгазендә Ислам диненең кешеләрне хәләл хезмәткә өндәве турында сөйләде.

Бәйрәмнең мөһим һәм күркәм өлеше — авыл хуҗалыгы тармагында   күп еллар эшләгән алдынгы хезмәткәрләрне, хезмәт ветераннарын зурлап бүләкләү иде. Алар арасында: Камышлы районыннан Айсылу Харизова, Равил Нурмөхәммәтов, Шенталы районыннан Габдулла Мотыйгуллин, Кошки районыннан Әндәрҗан Хәмидуллин, Ринат Мингалиев, Похвистнево районыннан Сарыйм Таишев, Хәбибулла Гыйззәтуллин, Наил Сәлимов, Елховка районыннан   Рафаэл Салюков, Каюм Рәҗәпов, Вәлиәхмәт Вәлиев, Чаллы Баш районыннан Хәлим Абзалимов, Юныс Урсаев, Миннегөл Абдуназыров булды. Аларга хөкүмәт бүләкләре бирелде, шулай ук бәйрәмнең иганәчеләре исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.

Халыкны, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен министр урынбасары — Самар өлкәсе авыл хуҗалыгы министрлыгының икътисад һәм финанслар департаменты җитәкчесе Роман Некрасов, өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Мария Пошехонова, Самар шәһәре администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Сәхнәдә Азат Надиров Камышлы администрациясенә, “Яктылык” мәктәбенә картиналарын тапшырды. Ә Кызыл Йолдыз һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры Элсор Кәбировның портретын аның кызы белән оныгына бүләк итте.

“Сөмбелә”дә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Илйас Шәкүров өлкә күләмендә интернет челтәрендәге татар группаларына үз хәбәрләрен урнаштырып торучы корреспондентлар арасында узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләде.      

Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Резеда Шәрәфиеваның, оста гармунчы Мидхәт Әминовның, “Яктылык” мәктәбе укучыларының, җирле җырчы Искәндәр Сәитовның моңнары, җыр-биюләре аеруча бизәделәр. 

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Самар өлкәсенең  «Сәлам» гәҗитәсе.

 

* * *

Борынгылар Сөмбелә бәй­рәмен 22 сентябрьдә, көн белән төн тигезләшкән вакытка туры китереп уздырганнар. Ә хәзерге татарлар йолдызларга карап түгел, ә көзге кыр эшләре тәмамлануга, уңыш зурлыгына карап бәйрәм итәләр.

Быел Самарада унбишенче өлкә “Сөмбелә” бәйрәмен оештыручылар — шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать  Хуҗин һәм аның урынбасары Ленар Сабиров аны 1 ноябрьгә билгеләгәннәр иде. Ләкин, Египетның Шарм-эль-Шәйх шә­һәрендә булган авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә матәм игълан ителгәлектән, бәйрәмне бер атнага кичек­терергә туры килде.

7 ноябрьдә, икеләтә бәй­рәм көнне халык килмәс инде, дип пошаманга төшкән оеш­тыручыларның борчылуы юкка булып чыкты. Киров мәй­да­нындагы Мәдәният сарае халык белән тулып беткәч, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле бәйрәмне башлап җибәрде.  Бер төркем мәктәп укучылары матур итеп көз турында шигырьләр укыдылар, Сөмбеләне сәхнәгә чакырдылар һәм аңа яңа уңыштан пешерелгән күмәч тапшырып, җыр багышладылар. Ә Көз кызы Сөмбелә барыбызны да биергә һәм җырларга чакырды. Самарада уздырылган бишенче “Түгәрәк уен” фестивале лауреаты “Ак каен” халык ансамбле чыгышы, әлбәттә инде, атак­лы “Ярмәк вагы” биюе белән тәмамланды.

Бәйрәмнең рәсми өлешен Самара өлкәсе мөселман­нарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин башлап җибәрде. “Кеше тормышы ел фасылларын хәтерләтә. Һәр кешенең язы, җәе, көзе була. Язын орлык чәчмәгән, җәен утау утамаган кешенең көзе дә мул була алмый, билгеле.

Дини китапларда кеше эш­ләгән яхшылыклар да бөр­текләргә тиңләнә. Бер бөртек уңдырышлы җиргә төшеп, дистәләгән бөртекләр тудырган кебек, кешенең бер  яхшылыгы да бик күп яхшы гамәлләр белән кайтырга мөмкин”, — дип сөйләде ул.

Сөмбелә кырчыларны, иген­челәрне зурлау бәйрәме бу­лып санала. Быел да оештыручылар биредә өлкәнең төрле татар авылларыннан килгән хезмәт ветераннарын зурладылар. Челно-Вершины райо­нында яшәүче Миннегөл Әбделнәзирова, Юныс Ирсаев һәм Хәлим Абҗәлимов, Елховка районыннан Вәлиәхмәт Вәлиев, Рафаэль Cалюков һәм Каюм Рәҗәпов, Похвистнево районыннан Хәбибулла Гыйззәтуллин, Наил Сәлимов, Сарим Таишев, Шенталы районыннан Габдулла Гатауллин, Кошки районыннан Ринат Мингалимов һәм Камышлы районыннан Айсылу Харизова кебек хезмәт алдынгыларын сәхнәгә чакырып Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Өлкә хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы министры исеменнән аның урынбасары Роман Некрасов, мәдәният министры Сергей Филиппов исеменнән Мария Пошехонова, Самара шәһәре администрациясеннән Дмитрий Долганов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән оешманың мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи халыкны бәйрәм белән котлап, шулай ук бүләкләрен тапшыр­дылар. Котланучылар арасында иҗтимагый эш бе­лән шөгыльләнүче Гөл­фия Кәримова, Винер Нур­мөхәммәтов, Алия Канюкаева, Линар Абсаттаров, Ринат Сафин һәм Рөстәм Якупов кебек таныш исемнәр бар иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров халыкны татар те­лендә укырга, язарга өйрәтү өчен акчасын жәлләми. Ул быел социаль челтәрләрдә (“Одноклассники” һәм “В контакте”) татар авыллары бүлекләре булдыру буенча конкурс игълан итеп, 150 мең сумлык приз фонды булдыруы турында әйткән иде. Ләкин катнашучылар ул уйлаган кадәр үк булмаганлыктан, приз фонды 50 меңгә генә калдырылган.

Сөмбелә бәйрәмендә шу­шы конкурска нәтиҗәләр ясал­ып, җиңүчеләргә бүләкләр тап­шы­рылды. Районнар арасында беренчелекне «Terra Ка­мышла» төркемендә актив катнашучы Җәмилә Минегалимова, ә өченче урынны Яңа Ярмәк төркеме активисты, каләмдәшебез Алия Арсланова алды. Ә менә икенче урынга лаеклы кеше табылмады.

Самара өлкәсе шәһәрләре арасындагы бәйгедә дә бе­ренче-икенче урыннарга лаек­лылар табылмады, ә III дә­рәҗә диплом белән «Неф­те­горск татарлары» төркеме администраторы Линара Николашкина бүләкләнде. «Сызран татарлары» төркеме активисты Радик Шәфиевка, Камышлы районының Иске Ярмәк һәм Иске Усман авыллары төркемнәрен алып барган Гөлисә Бәдретдиновага һәм Зөлфия Хисаметдиновага Рәх­мәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмнең беренче — бү­ләкләү өлеше күп еллар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты булган Азат абый Надировның Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгына багышлап ясаган рәсемнәрен бүләк итү белән тәмамланды. Шуларның берсен — сугыш вакытында Камышлы районы колхозчыларының икмәк тапшырырга бару сүрәтен Камышлы районы администрациясенә, “Туган тел” оешмасын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган сугыш ветераны Илсур Кәбиров портретын әтисе һәм бабасы кебек үк өлкәбезнең космос тармагында эшләүче кызы Раилә Хәкимовага һәм оныгына, ә сугыш герое Рәүф Кутуев портретын Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә тапшырды. Азат Надировның башка күп рәсемнәре дә фойедагы күргәзмәгә куелган иде. Карап йөрүчеләр арасында кайберләрен сатып алучылар да булды.

Тәнәфестән соң халык көтеп алган Татарстанның танылган җырчысы Резеда Шәрәфиева һәм “Яктылык” мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Резеда ханым, һәрвакыттагыча, назлы һәм күркәм, ә тавышы моңлы иде. Халык сораган “Тәгәрәп китте йомгагым” җырын ул биг­рәк тә зур зәвык белән җырлап, күңелләребезгә нур салды.

Шулай итеп, элеккеге дәүләтебез Советлар Союзы­ның иң зур бәйрәме булган 7 ноябрьне Самара татарлары биеп-җырлап, күңел ачып каршы алды.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2867

Один комментарий

  1. Молодцы хороший отчёт,всех показали.Вы настоящие профессионалы своей работы!