Хезмәткә багышланган тормыш

Полиция капитаны Наил МАДЬЯРОВ.

Полиция капитаны Наил МАДЬЯРОВ.

10 ноябрь — Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне

Көн саен гомереңне куркыныч астына кую, бәйрәмнәрдә дә хезмәт урынында булу, төнге кизүдә тору… Полициядә хезмәт итүнең шундый авыр яклары булуга карамастан, күп кенә егетләр һәм хәтта кызлар да Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә хыяллана.

Большая Черниговка районының Утекаево (Бөрьян) авылында туып үскән Наил Мадьяров та нәкъ шундыйлардан. Балачактан милиционер һөнәренә гашыйк егет Саратов юридик институтының Самара бүлеген тәмамлап, менә 20 ел инде өлкә үзәгенең иминлек сагында торучылар рәтендә хезмәт итә.

Бүгенге көндә полиция капитаны Наил Мадьяров патруль-пост хезмәте полкы белән җитәкчелек итә.

- Хезмәтебез авыр булса да, кызыклы, күпьяклы. Патрульга чыккан хезмәткәрләргә җинаятьчеләр белән дә, балалар белән дә, исерекләр белән дә аралашырга туры килә, шуңа күрә алар оперативник та, тикшерүче дә, балигъ булмаган балалар эше буенча инспектор хезмәтен дә үти. Минем кул астында барлыгы 84 полиция хезмәткәре эшли, — дип сөйләде үзе һәм хезмәттәшләре турында Наил Хөснулла улы.

2000 — 2002 елларда ул өч тапкыр Төньяк Кавказ регионнарында командировкада булган, икенче Чечня сугышында хезмәттәшләре белән Чечен Республикасының Ведено районын Басаев сугышчыларыннан азат итүдә катнашкан.

Кайда гына хезмәт итсә дә, ул үзен сынатмаган, вөҗданына тап төшермәгән. Тырыш хезмәте өчен Наил Мадьяров берничә медаль, күкрәк билгесе, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәх¬мәт хатлары белән бүләкләнгән.

Авыр хезмәттән соң Наил Хөснулла улы хатыны Лилия ханым, кызы Динара һәм кечкенә улы Илнар янына ашыга, аларның мәхәббәтенә, илтифатына күмелеп ял итә.

- Кызыбыз киләчәк һөнәрен әле сайламады, ә менә улыбызны мин юрист буларак күрергә теләр идем, — ди ул. Кем белә бит, бәлки Илнар чынлап та әтисе юлыннан китеп, Мадьяровлар гаиләсендә полициядә хезмәт итүне династия һөнәренә әйләндерер әле.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1809

2 комментариев

  1. Это мой ученик, в школе он тоже всегда был серьезным и ответственным. Всех земных благ тебе и твоей семье, Наиль! С профессиональным праздником!

  2. Знаем его зовут Наиль Мадьяров