Без, хатын-кызларыбызның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, җәй айларында зур проектларда катнашмасак та, бер дә тик тормадык. Дөньяда һәм илебездә килеп туган кризисны җиңеп чыгу өчен үзебездән өлеш кертергә булдык.
Быел әдәбият елы булгангадырмы, “Бердәмлек” газетабызда төрледән-төрле матур хикәяләр, күренекле язучыларның китапларыннан кызыклы өзекләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фаҗигале һәм олуг язмышлы шәхесләр турында язмалар дөнья күреп тора. Мавыгып китеп, бөтен дөньяны онытып укырга була газетабызны.
Күптән түгел генә “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинның каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлы турында китабы басылып чыкты. Китап губернаторыбызның грант акчасына нәшер ителгән.
Бу китап — Әдәбият елына үзенә күрә бер зур бүләк. Хәзер өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән районнарында һәм шәһәрләрдә аны тәкъдир итү кичәләре уздырыла. Күптән түгел генә китап белән журналистларны таныштырдылар, ә аннан соң әдипнең туган ягында — Татарстанның Нурлат районында беренче тәкъдир итү кичәсе булды. Шундый кичәләр тиздән Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә, шагыйрьнең байтак гомере үткән Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә һәм Ульяновскиның үзендә дә булачак. Безгә, укучыларга, рәхмәтләр генә әйтәсе кала.
“Бердәмлек” газетабызның хезмәткәрләренә карыйсың да сокланып куясың. Шунда үзеңнең дә нинди дә булса берәр яхшы гамәл эшлисең килә башлый. Мин журналистларыбызның, актив штаттан тыш хәбәрчеләребезнең газетада басылган кызыклы язмаларын укыйм да кулым үзеннән-үзе каләмгә тартыла.
Баксаң, минем дә язмаларымны укучылар бар икән ләбаса. Соңгы вакытларда “Бердәмлек”тә мәкаләләрем күренми башлагач: “Разия апа, сез кайда югалдыгыз?” — дип, өемә шалтыратучылар да булды. Мин моңа шатланып бетә алмыйм. Минем язмаларым да кемгәдер кирәк икән бит.
Ә без, хатын-кызларыбызның “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, җәй айларында зур проектларда катнашмасак та, бер дә тик тормадык. Дөньяда һәм илебездә килеп туган кризисны җиңеп чыгу өчен үзебездән өлеш кертергә булдык. Җәй буе бакчаларыбызда үстергән җиләк-җимешне, яшелчәләрне җыеп, булдыра алганыбызча төрледән-төрле соклар, кайнатмалар, салатлар ясадык. Хатын-кызларыбызны бергә җыеп, аларга да үзебез белгәннәрне күрсәттек, өйрәттек, мастер-класслар үткәрдек. “Ак калфак” оешмасының актив әгъзалары Лилия Тимербулатова, Әлфия Матназарова, Гөлфия Кәримова, Айсылу Абдеева һәм башкалар белән гел сөйләшеп, киңәшеп, фикерләр алышып тордык.
Мин үзебезнең хатын-кызларыбыз эшләгән эшләрне рәсемгә төшереп, “Бердәмлек” газетасы редакциясенә дә җибәрергә булдым. Бәлки, кирәкләре килеп чыгар. Әгәр аларны газета битләренә урнаштырсалар, рәхмәтле булыр идем. Бу “Ак калфак” оешмабызның быелгы “Сөембикә” бәйрәменә дә бүләк булыр дип өметләнәм.
Үзебезнең элеккеге “Татар кухнясы” кафесы бинасында кечкенә генә тегү ательесы сыман бер әйбер дә ачып җибәрдек бит әле. “Ак калфак”лылар бирегә килеп чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәнә алачаклар. Хатын-кызларыбызның барысын да бирегә чакырып калабыз. Камышлыга баргач, анда пешергән күмәчләренә бик кызыгып, сокланып кайткан идек. Кызларыбыз хәзер үзләре дә бу эшне башлап җибәрде. Көзге бәйрәмебезгә үзенә күрә бер бүләк ясадык. Афәрин, рәхмәт, кызлар!
Сүземне тәмамлап, тагын шуны да әйтәсем килә. Миңа калса, Әдәбият елына йомгак ясап, якын көннәрдә Татарстанның һәм үзебезнең язучыларыбызны чакырып, бер әдәбият кичәсе уздырасы иде бит. Моның өчен ярдәм кулын сузучылар да табылыр дип уйлыйм.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1665