Әй, шофер, рулеңне тот туры

2015-11-10_075351И-и-и! Безнең тормыш тоташ бәйрәмнәрдән генә тора диярсең. Октябрь аенда гына күпме бәйрәм. Шуларның соңгысы-автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Бүгенге язмам герое — Фәрит Нурсәхи улы Фәлахов кырык елга якын үзенең профессиясенә тугры калып руль артында йөри.

Фәрит 1956 нчы елда Бөгелмә шәһәрендә дөньяга килә. Ул беренче сыйныфка укырга барган елны аларның гаиләсе Байтуган авылына күчеп кайта. Шушы авылда 8 сыйныф белем алган балалар ул елларда 9-10 нчы сыйныфларда Камышлы урта мәктәбендә укып, урта белем турында таныклык алалар иде. Фәрит тә сыйныфташлары белән Камышлыга килә һәм интернатта торып урта белем ала. Аннан военкомат аша шоферлар курсында укый һәм армия хезмәтенә китә. Украинада, Харьков шәһәрендә хезмәт итә ул. Ике ел сизелми дә үтеп китә. Армиядән чыныгып, дөнья күреп кайткан егет ике дә уйламый ул елларда гөрләп торган автохуҗалыкка эшкә керә. Берничә ел шушы хуҗалыкта эшләгән Фәритне мәктәпкә инструктор итеп эшкә чакыралар. Озак эшләми ул анда, үзе сайлаган һөнәрен сагына, күңеле ерак юлларга җилкенә. Моңа форсаты да чыгып кына тора-районнара транспортлар предприятиясенә эшкә урнаша ул һәм өр-яңа КамАЗ машинасына утырып юллар чакрымнарын саный. Тату, зур коллектив, әйбәт җитәкчеләр, хезмәттәшләр һәм күңелләрне ымсындырган ерак юллар, эшенә карата яхшы эш хакы. Гаилә башлыгы өчен бусы да мөһим. “Дөньялар үзгәреп шушы хуҗалык таркалмаса бүгенгесе көнне дә шунда эшләр идем. Җитәкчеләрне дә, хезмәттәшләремне дә бик сагынам”, ди ул. Дүрт ел Себер якларында да йөреп кайта Фәрит. Анда да шофер булып эшли. Аннан кайткач берничә ел юл төзүчеләр предприятиясендә механик булып эшләп ала. ә 2013 елдан Фәрит коммуналь хуҗалыкта автобус йөртә. “Аның автобусы һәрвакыт карау, чиста, үзе бик тә итәгатьле, кешелекле”, диләр аның турында утырып йөрүчеләр. Менә бүгенге язмам да аның хезмәтеннән кулланган халык соралуы буенча языла да инде.

Фәрит Нурсахиевичны чын күңелдән профессиональ бәйрәме белән котлыйбыз һәм аңа һәрвакыт сикәлтәсез, туры юллар телибез.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1497

Комментирование запрещено