Денис урта мәктәбенең 11нче класс укучысы Рафаэль БАДЫЙКОВ: «Рә­симә әби — утлы сугыш еллары баласы»

1

Рәсимә ХӘЛИМОВА (яшь елларында төшерелгән рәсем).

Бу гаилә әгъзаларына тормышта бик күп авыр­лыклар күрергә туры килә. Габделкаюмның әнисе бе­лән әтисе бик яшьли, аңа әле 16 яшь кенә тулып килгәндә, тагын 12 яшьлек Габделхәбирне, 3 яшьлек Сәхипҗамалны ятим кал­дырып, үлеп китәләр. 18 яше дә тулыр-тулмас Габ­делкаюмга өйләнеп, гаилә корырга туры килә. Үзеннән бер генә яшькә кечерәк булган хатыны Хафизәсе белән ул туганнарын да, үзләренең 9 баласын да үстерә.

1941 елның сентябрендә 40 яшьлек Габделкаюм сугышка алына. Бу вакытта Хафизәнең кулында 8 бала, ә йөрәге ас­тында — карынында әле тагын Рәсимәсе кала.

Ничек тормышны алып ба­рырга, бу хәтле балаларны ничек ач-ялангач итмичә үстерергә? Ярый әле, зуррак балалары кул астына керерлек булалар инде. Иң авыры кызы Фатыймага төшә. 12 яшеннән колхоз эшенә йөри башлый ул. Кая кушсалар, шунда эшли. Ачлы-туклы килеш, аякларына чабата киеп, аланнарда печән чаба, көзләрен урып җыелган ашлыкны чистартып, амбарга сала, аннары атларга төяп, район үзәгенә Шенталыга элеваторга илтә.

1942 елның июнендә, җәйге бер төндә 41 яшьлек Хафизәнең тагын бер кызы — Рәсимә дөньяга аваз сала. Бер ай да үтми, ул кызы Фатыйманы ияртеп, арбага кечкенә Рәсимәсен салып, урманга утын әзерләргә китә. “Габделкаюм кайткан”, — дигән хәбәрне дә алар шунда, урманда чакта ишетәләр. Иренең аягы сигез җирдән яраланган була. Сугышка яраксыз дип җибәрсәләр дә, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында Габделкаюм яңадан сугышка алына. “Әтине поездга утыртып җибәрүем әле дә хәтеремдә. Аның аягы аксый, шуңа кызу бара алмый, ә поездга өлгерергә кирәк. Вагонга сөй­рәп диярлек мен­дерделәр үзен… Шу­лай аягындагы ярасы төзәлеп тә җит­мәгән килеш яңадан сугышка алдылар әтине…” -дип, елый-елый искә ала бүген 90 яшен тутыручы Фатыйма әби.

Шулай итеп, бер айлык чагында гына “күреп” кала Рәсимә әтисен һәм гомере буена “әти” сүзен әйтергә тилмереп үсә… Яңадан сугышка киткәч, бер генә хаты килә Габделкаюм бабайның: “Бик зур сугышка керәбез, исән калырбызмы, юкмы”, — дип язган була ул анда. Күңеле сизгән икән, әтиләренең соңгы хаты була ул. Соңыннан: “Батырларча һәлак булды”, — дигән “кара мөһерле” кәгазе генә килә аның. Шушы “кара мөһерле” кәгазьләр алма кебек хатыннарны — ирсез, сабыйларны – әтисез, җиткән кызларны ярсыз калдыра. 41 яшендә Хафизә әби тол, аның 9 баласы ятим кала. Хәсрәт өстенә хәсрәт өелеп кенә тора. Сугыш елларында ул өч баласын югалта. Ничекләр генә түзгән икән ана йөрәге?

Хатыннарның йокысы качты,

Хәбәр көтеп иреннән.

Кара мөһер төшкән кәгазь

Төшеп китте кулыннан.

Колхоздагы авыр эшләр

Төште сезнең җилкәгә.

Җитмеш ел үтеп тә киткән

Канлы сугыш беткәнгә.

Җитмеш ел, әйтергә ансат-

Күзләр талган көткәнгә.

Йөзне җыерчыклар баскан

Гомер ялгыз үткәнгә.

Парлы җаннар тыныч йоклый,

Тәмле төш күрә-күрә.

Кимсенеп яшәүче толлар

Үзләре генә белә…

“Сугыш ятим иткән балалар бит без, — дип искә ала хәзер Рәсимә әбием. — Иптәшләремнең исән калган әтиләре кайтканда, йөрәкләр сыкрана, күзләргә яшьләр килә иде. Их, минем дә әтием исән булса иде, башкалар “минем әти” дип сөйләгәндә, минем дә “әти” дип авыз тутырып әйтәсе килгән көннәрем күп булды…”

Ләкин, ни кызганыч, үз тырышлыклары белән сугыш бе­түен якынайткан балалар го­мерлеккә ятим булып калдылар.

«Безнең буын бала­ла­рының күбесе бер тапкыр да «әти» сүзен әйтергә өлгерми калды. Үзебезне белә башлаганнан бирле иписез, ач булдык. Ярый әле Аллаһы Тәгалә безне ачтан үтермәс өчен ризыгын бирде: язга чыгу белән, пычракка батып, кырдан черек бәрәңге җыеп алып кайта идек. Җәй көне кузгалак, кычыткан, балтырган җыеп ашадык. Менә безне үлемнән шулар саклап калды. Нинди бәхетле кеше ипи ашый икән, дип төкерекләребезне йотып, кызыгып үстек. Үзем кеше күрмәгәндә су буена төшеп, нишләп минем әти юк икән дип елый идем. Кемнәрдер ипи ашый — билгеле, әтиле кешеләр. Кайсысының әтисе — складта, кайсысының — бригадир, каравылчы, колхоз яки авыл советы рәисләре, итек басучылар, балта осталары. Мондый эшләрне башкара алмаган әтиләр, гаиләләрен икмәк белән туендыру өчен, Шенталыга, Самарага, Азия якларына китеп урнашалар иде.
«Әни, нигә безнең әти юк? Без дә ипи ашар идек», — дип сораганда әни мәрхүмәнең йөрәге ничек түзде икән, — дип уйланам хәзер. Әти сугышта һәлак булды, ә безнең гаиләгә гомер буе бернинди игътибар күрсәтелмәде. Фронтовик гаиләсе булсак та, бернинди ташламалар, дәүләт тарафыннан ярдәм, яклау күрмичә, үз көнебезне үзебез күрергә калдык. Әйе, бу сугыш әнием Хафизәны тол, безне ятим итте. Сугыш безнең әтиләрне генә түгел, балачакны да, яшьлекне дә урлады, зур кайгы-хәсрәт китерде.

Әни гомер буе әтине көтеп яшәде. Күргән михнәтләренең нәтиҗәсе буларак, ул еш авырады. Шул авырулардан 56 яшендә үлеп тә китте.

Хәзер хөкүмәтнең сугыш ветераннарына зур хөрмәт күрсәтүе сөендерә. Алар моңа бик лаек, чөнки киләчәк буын өчен тыныч тормыш яуладылар. Әмма шул чорда 8-12 яшьтә булган, көзге суыкларга кадәр су буенда, төрле буш урыннарда көтү көткән, ипине төшләрендә генә күргән, ат белән кырдан ашлык ташыган, кыш буе басуда кар тоткан, колхозның башка эшләрендә катнашкан яшь буынның игътибардан читтә калуы күңелләрдә борчу тудыра.

Фермада маллар карадык. Шул маллар өчен Чирмешән елгасының аръягында печән хәзерләдек, аны кыш буе атлар белән ташыдык. Барысын да бушка эшләдек, иле­безне торгызу өчен тырыштык. Менә шушындый тәмуг утларын күргән, аларны үз җилкәләрендә татыган хәзерге 70-80 яшьлек ветераннарга, сугыш еллары балаларына хөкүмәт тарафыннан ташламалар юк дәрәҗәсендә. Шушы газаплары күргән буынга да хөрмәт күрсәтелсен иде”, — дип ачынып сөйли Рә­симә әби.

Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар булсын иде. Әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш, каргыш, сагышлары таралсын иде.

Без — сугыш елы баласы -

Кимсенеп үскән халык.

Күпме кеше арасыннан

Безне алалар танып.

Без сугыш елы баласы-

Атасыз үскән ятим.

Авырлыкларны күп күрдек,

Тагын инде ни әйтим.

Бик авырлык белән, ачлык-ялангачлыкны күреп үсә Рәсимә әбием. Тик никадәр авыр булса да, укып 10 классны тәмамлый ул.

Уңган, тырыш, эшен җиренә җиткереп эшләүче Рәсимә, соңгы чыгарылыш имтиханын бирә дә колхоз фермасына эшкә урнаша. Башта анда бозау­лар карый, аннан соң сыер савучы булып эшли. 42 ел хезмәт стажы бар аның. Әйтергә генә җиңел, 42 ел буена физик эштә эшләү өчен нинди исәнлек, сабырлык, түземлек кирәк булган!

Сугыш елы балалары-

Түзем һәм сабыр халык.

Күпме кеше арасыннан

Сезне алалар танып.

Әйе, алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туган көненнән ук тоеп, үз күз­ләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән балалар бит. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр да, нык та алар.

Колхозда иң алдынгы сыер савучылардан була Рәсимә әбием. Бик күп бүләкләр, Мак­тау кәгазьләре белән бү­ләк­ләнә. Үзе кебек уңган, булган егеткә — Әхтәмгә кияүгә чыгып, бергәләп өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр алар.

Әхтәм бабай да сугыш чоры баласы, ул да ятим үскән. Аның әнисе Фатыйма әби 27 яшендә 2 бала белән тол кала. Ялгызы гына балаларын аякка бастыра. Килене Рәсимә һәм улы Әхтәм тәрбиясендә аларның балаларын үстерергә дә булыша. Балалары кадерләп, тәрбияләп, соңгы юлга озаталар үзен.

Инде Әхтәм бабай да якты дөньядан китте. Рәсимә әби үзе дә күптән әби, биш оныгын үстереште, хәзер аларның ба­лаларын-оныкчыкларын үсте­рергә булыша. “Хәзерге тор­мы­шым бик яхшы. Пенсиям дә яхшы, мохтаҗлык кичермибез, шуңа сөенеп яшим. Ләкин балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый.
Инде дөньялар тыныч булсын. Сугыш афәтләре күрергә язмасын. Балалар ятим булмасыннар инде,”
- дип, намаз саен үзенең теләкләрен тели ул.

Денис мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары. Икенче рәттә - (сулдан уңга) Рәсимә ХӘЛИМОВА (гаилә альбомыннан, 60нчы еллар ахырында төшерелгән рәсем).

Денис мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары. Икенче рәттә — (сулдан уңга) Рәсимә ХӘЛИМОВА (гаилә альбомыннан, 60нчы еллар ахырында төшерелгән рәсем).

Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар булсын, әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш, сагышлары таралсын иде.

Гомерләребез сезнең дә,

                       безнең дә озын булсын .

Имин булсын иде дөнья —

                                       йортларыбыз.

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.

 

Рафаэль БАДЫЙКОВ,

Шенталы районы,

Денис урта мәктәбенең 11нче класс укучысы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1448

Комментирование запрещено