Йөрәкләрдә изгелек яши

1Күптән түгел «Самар татарлары» порталы ярдәмгә мохтаҗ булган  якташыбыз — Камышлы районы Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалиды Эльмира Минзакир кызы ​Рәхмәтуллина турында язып чыккан иде. Бу язманы укыган кешеләрнең берсе дә битараф кала алмагандыр, мөгаен.

Беренчеләрдән булып Камышлы урман хуҗалыгы эшчеләре Мансур һәм Илсур Асадуллиннар Эльмираның тышкы ишеген җылытып-төреп киттеләр.

- Арасыннан салкын керә иде, өр-яңа ишек булды хәзер, - дип сөенеп бетә алмый Эльмира.

Инвалид коляскасында утыру сәбәпле, Эльмира өчен урамга чыгып йөру  — бик катлаулы эш. Өенең ишек төбенә пандуслы тупса кирәк булганга күрә, ул Камышлы районы администрациясенә мөрәҗәгать итте. Шөкер, аның гаризасын кире какмадылар, Камышлы авылы җирлегенә кергән 28нче округ депутаты, «Гадел Россия» партиясенең вәкиле, муниципаль районыбыздагы коммуналь хужалыгы рәисенең урынбасары Фәһим Миргабиҗан улы Миневәлиев инвалидка ярдәм кулы сузды.

Пандусны ясау өчен кирәкле жиһазларны коммуналь хужалык бирсә, Фәһим Миргабиҗан улы аның башка чыгымнарын үз өстенә алды. Ул  Иске Ярмәк авылыннан уңган егетләр алып килеп, аларны үз акчасына яллап эшләтте. Фәрит Мингалимов, Ирек Галимуллин, Юныс Мөхәммәдиев үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкарып чыктылар.

Эльмираның һәм аның олы яшьтәге әтисе Минзакир абыйның куанычлары эчләренә сыймый. Хәзер инде хатын-кыз тышка чыгып-кереп йөри ала.

- Аллаһынын рәхмәтләре яусын бу изге күңелле кешеләргә! — ди Эльмира.

Дөньяда мәрхәмәтле адәмнәр бар икән әле! Фәһим Миргабиҗан улы Миневәлиевка олы рәхмәтләребезне белдерәбез!

image l_esY3i-OwU (1)b9OWNMYyJKA QNlHavsRswI

pym7y22e_GAhci4SrSGFhc 4ouDncruAuMКамышлы  авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә мәдәни чаралар оештыручы Рәмзия Мәгъдән кызы АСАДУЛЛИНА.

КОНТЕКСТ:

Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гашура көнендә изгелек кылдылар (ФОТОСУРӘТЛӘР)

Просмотров: 1428

Комментирование запрещено