Сегодня календарь мусульманских праздников и памятных дат вступает во второй месяц года — Сафар (Safar), который следует за первым месяцем Мухаррам. Для верующих месяц Сафар традиционно является месяцем ритуалов и спокойствия. Название месяца Сафар связывают с двумя широко известными гипотезами. Одна из них предполагает, что название месяца Сафар связано с желтым цветом — месяц получил свое название в самый разгар осеннего сезона, когда в природе господствовала пора желтых листьев. Некоторые источники утверждают, что месяц Сафар был назван так из-за опустения — isfaar — Мекки. Именно в это время Мекка становилась абсолютно пустынной, потому что люди совершали передвижения в этот месяц.
А литературный перевод слова Safar также связан с природным явлением и дословно означает «свистящее дыхание ветра», подсказывая состояние погоды в этом месяце.
Исторически сложилось, что люди ошибочно связывают наступление месяца Сафар с приходом многих нежелательных событий — болезней, проклятий, с проявлением дьявольщины, провалов в бизнесе и других несчастий. В дни Сафара люди старались не вступать в брак и всячески ограждали себя и свои семьи от возможного приближения зла и бед. Но исторические события мусульманского общества опровергают ошибочное представление о месяце Сафар. Например, любимая дочь Пророка Мухаммеда Фатима вышла замуж за Али именно в месяце Сафар.
* * *
Бүген мөселман календаре буенча Сәфәр ае башлана.
Сәфәр аеның 27 нче кичәсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хатыны хәзрәти Гайшәнең әтисе, үзенең иң якын кешесе, фикердәше һәм көрәштәше, ирләрдән беренче булып иман китергән, үзеннән соң варисы буласы беренче халифә хәзрәте Әбү Бәкер Ситдыйк белән берлектә Мәккәи-Мөккәрәмә шәһәреннән чыгып, рабигул-әүвәл аеның 12 нче көнендә Мәдинәи-Мөнәвәрә шәһәренә барып җитә. Шуңа күрә сәфәр аеның 27 нче кичәсе – һиҗрәт, ягъни күченү кичәсе дип атала. Бу сәфәрдән соң мөселманнарның Һиҗри ел исәбе башлана һәм Ислам дине һәр тарафка тарала башлый.
Әлеге айны “хәтәр” дип атау дини белемсезлектән генә килә. Чынлыкта бу айда сәфәр кылу бик тә хәерле. Кем дә кем сәүдә нияте белән сәфәргә чыкса, күп файда күрер. Гөнаһларыннан гафу сорап, тәүбәгә килүчеләрнең Аллаһы Тәгалә тәүбәләрен кабул итәр, гөнаһларын кичерер. Ошбу айда кем дә кем өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның дөньядагы дәүләтен арттырыр, Кыямәт көнендә әҗерен бирер. Бу айның “хәтәр” түгеллеген раслау өчен шуны әйтә алам, Рәсүлебезнең бу айда кылган барлык сәфәрләре дә һәрвакыт шатлык кына китергән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Никахланыгыз, балалар үстерегез, күбәегез. Мин Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән горурланырмын”, – ди. Сәфәр аенда өйләнешергә ярамый дигән нәрсә юк. Гомумән, никахны кайчан укытсаң да ярый. Рамазан аенда да, ике гает арасында да, гаеттә дә. Безгә бу хакта бик күп сораулар килә. Моңа дәлил итеп шуны китерергә мөмкин: Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә кызын ике гает арасында никахландырган. Шулай итеп, шәригатьтә ике гаеттә яисә сәфәр аенда никах укымаска дигән тыюлар юк.
Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтенә бу айга шомланып карау гаять зур хата буладыр.
Просмотров: 1460