Гали авылында яшәүче Саимә МОРЗАХАНОВА: «Айдар, яшә җырларыңда»

Саимә апа Морзаханова Айдар Га­лимовка чиккән кулъяу­лык бүләк итә.

Саимә апа Морзаханова Айдар Га­лимовка чиккән кулъяу­лык бүләк итә.

Авыл халкы җиң сызганып эшли дә, мөмкинлеге булганда рәхәтләнеп ял да итә белә. Шуңа да: “Казаннан җырчы Айдар Галимов килә икән”, — дигән яңалыкны без, галилеләр, бик куанып каршы алдык. Ар­тистның “25 ел бергә. Яңа сулыш” программасына билетлар берничә көн эчендә сатылып та бетте.

Концерт буласы көнне Мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Билет алырга өлгермәгән авылдашлар: “Басып булса да карарбыз”, — дип концертка килгәннәр.

Башта сәхнәгә биючеләр төркеме чыгып, концертны бик матур бию белән башлап җибәрделәр. Айдар үзе дә аларга кушылгач, тамашачы сәхнәдәгеләрне алкышларга күмде.  Галилеләр кич буе Айдарның популяр җырларын да, яңаларын да бик яратып тыңлады, хәтта җырчыга “Кура җиләге”н кабатларга да туры килде.

Айдарның иҗат төркемендә талантлы яшь артистларны күреп куандык. Зилия Бәхтиева, Руслан Габбасов аерым-аерым да, бергәләп тә җырладылар. Аларның моңлы тавышларына хәйран калып: “Булачак йолдызлар бит болар, татар эстрадасының киләчәге өметле икән”, — дип шатланып утырдык.

Биючеләр төркеме дә сынатмады. Кызлар-егетләр төр­ле матур киемнәре, искиткеч хәрәкәтләре белән сокландырдылар. Тик аларның заманча биюләр генә күрсәтүе бераз күңелне төшерде. Әгәр үзебезнең дәртле татар бию­ләре дә башкарылса һәм чыгышлар арасында нәфис сүз сөйләүче булса, тамаша тагын да матуррак булыр иде, минемчә.

Бу кимчелекләргә карамастан, концерт бик матур үтте. Галилеләр Айдар Галимовны һәм аның иҗат төркемен озак җибәрмичә кул чаптылар.  Мин Айдарга, Зилә Бәхтиевага һәм гармунчы егеткә чиккән кульяулыкларымны бүләк иттем, үзем язган шигырьне укыдым. Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, Мәдәният йорты директоры Равил Манашев сәхнәгә күтәрелеп, артистларга, аларны чакырып китергән авылдашыбыз Расих Латыйповка рәхмәт сүзләре әйттеләр, Айдар Галимовны төркеме белән бергә кабат килергә чакырдылар.

“Хәзер юлны беләбез инде, ешрак килербез, — дип, хушлашты безнең белән җырчы. — Киләсе очрашуларга кадәр, галилеләр!”

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ: Айдар Галимовның концерты искеткеч шәп булды! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1876

Комментирование запрещено