Рустам Минниханов выложил в Instagram видео со встречи с татарской общиной Финляндии / Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

print_56948Президент РТ Рустам Минниханов накануне встретился с представителями татарской общины Финляндии и выложил соответствующие видео в Instagram. Встреча прошла в Татарском духовно-культурном центре Финляндии.

Председатель мусульманской общины Финляндии Атик Али заявил, что мусульмане Финляндии, как и мусульмане всего мира, осуждают теракты в Париже, произошедшие 13 ноября. По его словам, Финляндия активно сотрудничает с Татарстаном. Кроме того, между Казанью и Хельсинки организовано прямое авиасообщение авиакомпании Finnair, что способствует развитию туризма, уточнил Али, сообщает пресс-служба казанского Кремля.

Президент РТ отметил, что татары Финляндии сумели сохранить родной язык, культуру, обычаи своего народа. Это добрый пример для всех нас, сказал он. Минниханов подчеркнул, что Татарстану необходимо укреплять контакты с татарами, проживающими как в регионах России, так и за рубежом, в том числе и в Финляндии. Для этого была создана программа онлайн-обучения «Ана Теле», реализован проект «ТНВ — Планета» — спутниковый канал, рассказывающий о жизни в республике и за ее пределами, активно сотрудничающий с татарскими диаспорами.

Минниханов также вручил благодарственные письма президента РТ представителям татарской общины Финляндии.

Напомним, со вчерашнего дня президент РТ находится с рабочим визитом в Хельсинки. Планируется, что он встретится с президентом Финляндской Республики Саули Ниинисте, а также посетит университет Аалто, ознакомится с деятельностью акселератора для развития малых и средних IT-компаний Финляндии Design Factory, осмотрит бизнес-акселератор Startup Sauna, где пройдут презентации проектов и программ поддержки предпринимательства.

Кроме того, Минниханов примет участие в финско-татарстанском деловом форуме.

business-gazeta.ru

* * *

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге чарада татар җәмәгатьчелегенең йөздән артык вәкиле катнашты.

Хәзерге вакытта Финляндиядә меңгә якын татар яши икән. Күпчелеге Хельсинкида тормыш алып бара. Калганнары Тампере, Турку, Котка, Раума, Васса, Ярвинапа шәһәрләрендә яши.  

Очрашуны Финляндиядә мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али ачып җибәрде. Атик Али ассызыклаганча, Финляндиядә яшәүче православныйларда, мөселманнар да, башка дин вәкилләре дә тату һәм тыныч яши. 

Атик Али Финляндия мөселманнары җәмгыятенең Россиянең регионы буларак Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләренә аерым тукталды. Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек алып барыла. Моннан тыш, Казан һәм Хельсинки арасында авиаэлемтә оештырылды, бу, Атик Али сүзләренчә, туризм үсешенә ярдәм итә. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләгәнчә, Финляндия татарлары туган телләрен, мәдәниятларын, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Бу безнең барыбыз өчен дә уңай үрнәк, диде ул. 

Бүген икътисадый үсеш нигезендә яңа технологияләр, инновацияләр тора, дип билегеләде Рөстәм Миңнеханов, һәм Финляндиянең бу өлкәләрдәге тәҗрибәсе бигрәк тә актуаль. 

Без чит илләрдә һәм Россиянең башка регионнарында яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытырга тырышабыз, дип белдерде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Финляндия татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Әңгәмә татар телендә барды, дип уртаклаша Президентның матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 1843

2 комментариев

  1. Финляндиядә яшәүче бөтен татарлар туган телен белә,чөнки алар демократик илдә яшиләр.Ә Казанда яшәүче татарның яртысы туган телен белми,чөнки алар бер урыс телен генә күтәрүче имансыз илдә яшиләр.Мөгаен Миннеханов,Финляндия татарлары янына,ничек итеп татар телен саклау юлларын өйрәнергә баргандыр.

  2. Нужно поехать в дальний и всеми забытый уголок в количестве кратным тысячи и пригласить к нам президента Татарстана, всё таки руку пожать такому БОЛЬШОМУ человеку хочется!