17 ноябрь – Халыкара студентлар көне. Бүгенге студентлар бу датаның ничек барлыкка килгәнен беләләрме икән?

11939 елның 28 октябрендә фашистлар тарафыннан басып алынган Чехословакиядә Прага студентлары һәм мөгаллимнәре, Чехословакия дәүләте барлыкка килү көнен (1918 елның 28 октябре) билгеләп үтү өчен, демонстрациягә чыга. Илбасарлар бүлекчәләре демонстрацияне куып тараткан вакытта медицина факультеты студенты Ян Оплетал атып үтерелә.

Ян Оплеталны күмү 1939 елның 15 ноябрендә янә каршылык акциясенә этәрә. Демонстрациядә катнашкан дистәләгән кеше кулга алына. 17 ноябрьдә гестапочылар һәм эсэсчылар иртүк студентлар тулай торакларын чолгап ала. 1200ләп студент кулга алына һәм Заксенхаузендагы концлагерьга ябыла. Студентлар хәрәкәтенең 9 студент һәм активистын Праганың Рузина районында төрмәдә судсыз җәзалап үтерәләр. Гитлер әмере буенча, Чехиянең барлык югары уку йортлары сугыш тәмамланганчы ябыла.

Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада узган Бөтендөнья студентлар конгрессында Чехиянең патриот студентлары хөрмәтенә билгеләнгән.

Ә бүгенге студентлар бу датаның ничек барлыкка килгәнен беләләрме икән? Бу көнне ничек билгеләп үтәләр?

Ринат Киселев, Самара дәүләт университеты студенты:
Ринат- 25 январьдә Студентлар көне икәнен беләм, ә менә 17 ноябрь турында әлегә ишеткәнем юк иде. Бу датаны, һичшиксез, истә калдырачакмын. Ул бик күңелсез вакыйгалар аркасында барлыкка килгән икән, кызганыч.

Альбина Нуретдинова, Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясе студенты:

Альбина- Лекцияләр, семинарлар, тиздән кышкы сессия башлана – бәйрәмнәр, күңел ачулар турында уйларга вакыт та юк. Ә 17 ноябрь чынлап та фаҗигале дата икән, аны нацизм нәтиҗәсендә вафат булган студентларны искә алу көне буларак билгеләп үтәргә кирәк.

Әлфия Вәлиәхмәтова, Самара дәүләт медицина университеты студенты:

Альфия- 17 ноябрь – Халыкара студентлар көне икәнен беләм, ә менә аның ничек барлыкка килүе турында беренче мәртәбә ишетәм. Күпме яшь гомерләр фаҗигале өзелгән!

Хәер, бүген дә дөньяда әледән-әле фаҗигалы вакыйгалар булып тора, бергаепсез йөзләгән кеше һәлак була. Шундый кайгылы көннәрдә, студентларга хас булганча, күңел ачу килешми, әлбәттә.

Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),

«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы

samtatnews.ru

Просмотров: 1714

Комментирование запрещено