Шәһәр администрациясенең рәсми рөхсәте белән Тольяттида корбан мәҗлесе узды

DSCN2071Тольяттида яшәүче милләттәшләребезне Яңа шәһәрдә мәчет булмавы борчый

Октябрьнең соңгы атнасында Тольятти шәһәренең 81нче мәктәбе ашханәсендә күп еллар дәвамында оештырылып килүче чираттагы корбан мәҗлесе булып үтте. Башка еллардан аермалы буларак, бу күркәм чара шәһәребез администрациясенең рәсми рөхсәте белән уздырылды. Шөкер, мәҗлескә җыелган кунаклар арасында олылар да, яшьләр дә бик күп иде.

Мәҗлес Тольятти Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Гомәров чыгышы белән башланып китте. Бәйрәм Гашура көненә туры килгәнгә, Ислам хәзрәт бу көннең фазыйләтләре турында мәгълумәт биреп үтте. Аннан соң башка хәзрәтләргә сүз бирелде.

Фәрит хәзрәт үзенең чыгышында һәр мөселман үзендә тәрбияләргә тиешле күркәм холык, мөселманнарга хас сыйфатлар турында сөйләп китте. Пенза өлкәсеннән, Казан шәһәреннән, Таҗикстаннан килгән кунакларыбыз изге китабыбыз Коръәннән сүрәләр укыдылар.

Күпчелек кунакларыбыз Ислам динен, шәригать хөкемнәрен өйрәтү курсларына йөрүче хатын-кызлар булганга, дин әһелләре гүзәл затлар өчен дә белем алуның Ислам динендә зур мәгънәгә ия булуы турында ассызыклап аңлатып үттеләр. Чөнки арабызда ихлас күңелдән иман китереп, шәригать хөкемнәренә буйсынып яшәүче гыйлемле кешеләр күбрәк булган саен җәмгыятебез тагын да матурая, тагын да ныгый төшәр иде.

Бинаны кирпечләр төзегән кебек, өммәтне без, халык, тәшкил итәбез бит. Безнең шулай җыелышуыбызның төп максаты — гыйлемле белгечләрне тыңлау, алар белән аралашу, алар үрнәгендә үзебездә күркәм холык тәрбияләү, ярдәмләшеп, аралашып, тату бер гаилә — өммәт булып яшәү. Хәзрәтләр күп булгач, чыгышлар да шактый булды. Мәгълүматка сусаган милләттәшләребез аларны зур игътибар белән, йотлыгып тыңладылар.

Уфа шәһәрендә үткән конференциядән кайтып баручы Ислам хәзрәт Давыдов, Пенза өлкәсендә яшәүче Фидаил һәм Таһир хәзрәтләр мәҗлескә бераз соңга калып килделәр. Алар да килеп җиткәч, мәҗлес яңадан башланып китте сыман.

Аш-су, татлы ризык-тәгамнәрне Якшәмбе мәктәбенә йөрүче апалар белән үзебез әзерләдек. Яңа гына Мәккә, Мәдинә якларыннан гыйбәдәт кылып кайтучы хаҗиларыбыз җыелган халыкны зәм-зәм суы белән дә сыйлады әле.

Татар халкына элек-электән юмартлык, кунакчыллык, киң күңеллелек, якты йөз кебек сыйфатлар хас булган. Мәҗлескә әзерлек эшләрен башлагач, мин тагын бер кат милләттәшләремнең ихласлылыгына, ярдәмчеллегенә, юмартлыгына исем китеп, үземнең шундый күркәм сыйфатларга ия булган татар халкының бер кызы булуына чиксез шатландым. Үз милләтем өчен горурлык хисләрен тойдым.

Шәһәребезнең барлык мөселман оешмалары, эшмәкәр егетләребез Рөстәм Якупов, Рәшит Нурмөхәммәтов, Ильяс Бахтеев, Тарлан Мурадов, шәһәребез күләмендә танылган адвокат Ибраһим абый Хасиятуллиннарның керткән матди ярдәмнәре турында әйтми булдыра алмыйм. «Тәнзилә апа, нинди ярдәм кирәк?» — дип көненә күп мәртәбәләр шылтыратып, урынлы киңәшләрен дә биреп тордылар алар.

Шул көннәрдә генә мәҗлес үткәрелә торган 81нче мәктәпнең нәкъ кунаклар җыела торган татар теле кабинеты белән технология бүлмәсе арасында торба шартлап, су аккан, стенага үтеп, буяуларны куптарган иде. Кәеф төшереп торырга урын калмады — Рәшит Равилевич Нурмөхәммәтов үзенең төзүчеләрен тиз генә чакырып китерде дә, тиз арада торбаларны алыштырып, стеналарны буяп та куйдылар. Кешенең мөнәсәбәте сүз белән түгел, ә риясыз, хирыссыз эш белән күренә шул. Бу очракта да без менә шул күренешне күзәттек.

Мәҗлескә кадәр дә, мәҗлес тәмамланганнан соң да, активлар җыелышып, үзебезне борчыган сорауларны, мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләдек. Күп милләттәшләребезне Яңа шәһәрдә мәчет булмавы борчый. Шәһәребезнең дини мөселман оешмасы шул сорау белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итүне кирәкле дип саный икән. Туган телебез, динебез язмышы белән ихлас кызыксынган милләттәшләребез бу тәкъдимне бик хуплап каршы алдылар, бу изге юнәлештә кулдан килгән ярдәмне күрсәтү йөзеннән, имзалар җыю турында фикер туды.

Шулай ук балаларыбызга туган телебезне өйрәтү кирәклеге турында сүз күтәрелде, өлкәбездә чыга торган газета-журналларга күбрәк язылу, Татарстан Республикасы белән күбрәк аралашу кирәклеге әйтеп кителде. Туган телебез сакланып калганда гына, йөрәкләргә үтеп керә торган хөтбәләрне тыңлап, аңлап була. Тик туган телдә сөйләнгән, туган телдә ишетелгән вәгазьләр генә, уңышлы туфракка төшкән орлыклар кебек, безнең күңелләребездә үсенте биреп, алдагы көндә уңышларга китерәчәк.

Мондый җыеннарда һәммәбезнең күңелләре йомшара, калебләребез агара, йөрәкләребез яңа эшләргә рухлана. Бердәмләшеп, ярдәмләшеп, аралашып эшләгәндә, алга куйган теләк-максатларга ирешү дә җиңелрәк бит. Юкка гына татарлар:  «Киңәшле эш таркалмас», — дип әйтмәгәннәр. Чыннан да, бердәмләшеп эшләгән киңәшле эш беркайчан да таркалмас. Эшләгән эшләребез ихлас булып, халык өчен эшләнә икән, яшәвебез бушка түгел. Милләтебез яши, димәк.

Тәнзилә Таһир кызы ХӘЙРУЛЛИНА,

Тольятти шәһәренең татар милли хәрәкәте активисты, 81нче мәктәптә эшләп килүче “Якшәмбе татар гуманитар мәктәбе”ндә ислам дине нигезләрен, гарәп графикасын өйрәтүче мөгаллимә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1801

3 комментариев

  1. Ислам-хазрат-Гумеров, Ильдар-хазрат Назаров, Абдрашит-хазрат Билалов и все другие хазраты поистине, для меня светочи в тольяттинской сфере тьмы….

  2. о да!!! в Тольятти христианских-сектантов очень много, они даже мусульман сбивают с пути истинного(((((( и мэр города тоже из них, разве он даст построить 2ю мечеть в новом городе у рынка??!!! очень обидно… очень…. мне большую часть намазов дома приходится читать, потому что мечети от дома далеко….

  3. В Тольятти идет сильнейшее возрождение центров христиан-баптистов, вторую официальную мечеть построить не удастся