Һәйкәл булып кайтты даныгыз!

памятник

Һәйкәл һәрвакыт чәчәкләргә күмелгән.

Мин үзем тумышым буенча Челно-Вершины районының Хөсәен (Благодаровка) авылыннан. Хәзерге көндә Татарстанның Азнакай шәһәрендә яшим һәм вахта ысулы буенча Себердә эшләп йөрим. Тик барыбер туып-үскән җир сагындыра, гел үзенә тартып тора.

Гасырдан артык тарихы булган (аның мәчетенә генә дә 100 ел күптән тулды инде) Хөсәен авылы бүген үлем белән тартышып яши. Күпләр, минем кебек, читкә күчеп киткән, йортларның байтагы сүтелгән, кайсыларының тәрәзәләренә такта кагылган, бушап калган урамнарда кычыткан, алабута, әрекмән, тигәнәк һәм башка чүп үләннәре үсеп утыра.

Шулай да, кыенлык белән булса да, авыл яши әле. Карт-корылар янына балалары, оныклары кайткалап йөри. Менә без дә туганнарыбыз белән төп йортны — әти-әни нигезен ташламыйбыз. Җәйләрен анда Самарада яшәүче Оркыя апабыз кайтып тора. Шуңа күрә миңа да вахтадан буш вакытларымда авылыбызда булырга сәбәп тә, урын да бар.

Минем кебек читтә яшәү­че авылдашларыбыз мәче­тебезне, зиратыбызны карап, кирәк чакта төзәтеп торалар. Менә май аенда гына авылыбызда шатлыклы бер вакыйга булды бит әле. 10 майда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куелды. Ул хөкүмәт акчасына түгел, ә авылыбыздан чыккан егетләребез исәбенә төзелде.

Мин бу матур язгы көнне әле дә хәтеремдә саклап йөртәм. Чарага төрле яклардан күп кунаклар кайтты. Араларында әллә кайчан авылдан киткән һәм күптәннән туган якларын күрмәгән якташларыбыз да бар иде.

Һәйкәл ачу тантанасына Челно-Вершины районы башлыгы Валерий Князькин үзе дә килгән иде. Районның спорт комитеты рәисе, авыр атлетика (штанга күтәрү) буенча дөнья чемпионы, “Боевое содружество” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Нишанов та үзенең танылган дуслары, хезмәттәшләре белән катнашты. Әфган сугышында булган берничә ветеран да бар иде.

Авылдашыбыз, район тарихын язучы өлкән яшьтәге журналистыбыз Рәшит ага Гарифуллин сугыш кырларында ятып калган, аннан исән-сау кайтып та вакытсыз бакыйлыкка күчкән ветераннарыбыз турында сөйләде. Район мөселманнары мөхтәсибе Нәбиулла хәзрәт Сәйфетдинов сугыштан кайтмаган әрвахлар рухына Коръән укып, дога кылды. Район Мәдәният йортында эшләп килгән татар ансамбле кызлары тантанада катнашучыларга бик матур концерт күрсәттеләр.

Һәйкәл өстенә ябылган япманы ачып җибәрүгә, аның постаменты чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Һәлак булган ветераннарның мәрмәргә уеп язылган исемлегендә барлыгы 60 фамилия.

Шушы исемлектә әтием һәм әнием ягыннан минем ике бабам да бар — Җамалетдин Әкъсанов һәм Бари Хөсәенов. Беренчесе – 1941 елда, икенчесе 1943 елда һәлак булган. Биредә авылыбызда кайчандыр яшәгән һәр кешенең берәр якын туганын табарга була.

Бу изге гамәлне башкаруга беренчеләрдән булып акчалата ярдәм күрсәткән һәм оештыру эшләре белән йөргән якташларыбызның исемнәрен атап үтәсем килә: Челно-Вершины неф­тебазасы директоры Рәис Галиев, Самара эшкуарлары бертуган Муса һәм Гомәр Гарифуллиннар, Сиделькино авылы җирлеге башлыгы Михаил Турлачев, автопредприятие директоры Мөхтәсим Сәйфетдинов, Челно-Вершины ипподромының зоотехнигы Җәүдәт Камалетдинов, Челно-Вершины җирлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Галиев, Айрат Әхмәтҗанов һәм башкалар.

Хәзер авылга кайткан саен мин шушы изге урынга – һәйкәл янына киләм һәм сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алып башымны иям.

Мәрмәр ташта сезнең исемегез,

Тарихта да мәңге калырсыз,

Еллар үтте, үтәр гасырлар да,

Ил телендә гел сез булырсыз.

Нибары тик өч-дүрт адым гына,

Әҗәл йөрде сезнең тирәдә.

Судан чыгып — утка кердегез сез,

Бәхет булсын диеп илләрдә.

Ул елларның бөтен авырлыгы,

Яткан иде сезнең җилкәгә.

Сез гел исән, сез гел истә әле —

Рәхмәт, фашизмны җиңгәнгә.

Сугыш кырларыннан кайттыгыз сез,

Соң булса да инде кайттыгыз.

Исән-имин кайталмасагыз да

Һәйкәл булып кайтты даныгыз.

Минәхмәт ӘКЪСӘНОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1606

Комментирование запрещено