4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Самараның “Экспо-Волга” күргәзмә үзәгендә губернатор Николай Меркушкин ветераннарны һәм хезмәт алдынгыларын кабул итте һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Унынчы тапкыр үткәрелүче бәйрәмне ул “Әһәмиятле һәм милләтара бәйрәм, — дип бәяләде. — Аның әһәмиятенә төшенә башладык кына әле. Халыклар бердәмлеге көне безгә уртак тарихыбызны барлау, күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен, рухи байлыгын саклау эшендә бик булыша. Самара өлкәсе — күпмилләтле регион. Туган илебез алдындагы уртак бурычларны үтәү өчен без бердәм була алсак, илебезнең авторитеты күтәреләчәк, халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты үсеп китәчәк”, — дип сөйләде губернатор.
Самара өлкәсе һәм Россия алдындагы казанышлары өчен бүләкләнүчеләр арасында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин да бар иде. Аңа губернатор тапшырган Рәхмәт хатында: “Сезнең рухи сыйфатыгыз, дин юлындагы күпъеллык хезмәтегез авторитетыгызны арттыра, милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга булыша”, — дигән сүзләр дә бар.
Без Вагыйз хәзрәтне шушы зур бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, дин юлында тагын да зуррак казанышларга ирешүен телибез.
Просмотров: 1488