Бәхет мизгелләрдән җыела…

Римма һәм Мәүлет Низамовлар өлкә Сабан туенда

Римма һәм Мәүлет Низамовлар өлкә Сабан туенда

Самарда яшәүче Римма һәм Мәүлет Низамовлар гаиләсе күпләргә таныштыр, мөгаен. Шәһәребездә үткәрелгән күптөрле милли чараларада, өлкәбезнең татар авыллары, район Сабантуйларында сәүдә рәтләрендә алар үзләре җитештергән татар милли ризыклары белән сату итәләр, иганәче буларак бәйрәмнәр уздыруга да ярдәм күрсәтәләр.

*

Күпләргә үрнәк булырлык гаилә

Психологлар: “Ир белән хатын холыклары белән аерылып торса, алар бер-берсен тулыландыра һәм гаилә нык була”, — диләр. Низамовларга карап, бу сүзләрнең дөрес булуына ирексездән инанасың.

Римма ханым җитез, актив, аның кебек хатын-кызлар турында: “Баскан җирдә ут чыгара”, — диләр. Ә Мәүлет әфәнде аның капма-каршысы.

- Ирем тыйнак, сабыр, шул ук вакытта рухи яктан көчле. Нәкь шушы сыйфатлары белән ул мине үзенә каратты да инде, — дип сөйли Римма Низамова. – Мәүлетнең дөнья көтәрлек кеше булганлыгын күреп, ышанып, аңа тормышка чыктым. Һәм моңа бер генә дә үкенмәдем.

Низамовларның шулай матур, тату гомер итүләренә быел 17 ел була. Гаиләдә берсеннән-берсе матур, акыллы ике бала үсеп килә. Олы кызлары Лилия Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә 11 сыйныфта укый.

Мәүлет һәм Римма Низамовлар Казанда Туган авылым ял итү комплексында

Мәүлет һәм Римма Низамовлар Казанда «Туган авылым» ял итү комплексында

Низамовы Римма, Мавлед и Лилия

Римма, Мәүлет, Лилия Низамовлар

Римма ханым һәм Мәүлет әфәнде. Мондый матур парга сокланмыйча мөмкин түгел

Римма ханым һәм Мәүлет әфәнде. Мондый матур парга сокланмыйча мөмкин түгел

Низамовлар гөлбакчасында иң матур чәчәк - кызлары Азалия.

Низамовлар гөлбакчасында иң матур чәчәк — кызлары Азалия

Азалия Низамова Татар балалары җырлый фестивалендә катнашкан өчен грамота белән бүләкләнгән

Азалия Низамова «Татар балалары җырлый» фестивалендә катнашкан өчен грамота белән бүләкләнгән

- Бәләкәй чагында ук рәсем ясарга сәләтен күреп, аны сәнгать мәктәбенә дә укырга бирдек. Лилия аны уңышлы гына тәмамлады да инде. Үткән елны яшь рәссамнар күргәзмәсендә кызыбызның бер эшен Франция посолы ошатып, рәсемне үзе белән Тулуза шәһәренә алып китәргә рөхсәт сорады. Лилиябез аңа бик теләп бу рәсемне бүләк итте, — дип горурланып сөйли Римма ханым.

Низамовларның кечкенәләре – кызлары Азалия дә талант иясе икән. Ул “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеменә йөри, шәһәребездә узган төрле чараларда чыгыш ясый. Ә сәхнә киемнәрен әнисе аңа үзе тегә. Римма Хасиб кызы Самарда эшләп килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы үткәргән калфак, изү чигү мастер-классларында да катнашырга вакыт таба.

- Риммам чын татар хатын-кызы буларак аш-суга да, кул эшләренә дә оста, гаилә, йорт иминлеген дә саклый белә, кызларыбызны да шуңа өйрәтә, — дип сөйли хатыны турында Мәүлет Низамов.

Йорт-җирләре дә аларның искиткеч. Үз куллары белән төзегән өйләре, аллы-гөлле чәчәкләр, җиләк-җимеш үскән бакчаларына сокланмыйча мөмкин түгел. Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында туып-үскән Мәүлет абыйга авыл тормышы белән яшәү табигый хәл. Ә менә Римма ханым тумышы белән Самардан.

- Кайчан да булса бакча үстереп, кош-корт асрап, йорт хуҗалыгы алып барырмын дип бер дә уйламаган идем. Ә хәзер мин болардан башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Шәһәр фатирында үземне читлектәге кош сыман тоям, — дип елмая ул.

Балдан татлы кәләвә

docs.mail.ru

Мәүлет һәм Римма Низамовларның хосусый оешмасы җитештергән талкыш кәләвә — табынның күрке, ә татлы ризык яратучылар өчен чын бүләк тә

Низамовлар тормышта да, хезмәттә дә сынатмыйлар. Уңган милләттәшләребез баштанрак заводта җитештерелгән инструментлар сату белән шөгельләнә.

Ә менә берничә ел элек Төркиягә ял итәргә барулары бу гаиләнең эшчәнлеген бөтенләй үзгәртә. Биредә яшәүче танышлары Римма белән Мәүлеткә “пишмания” дип аталган ризык авыз иттерәләр. Ул безнең талкыш кәләвәгә охшап, составында бал булмавы белән аерылып тора икән. Аннан кайтып бераз вакыт узгач, гаилә башлыгы кулына килеп эләккән аш-су пешерү китабында талкыш кәләвәнең фотосурәтен һәм рецептын күреп, татар халкының әлеге татлы ризыгын җитештерү теләге белән яна башлый. Ул Төркиягә пишмания җитештерү предприятиесенә махсус барып, аны ясау технологияләре белән таныша һәм, күп тә үтми, Самарада талкыш кәләвә җитештерү буенча үзенең хосусый фирмасын ачып җибәрә.

- Әлбәттә, һәр эшне башлаганда кыенлыклар булган кебек, безгә дә җиңел булмады. Кирәк язуларны ясатып, эшне җайлап җибәрергә, цех өчен махсус бина булдырырга – барысы да, зур чыгымнардан тыш, күп көч куюны да таләп итте. Бу вакытта миңа һәр эштә таянычым булган тормыш иптәшем Римма һәм якыннарым нык булышты, аларга чын күңелемнән рәхмәтлемен.

Сары май, он, шикәр һәм балдан гына торган әлеге ризыкны ясау бер яктан бик җиңел булып күренсә дә, бу һич тә алай түгел. Талкыш кәләвә бик капризлы ризык булып, аңа хәтта урамда һава температурасының үзгәрүе дә тәэсир итә. Әлеге ризыкны ясауның барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, продукция чыгаруны җайлап җибәргәнче, миңа эшне биш мәртәбә ташлап, биш мәртәбә башларга туры килде, — дип сөйли Мәүлет абый. -Талкыш кәләвә бары тик юкә балыннан гына килеп чыга. Берничә мәртәбә аның урынына башка сортны сатып алгач, хәзер мин аны Татарстан өлкәсенә барып, белгән кешемнән генә сатып алам.

Хуҗа кеше татлы ризыкны ясауның катлаулы процессы белән дә таныштырды.

- Талкыш кәләвә әлбәгә баллы катнашма кушып ясала. Әлбә дигәне исә татарларда электән билгеле – аны сары майга он салып пешерәләр. Ә кәләвә килеп чыксын дисәң, аерым савытта су, шикәр комы һәм балны куерганчы кайнатып, әлбәгә кушасың. Һәм, барлыкка килгән шушы баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тартырга кирәк. Әзер булгач, талкыш кәләвәне рюмка яки чынаяк кебек берәр савытка тутырып, формага китерәсең дә, суыткычка куясың.

Низамовларның хосусый оешмалары ясаган бу татлы ризыкны бүген аларның “Хәләл” кибетләрендә дә, Самарның һәм Казанның кайбер кибет киштәләрендә дә күрергә мөмкин. Алдан әйтелгәнчә, аны шәһәребездә узган милли бәйрәмнәргә, җәен Сабан туйларына да сатарга алып чыгалар.

Мәүлет Вазыйх улы: “Бүгенге көндә күп кенә яңа ашлар һәм ашамлыклар барлыкка килеп, милли ашларның төрләре дә ишәйде. Ә миңа үзебезнең милли ризыкларның әзерләнүе һәм тәме үзенчәлекләрен саклап каласы килә”, — ди. Низамовлар үзләренең продукцияләрен дә үткән гасырда нәшер ителгән аш-су китапларыннан алган иске рецептлар буенча табигый продукталардан гына җитештерәләр икән.

- Әлегә зур күләмдә булмаса да, күптән түгел бавырсак та пешерә башладык. Тавыкларыбызның яңа салган йомыркаларына гына камыр басып, заказ буенча мин аны үзем пешерәм, — дип сөйләде Римма ханым, чәчәк формасындагы мармеладлар белән бизәп катырган бавырсакны күрсәтеп. Шулай матур итеп бизәлгән татар халкының әлеге татлы ризыгы һәр табынның күрке, ә татлы ризык яратучылар өчен чын бүләк тә булачак, минемчә.

…Бәхет мизгелләрдән җыела, диләр. Тормышта үзеңә тиң ярны очрату да, балалар үстерү, аларның әти-әни дип өзелеп торулары да, хезмәтеңнән тәм табып эшләү дә олы бәхет. Мәүлет һәм Римма Низамовлар боларның күбесен татыган, димәк чын-чынлап бәхетлеләр алар. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә бу гаиләгә матур, тату тормыш насыйп итсен иде.

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, №3 (12). Июнь-сентябрь, 2015 ел.

Просмотров: 1604

2 комментариев

  1. В максидоме видела

  2. Где можно приобрести чайник заварочный с молитвами,зелёненький,у нас сахарница есть,а чайник не можем найти?Не подскажите?