Кайбер кешеләр белән чагыштырганда, хайваннарга бала кадерлерәк тә…

71220 ноябрь – Бөтендөнья балалар көне

Мин кечкенә булган вакытта Похвистнево районы Гали авылында яшәүче Минкасыйм бабам урманнан бүре баласы алып кайткан иде. Бүректәй йомшак бүре малае кулга, кешеләргә ияләнеп үсте, бабамның артыннан калмый, гел ияреп йөрде. Үзе бик йонлач, матур иде.

Ә көннәрдән бер көнне…

Ишегалдындагы тавышка йөгереп чыксак, ана бүре урманнан төшеп, абзардагы бөтен сарыкларны буып ташлаган. Иң кызыгы: баласы да анасыннан калмый, ияреп кире урманга кайтып бара иде. Капкадан чыгып карап калды бабай:

– Бер борылып карады да анасы артыннан чапты, – ди.

Ничә айлар үтеп, кешеләр арасында ияләнеп беткәннән соң, анасын танып, шуңа ияреп китеп баруын күр син! Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый шул. Ана йөрәге дә, никадәр сабыр итеп, салкын акыл белән үч итеп, сабыен табып, кире алып китүенә шаккаттык.

Бала кемгә дә кадерле шул. Кайбер кешеләр белән чагыштырганда, хайваннарга кадерлерәк тә…

Сәмия НИЗАМОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1785

Один комментарий

  1. эллэ нинди заманда яшибез без. Бер чиктән икенче чиккә ыргыла кеше. Дингэ кереп китсэ, дөньявилыкны онытып, баш-аягы белән чума, безнең авылда берэу хэрам дип эйдэгелэренэ телевизор карарга, кибет продуктын ашарга рэхсэт итми. Кайберлэр «планга кермичэ» туган балаларын тере килеш чуплеккэ ата…
    Безнен ата мэче (!) эч яна туган песи балалары ияртеп кайткач, шаккаткан идек. Карап торып уйната, бэтенесен жыеп ашата, кичлэрен барлап чыга да, йоклатып үз «эшләре» белән чыгып китә. Бэлкем, аларның эниләре улгэндер дэ, балаларын карауны этилэре уз эстенэ алгандыр дигэн фикергэ килдек. Тэки үзе карап үстерде.