Рухи хезмәте өчен

Вагиза награждение4 ноябрь — Халыклар бер­дәмлеге көне уңаеннан Са­мараның “Экспо-Вол­га” күр­гәзмә үзәгендә губернатор Николай Меркушкин ветераннарны һәм хезмәт алдынгыларын кабул итте һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Унынчы тапкыр үткәрелүче бәйрәмне ул “Әһәмиятле һәм милләтара бәйрәм, — дип бәяләде. — Аның әһәмиятенә төшенә башладык кына әле. Халыклар бердәмлеге көне безгә уртак тарихыбызны барлау, күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәт­ләрен, рухи байлыгын саклау эшендә бик булыша. Самара өлкәсе — күпмилләтле регион. Туган илебез алдындагы уртак бурычларны үтәү өчен без бердәм була алсак, илебезнең авторитеты күтәреләчәк, халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты үсеп китәчәк”, — дип сөйләде губернатор.

Самара өлкәсе һәм Россия алдындагы казанышлары өчен бүләкләнүчеләр арасында Россия мө­селманнарының Үзәк Диния нәзарәте баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин да бар иде. Аңа губернатор тапшырган Рәхмәт хатында: “Сезнең рухи сыйфатыгыз, дин юлындагы күпъеллык хезмәтегез авторитетыгызны арттыра, милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга булыша”, — дигән сүзләр дә бар.

Без Вагыйз хәзрәтне шушы зур бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, дин юлында тагын да зуррак казанышларга ирешүен телибез.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1661

Комментирование запрещено