Якты йолдыз булып янасың син күкләрдә һәм безнең күңелләрдә…

2015-11-20_075813Ел саен алтын көзләр — әбиләр чуагы үтеп ямансу, яңгырлы, ачы җил­ле көзге көннәр җиткәч күңел ярсый, күңел сыкрый. Бу фаҗигале көнгә 14 ел вакыт үтеп тә киткән икән инде. 2001нче елның 2нче ноябре көнне без үзебезнең хезмәттәшебезне, Дәүләткол авылы фельдшеры Рәмзия Ризатдин кызы Мәгъсүмованы соңгы юл­га озаттык.

Бу көн­не бертуктаусыз ко­еп яңгыр яуды, табигать тә җылады.

Әле октябрь аенда гына без, бер төркем авыл фельдшерлары, квалификациябезне күтәрү курсларында укыдык. Барганда Кләүле-Самара автобусында Рәмзия белән, утырырга урын юклыктан, юл буе икәү басып, сөйләшеп бардык, үткән юл да кыскарак тоелды. Аның белән сөйләшүе шулкадәр рәхәт иде! Укыганда да бер бүлмәгә урнаштык без. Укудан кайткач безнең бүлмәгә җыелып, бергәләп чәй эчеп, кич утырулар. Барыбыз өчен дә иң кадерле, якын булган тема: гаилә, мәхәббәт, балалар, алдагы көннәргә планнар кору. Рәмзия эшкә уңган, җитез, бар көчен гаиләсенә һәм яраткан эшенә корбан итүчеләрдән иде. Әти-әнисенә булган мәхәббәте дә чиксез иде аның.

Барыбыз да Рәмзиябезнең урыны оҗмах түрендә булсын диеп, әти-әнисенә, балаларына, туганнарына Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорадык. Беренче елларда гел барып, балаларының, әти-әнисенең хәлен белешеп тора идек. Аннан бераз тукталып тордык. Ләкин без беркайчан да аны исебездән чыгармадык һәм чыгармабыз да. Мәкаләләр язганда ул һәрвакыт минем күз алдымда тора. “Нурания, яз әле, синең язмаларны көтеп алып, яратып, төннәрен йокламый укыйм”, дия иде ул. Аның шаян күзләре, зифа каендай буй-сыны онытылырлыкмени? Тиз-тиз атлап, яисә йөгереп йөрүләре күңелләргә мәңгегә кереп калган.

2015-11-20_075738Быел тагы хезмәттәшебезнең җирләнгән көне уңаеннан Дәүләтколга юл тоттык. Рәмзиянең кабере янында тын гына басып торабыз. Кабер өсте тулы чәчәкләр, каберенә юл өзелми аның, бик карап торалар. Аннан без аның туган нигезендә — әти-әнисе янында булдык. Ризатдин ага белән Минниса апаның яшьле күзләре бер кайчан онытылмас. Без бик күбәү барган идек, ә өйләренә Рәмзиябез белән бергә күп еллар эшләгәннәребез генә керә алдык. Рәмзиябезне искә алып, елаштык. Ризатдин агага 96, Минниса апага 90 яшь тулган икән.

“Шулай, балалар. Кеше гүренә кереп ятып булмый. Үзебез генә кереп ятар идек тә бит. Аллаһы Тәгаләнең язганы шулай булгандыр инде”, — ди Ризатдин ага.

Алардан Рәмзиянең балаларын да сораштык. Ләйсән, Алмаз һәм иң кечеләре Рузилә дә укып чыгып, белем һәм һөнәр алып, саф татар кешеләре белән гаилә корып яшиләр икән. Ләйсән Камышлы егете Илнур белән гаилә корган. Казан шәһәрендә яшиләр. Ике катлы өй төзеп, күптән түгел генә туганнарын өй күрергә, корбан табынына җыйганнар алар. Ике улларын-Реналь белән Рәмисне тәрбияләп үстерәләр. Алмазның гаиләсе Лениногорский шәһәрендә төпләнгән. Тормыш иптәше Айкен белән уллары Даниэльне тәрбиялиләр, ә Рузилә Денис исемле егет белән гаилә корган. Алар Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Уллары Марсельгә иптәш алып кайтырга җыеналар икән. Рәмзиябез бишенче кат әби булган булыр иде диеп көенсәк, балаларның матур гаилә корып, тормышта үз урыннарын тапканга бик сөендек.

Рәмзиянең әти-әнисенә баш табибыз Светлана Русинованың күчтәнәчләрен тапшырдык һәм үзебезнең исемнән Минниса апаның башына бизәкле матур яулык бәйләттек, дини календарь бүләк иттек.

Алар безне чәй эчәргә кыстадылар. “Безнең газиз балабызны онытмаганыгыз өчен бик зур рәхмәт инде балалар”, диеп, күз яшьләрен түгеп, озатып калдылар.

Ул көнне дә коеп салкын яңгыр яуды. Ә безне хуш исле чәйләр, тәмле ашлар тулы өстәлләр әзерләтеп, “Лилия” кафесында Нурания Горбунова көтеп тора иде. Табын артында да без Рәмзиябезне искә алдык. Гөлфия Минсәхи кызы Ибәтова “Ана васыяте” дигән шигырь укыды. Әйе, кеше китә, ләкин аның матур эшләре, эзе кала. Рәмзиякәй! Син безнең арадан мәңгелеккә китсәң дә, күңел күгебездә йолдыз булып мәңге балкырсың.

Шушы чараны оештырганнары өчен Светлана Анатольевна һәм Нурания Абделхаковнага барлык фельдшерлар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әйе, изгелекнең эзе тирән, изгелекләр эшләргә ашыгыйк, диеп юкка гына әйтелми бит. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диеп тә әйткән әби-бабаларыбыз.

Нурания АБЗАЛОВА.

Татар Байтуганы авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 2140

3 комментариев

  1. Зульфия Галиханова(Сагидуллина) в пишет:

    Менэ буген чатнама суыклар аша кадерле этиен синен янга килде.Син ожмах кошы,каршы алып сират куперен узганда юлдашчы булуна ошанабыз.Амин

  2. Рэхмэт сезгэ кызлар! Бик изге саваплы очрашу, курешу оештырганыгыз эчен. Гамэл дэфтэрлэрегезгэ дэ изгелеклэрегез язылсын иде. Исэн сау кайгы курмичэ эшлэгез, Сез исэн сау булган да, без дэ авырмыйча яшэрбез Алла телэсэ!

  3. урынын очмахта булсын иркэм