«Кичләрегез үтсен күңелле»

jhb5CWd6ThQШушы көннәрдә Иске Усман авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ял итүчеләр өчен «Кичләрегез үтсен күңелле» дип исемләнгән чара үтте.

Иң элек мин, социаль реабилитацияләү бүлегендә мәдәни чаралар үткәрүче Зөлфия Хисәметдинова, өлкән яшьтәге авылдашларыма китапларның килеп чыгу тарихын сөйләдем. Ә инде чараның икенче өлешендә «Китап синең кулыңда» дип аталган викторина уздырылды, аннан соң өлкәбездә чыгып килүче «Самар татарлары» дип аталган журнал белән якыннан таныштык.

Өлкәбездә яшәүче милләттәшләребезнең күптән көткән хыялы тормышка ашты — алар өчен татар телендә махсус журнал басыла башлады. «Самар татарлары» дип аталган бу басма күпләр өчен, чыннан да, зур бүләк булды. Ул бик матур һәм эчтәлекле итеп нәшер ителә. Мондагы мәкаләләр бик җайлы һәм аңлаешлы итеп языла. «Самар татарлары» журналының төп максаты исә Самар татарлары тормыш-яшәешен тулаем рәвештә чагылдыру, укучыларны Идел буе татарларының тарихы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыру булып тора. Мәгариф, мәгърифәт, мәдәният һәм әхлак темаларына аеруча зур игътибар бирелә.

Безнең төбәктә нәкъ бер гасыр элек, 1908-1913 елларда, Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин тарафыннан «Икътисад» дип аталган журнал чыгарылган. Әлеге басманы Самарда гына түгел, ә чит төбәкләрдә гомер итүче татарлар да яратып укыган, шул рәвешле алар татар дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдар булганнар. Өлкән яшьтәге авылдашларыма әнә шулар хакында сөйләп үттем.

jhb5CWd6ThQ- Самарда «Бердәмлек», «Сәлам» татар газеталарының, «Самар татарлары» журналының чыгып килүе безне сөендерә. Без әлеге басмаларны бик яратып укыйбыз, алар аша өлкәбездә яшәүче милләттәшләребез турындагы яңалыклар белән танышып торабыз. Төбәгебезнең татар журналистларына зур иҗади унышлар телибез,  — диештеләр картларыбыз.

Иске Усман авылының  социаль реабилитацияләү бүлегендә мәдәни чаралар үткәрүче Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1550

Комментирование запрещено