Солдатта булган, диләр

Диндаровлар гаиләсе.

Диндаровлар гаиләсе.

Армиягә барырга вакыты җиткән яшьләр арасында “хәрби хезмәткә яраксыз” дип язылган ялган белешмә сатып алып, армиядән калу очраклары бул­галый. 27 яшенә кадәр армиядән качып йөрүчеләр дә байтак ул. Шулай бе­рәүләр армия хезмәтеннән качып ятканда икенчеләре, чын ир-егетләр, газиз Ватаны алдындагы бурычын үтәүгә җитди карыйлар.

Хәрби яңалыкларга күз салсаң, мондый хәбәргә игъ­тибар итәсең: “2014 елның 1 январеннән сәбәпсез хәр­би хез­мәткә бармый ка­лучылар дәүләт һәм муни­ципаль оеш­маларга эшкә алын­маячак. Андый егет­ләргә: “Хәрби хез­мәттә булмаган”, — дип язылган бе­лешмә биреләчәк”. Тагын әле: “Сәбәпсез армия хезмәтеннән качып йөрүчеләргә каршы административ яисә җинаять эше ачылып, җавапка тарты­лырга мөмкин. Аларга ике ел төрмә яный”, — дип тә әйтелгән.

Быел Камышлы районыннан күп егетләр армиягә китәргә җыена, дигән хәбәрне ишеткәч, авыл җирлеге баш­лыгы Заһид Әбделхак улы Сафин белән очрашып сөй­ләштем.

- Камышлы авылыннан егет­ләребез ел саен армиягә китеп тора. Әлегә кадәр аларның берсе дә йөзебезгә кызыллык китермәде, матур гына хезмәт итеп кайттылар. Әфганстанда, Чечняда бар­ган каты бә­релешләрдә кат­нашучылар да күп булды.

Быел да районыбыздан унөч егет армия хезмәтенә китәргә җыена. Без аларны тантаналы рәвештә, һәр­кайсына кесә телефоны бү­ләк итеп, озатырга уйлый­быз. Егетләребезнең намуслы хезмәт итеп, исән-имин кай­туы безнең өчен зур куаныч, — дип сөйләде ул.

Армиягә китүче Илнур Диндаров һәм аның әти-әнисе белән дә очрашырга насыйп булды.

- Мин мәктәптә укыган вакытта ук хәрби хезмәткә бару турында хыяллана идем. Тырышып спорт белән шөгыльләндем, армия ту­рында кинофильмнар карадым. Анкетама “десантчы булырга телим”, дип яздым.

Минем авырлыклардан сы­гылып төшмәүчән, кыю ир-­егет буласым килә. Хез­мә­темне тутырып кайткач, га­дәттән тыш хәлләр бү­ле­генә эшкә урнашырга хыял­ланам.

Белем мәсьәләсенә кил­гәндә, мин моңа кадәр төзү­челәр техникумының беренче курсында укый идем. Армиядән кайткач аны тәмамларга һәм укуымны университетта дә­вам итәргә җыенам. Хә­зерге заманда югары бе­лемең, армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе булмаса да кыен, — дип үзе белән та­ныштырды Илнур.

Илнурның әтисе Илдар әфәнде озак еллар районның эчке эшләр бүлегендә хез­мәт иткән. Чечнядагы бәре­лешләрдә дә катнашырга туры килгән аңа. Курку белмәс бу ирнең Ватан алдындагы хезмәте югары бәяләнгән. Билгеле, ул улының армиягә китүен хуплый.

Диндаровлар гаиләсе.

Диндаровлар гаиләсе.

- Ватаныбызга хезмәт итү, аның һәм илебез хал­кының тынычлыгын саклау һәр ит-егетнең төп бурычы. Без сакламасак кем саклар соң аны? Шуның өчен без улыбызның армиягә барырга теләвенә һич тә каршы түгел.

- Патша заманында егет­ләр егерме биш ел буе сол­датта хезмәт иткәннәр бит. Ә хәзер — бер ел гына.

Минемчә, ил-көнебез ты­ныч булса, улыңны армиягә озату, аны исән-сау каршы алу — зур бәхет. Аннан алар чын ир булып кайта, тормышка карашлары бөтенләй үзгәрә. Башка әти-әниләргә дә: “Барсыннар улларыбыз ар­миягә”, — дип әйтәбез. Тик­мәгә генә без яшь чакта: “Солдатта булган, диләр”, — дип җырламаганбыздыр”, — дип Илнурның әнисе Рушания ханым да иренең сүзләрен хуплап куйды.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1647

Комментирование запрещено