Хушлашу…

Байтак вакыт чирләп ятканнан соң, 17  ноябрьдә, «Туган тел» татар җәмгыятенең башлангыч чорында  бик актив катнашкан иптәшебез Фәрдүс Ваһитов вафат булды…

Сабантуй, Нәүрүз һәм башка милли бәйрәмнәрне үткәрүдә ул үзе һәм аның хәләл җефете Сания ханым, олы улы Марат бик тырышып ярдәм күрсәткән иделәр. Дөрес, алар әллә ни күзгә күренерлек эшләр башкармадылар. Шулай да туганнары Әхмәт Нәфигин белән бергәләп әллә ничәмә мең билетлар әзерли иделәр, аларны саткан акчага бәйрәм бүләкләре ала торган идек. Төрле җиһазларны, палаткаларны  урнаштыруда,  ашамлыклар-ризыклар әзерләүдә алар төп ярдәмчеләребез булдылар.

Фәрдүс байтак еллар 11нче һәм башка төзү предприятиеләрендә  электрчы булып эшләде. Тырыш, намуслы, милли рухлы кеше булды. Сания ханым белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Икенче уллары Илдус — диңгезләрдә йөзүче корабтагы капитанның өлкән ярдәмчесе. Кызганычка, бу айларда ерак диңгезләрдә хезмәттә булганлыктан, ул әтисе белән хушлашырга да кайта алмады шул…

Мәрхүмнең хәләл җефете Сания ханымның, уллары Илдус белән Маратның, туганнары Әхмәтнең һәм башка якыннарының  кайгыларын уртаклашабыз, үзләренә исәнлек-саулык телибез.

Азат Надиров, Равил Нәсыйров, Марат Гыйбадуллин, Таһир Байбеков, Шамил Баһаутдинов, Шәүкәт Хәйбуллов, Кәшаф Әмиров һәм башкалар.

samtatnews.ru

Просмотров: 1440

Комментирование запрещено