Яшь гаиләне өй туе көтә

гилязовыКамышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Илнар белән Алия Гыйлаҗевлар яңа өй төзи, дигән сүзне ишеткәч, аларның үзләрен күреп сөйләшергә, өйләрен үз күзләрем белән күреп кайтырга булдым.

Йорт хуҗасы эштә булып чыкты. Өйдә Алия күршедә яшәүче әнисе Гөлсирә ханым белән гәпләшеп утыралар иде. Килеп керүгә йорт уртасында балкып торучы өр-яңа өйгә игътибар иттем.

- Аллаһыга шөкер, яңа өебезгә җылыту системасын тоташтырырга гына калды. Яңа елны биредә каршы алырбыз, дип өметләнәбез — дип шатлыклары белән уртаклашырга ашыкты Алия ханым. 

Игезәк уллары Илназ белән Алмазның да сөенечләре эчләренә сыймый иде.

- Яңа өй салу теләге “Яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы” белән танышкач туды. Ул ире яисә хатыны 35 яшьтән өлкән булмаган гаиләләргә бирелә. Бик озак та көтмәдек, безгә һәм тагын берничә гаиләгә сертификат тапшырылды. Шулай безгә бер миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Әгәр мондый проект булмаса, бер ел эчендә без бу өйне төзи алыр идек микән? — дип сөйләде Алия ханым яңа өй белән таныштырып йөри-йөри. – Мин үзем күрше Байтуган авылында туып үстем. Чечняда хезмәт итеп кайткан Илнарга кияүгә чыкканда ук: “Мин авылны яратам. Шәһәргә китәргә һич кенә дә теләгем юк”, — дидем. Ул да моның белән килеште. “Мин дә авылымны яратам бит. Димәк, без туган җирдә сабыйларыбызның да туган җире булачак”, — диде ул, минем уй-фикерләремне җөпләп. Шулай итеп, хуҗалыгыбызда күп итеп терлек асрый башладык, җир кишәрлегебез дә бар.

гилязовыГыйлаҗевларның шатлыгын аңлап була. Чөнки алар бүген максатларына ирешкәннәр. Яңа өйдә яши башлагач, игезәк уллары янына тагын бер-ике бәби алып кайту теләге дә бар икән әле.

Нурзилә ХӘЛИМОВА.
Иске Усман авылы,
Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1644

Комментирование запрещено