Күктә Ай белән Кояшыбыз бар

Гәрәй һәм Хәтирә ИДИЯТОВЛАР (беренче рәттә уңда) укытучылар коллективы белән (60нчы еллар).

Гәрәй һәм Хәтирә ИДИЯТОВЛАР (беренче рәттә уңда) укытучылар коллективы белән (60нчы еллар).

Күктә Ай белән Кояш булган кебек, җирдә әти белән әни бар. Бала өчен дөньяда алардан да газизрәк, якынрак башка бернәрсә дә юктыр. Авырганда — баш очыңда утырган, булган ризыгының иң тәмлесен синең тәлинкәгә салып биргән, өшесәң — күкрәгенә кысып җылыткан, еласаң — елашкан, шатлансаң — сөенгән, янсаң — көйгән кешеләр алар, әти белән әниләребез.

Безнең әтиебезне — Гәрәй Минегали улы Идиятовны, 1930 елда армия хезмәтенә алалар. Камышлы райо­нының Иске Ярмәк авылында туып-үскән егет Үзбәкстанда хезмәт итә. Өч еллык хезмәтен тәмамлаганнан соң, турыга авылга кайтмый ул, Нурсалих абыйсы яшәгән Сурхандарья өлкәсенә сугыла. Анда егеткә бик ошый, һәм ул Иске Ярмәккә кайтып иң чибәр, иң уңган Хәтирә исемле кызга өйләнә дә, кабат Урта Азиягә юл тота.

Безнең булачак әти белән әни, вакытына күрә, укымышлы булырга тырышканнар. Термез шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлаган Гәрәйне кышлакларның берсенә мәктәп директоры, ә Хәтирәне башлангыч мәктәп укытучысы итеп эшкә алалар. Биредә аларның дүрт баласы — малайлары, кызлары Рәйсә һәм игезәкләре Фатыйма белән Зөһрә туа. Кызганычка, Рәисә генә исән кала, башкалары бала авырулары белән чирләп үлеп китәләр.

Сугыш башланган көнне үк иртә белән әтигә повестка китерәләр. Ул янчыгын ала да, өч баласын һәм яраткан хатынын ят җирдә калдырып, сугышка китеп бара. Ә Хәтирә биш ел игезәкләрен күтәреп, Рәисәне ияртеп, күрше кышлакка эшкә йөри.

Әниебез бик абруйлы укытучы булган, күрәсең. Эшен белеп, җиренә җиткереп, намус белән үтәгәне өчен аны Мактау грамоталары һәм исеме язылган кул сәгате белән бүләклиләр.

Ул чор кешеләре никтер сугыш турында сөйләргә яратмыйлар иде. Менә әтиебезнең дә ачылып китеп сугыш турында сөйләп утырганын ишеткәнем булмады. Ул вафат булгач кына Оборона министрлыгы архивына хат язып, әтинең сугыш юлы турында белә алдык. Анда мондый юллар бар: “Товарищ Идия­тов за время боев с 22 февраля 1943 года по 9 марта 1943 года проявил себя как мужественный, не знающий устали санитар. Не щадя своей жизни он спасал тяжелораненых, оказывал им первую помощь и вытаскивал с поля боя. А когда не было раненых, он собирал оружие. Всего за время боев товарищем Идиятовым было вывезено 123 раненых, 105 винтовок, 5 ручных пулеметов, 2 миномета, и 3 ружья. Достоин правительственной награды «Орден Ленина».

Минегали бабабызга әтинең командиры бу турыда хат язып җибәргән: “Кадерле Минегали бабай! Фронттан сугышчан сәлам җибәреп, Идиятов Гәрәй кебек батыр егет тәрбияләп үстергәнегез өчен рәхмәт белдерәбез.

Сезнең улыгыз Идиятов Гәрәй минем подразделениедә санитар булып хезмәт итә. Ул сугыш кырыннан кораллары белән бергә йөздән артык кызылармеецны һәм командирны алып чыгып, аларның тормышларын саклап калды. Улыгызның батырлыгы өчен командованиега аны Ленин ордены белән бүләкләвен сорап хат яздык.

Подразделение командиры Еременко”.

Безнең әти үзе дә сугышта истәлек дәфтәре язып барган. Анда тасвирланган бер хәл исемнән чыкмый: “Безнең батальоннан 12 кеше исән калдык. Кан елга булып ага. Командирыбыз да яралы, сугыш кырында ята. Аны коткарырга дип 3-4 кеше барды, ләкин барысы да һәлак булды. Мин: “Нәрсә булса, шул булыр”, — дидем дә, Хәтирәмнең, Рәйсәмнең фотосурәтләрен, адресымны язып бер кешегә тоттырдым һәм ике чаңгыдан чана ясап, яу кырына ыргылдым.

Дошман ягыннан командирны пленга алырга дип немецлар килә иде. Мин автоматымнан атып, аларны юк иттем. Командир янына шуышып барып җиттем: “Сез исәнме, иптәш командир?” Ул башын күтәреп, исән булуын күрсәтте. Командирны чаңгылар өстенә сузып салдым: “Хәлегездән килгән кадәр ярдәм итегез инде, берүземә кыен булыр”, — дип, каешының бер очын аның кулына бирдем, икенче очын үзем алдым да, чанага җигелеп, үрмәләп киттем. Дошман сызыгыннан шактый ерагайгач, торып йөгерә башладым. Шул вакыт каяндыр немец самолеты килеп чыкты һәм безгә таба ата башлады. Мин капитанның автоматын алдым һәм самолетка ничек атарга кирәк, дип сорадым. Капитан: ”Ике метр алгарак атсаң, эләгәсең”, — дип пышылдады. Мин нәкъ шулай эшләдем һәм дошман самолеты әйләнеп төште.

Бу хәл немецларга ошамаган, булса кирәк. Алар безне куып җитә башладылар. Карасам, җирдә Павел исемле бер сержантыбызның мәете ята. Мин аның автоматын алдым да, дошманга каршы ата башладым. Берсе дә исән калмады. Шулай итеп, миңа командирны яу кырыннан алып чыгарга һәм медсанбатка тапшырырга насыйп булды”.

Бу әтиемнең сугышта күргәннәренең бер кечкенә генә өлеше. Дүрт ел эчендә мондый хәлләр күп булгандыр, дип уйлыйм. Ләкин беркайчан да дошман алдында каушап калмаган ул. Тапкыр һәм батыр санитар юкка гына Кызыл Йолдыз, сугышчан Кызыл Байрак, Бөек Ватан сугышы орденнары, “За боевые заслуги”, “За отвагу” медальләре белән бүләкләнмәгәндер бит.

Әти сугыш тәмамланганнан соң Урта Азиядәге гаиләсен барып алган да, туган авылы Иске Ярмәккә кайтып урнашкан. Тәҗрибәле педагог һәм фронтовикка туган авылында да эш бик тиз табыла. Аны Орел өлкәсеннән эвакуация буенча китерелгән балалар йортына укыту мөдире итеп алалар, ә бераздан директор итеп тә куялар. Хуҗалыклы кеше эшкә алынгач, балалар йортында барысы да җайга салына. Колхоз балалар йортына 15 гектар җир, 8 ат, 6 сыер, 30 сарык бүлеп бирә. Балалар белән тәрбиячеләр бергәләшеп каз-үрдәк, тавык, умарта кортлары үрчетә башлыйлар. Тора-бара хөкүмәт аларга әрҗәле машина кайтара.

Әтиебез ятим балаларны үз балаларын караган кебек карады (Сугыштан соң безнең гаиләдә тагын биш бала туды). Тәрбиячеләр һәм укытучылар коллективы да аңа ышаныч белдереп, бөтен башлангычларында да ярдәм итә иде. Ә алт­мышынчы елларда әти мәктәпкә күчте, озак еллар анда завхоз булып эшләп, пенсиягә чыкты. Ләкин, авыру булса да, “мин – пенсионер” дип, кырын ятмады, колхозга аш пешерүче булып урнашты. Алар әни белән бергәләп комбайнчыларга, тракторчыларга тәмле ашлар пешереп ашаталар иде. Әти иртән торып атын җигә дә, кырга утын яисә печән әзерләргә китә. Әни ул кайтканчы чиләк-чиләк ашлар пешереп куя. Хәзер шуларны искә төшерәм дә, исем китә: ничек шул кадәр эшне эшләп өлгергәннәр икән алар?

Балалары турында әти беркайчан да онытмый иде. Урманнан яисә кырдан кайтканын көтеп кенә торабыз. Ул “куян күмәче” дип ипи кисәге, йә җиләк тәрмәзе, йә шомырт, йә чия җыеп кайтып безне шатландыра иде.

Умарта кортларыбыз да бар иде бит әле. Бервакыт күч аерылган да агачка сырган. Без аны байтак вакыт күрмичә торганбыз һәм ул очып киткән. Без ак җәймә тотып артыннан йөгердек. Күч өч йорт аша яшәүче Хөмәйрә әбинең агачына сырды. Әби ачулана, ә без, балалар, аңардан да, умарта кортларыннан да куркабыз. Әти кырдан кайтканчы күч шул агачта торды. Аны ничек җыеп алгандыр, хәтерләмим инде. Ә менә яңа аерткан бал ашаганыбызны оныта алмыйм. Әти белән әни зур гына коштабакка бал салып, аны өстәл уртасына утыртып куялар иде. Ә без, күрше балалары белән, тезелешеп утырабыз да, әниебезнең күмәчен балга манып-манып ашыйбыз. Эх, шул вакытларны бер мизгелгә генә кайтарып булса иде! Бик бәхетле булды безнең балачак, һәм моның өчен без әти-әнигә рәхмәтле.

Әниебез дә үзенә бөтен гаделлекне, матурлыкны, уңганлыкны җыйган бәндә иде. Аның коймаклары, бәрәңге ягып пешергән кабартмалары, бәлешләре, бөкриләренең хуш исен әле бүген дә хәтерлим, моңлы тавышы колакларымда яңгырый. Күршедә яшәүче Гали Гәрәев ясаган тальян гармунда әтиебез өздереп уйнап җибәргәндә, әниебез кушылып җырлый торган чаклар безнең иң бәхетле минутлар иде бит.

Балалар күп булгач, өйдә дә, йортта да эш күп иде. Ләкин аш-су пешерү, өйләр җыю, савыт-саба, идәннәр, кер юу кебек эшләрне без эшкә дә санамый идек. Җәйге печән әйләндерүләр дә, бакча утаулар да күңелле була иде. Без Римма апам белән ерак бакчаны утарга барганда, төш вакыты җиткәндә ап-ак кием кигән әтинең килүен көтәбез. Ул безгә ашарга алып килә иде. Аның белән бергә утырып, сөйләшә-сөйләшә ашаган, көлешеп утырган мизгелләр үзенә бер бәхет иде. Кулыбыздан килгән хәтле әти-әнигә ярдәм итеп үскәнгә, тормышта да югалып калмадык, барысын да булдырдык, Аллага шөкер.

Әниебез дә авылдагы абруйлы кешеләрнең берсе булып яшәде. Аның янына киңәшкә килүчеләрне хәтерлим. Безнең өйдә самавыр беркайчан да суынмый иде. Кергән бер кешене өстәл янына утыртып, чәй ясап, булдыра алган кадәр тынычландырып, үгет-нәсыйхәтләрен биреп, өметләндереп җибәрә иде әни. Кызганычка, гомере кыска булды аның. Тугыз бала табып, алтысын үстергән “Ана” медале иясе Хәтирә Идиятованың балаларының җанын өшетеп, әтиебезне тол калдырып дөнья белән хушлашканына да инде 37 ел вакыт узып китте.

Син, әнием, йолдызларның яктысы

                                                     идең,

Гөлләрнең хуш ислесе.

Әйбәт әниләр күп лә ул,

Юк шул синең төслесе.

Гәрәй һәм Хәтирә ИДИЯТОВЛАР (беренче рәттә уңда) укытучылар коллективы белән (60нчы еллар).

Гәрәй һәм Хәтирә ИДИЯТОВЛАР (беренче рәттә уңда) укытучылар коллективы белән (60нчы еллар).

docs.mail.ru3

Гәрәй ИДИЯТОВ (уңнан икенче) кырчыларны ашатырга килгән (70нче еллар).

Әтиебез дә дөньяда юк инде, ул 1990 елда дөнья куйды. Хәзер без Тольяттида яшәүче Римма апабыз һәм аның ире Әсгать абыйның дачасында җыелырга яратабыз. Матур һәм төзек, җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бай, чәчәкләргә күмелеп утыручы бу оҗмах почмагында без үзебезне әти-әни янына кайткандай хис итәбез. Рәйсә апабыз һәм аның өч баласы, Ринат абыебыз һәм аның ике улы, мин, Хәдичә, өч балам белән, Ришат энемнең (үзе вафат инде) өч баласы, Резеда сеңелемнең өч баласы, ирләребез һәм киленнәребез, онык һәм оныкчыкларыбыз бергә җыелганда зур өстәл артына да сыймыйбыз. Римма апабызның мәрхәмәтле йөрәге, ачык йөзе, киң күңеле, кирәк чакта бер минут та уйлап тормыйча ярдәмгә ашыгуы, нинди проблеманы да гадел һәм уңай чишә белүе үзебезне һаман да шундый ук зур һәм дус гаилә итеп хис итәргә ярдәм итә. Ә әти белән әниебез, күктәге Ай белән Кояш сыман, безнең юлны яктыртып торалар.

Хәдичә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1374

2 комментариев

  1. Бик зур рэхмэт иркям. Ягоржусь тобой. Бик матур язгансын. Озын гемер сина. Шулай язып тыр.

  2. У Ришата дети даже не знают где Ваши двери открываются !!!! Не было такого ,и не пишите !!!Напишите про свои грехи !!! Как вы их обидели и все отняли !!!Бог Вам судья !!!