
«Постановление кабмина РТ, согласно которому культурно-массовые мероприятия проводятся на русском языке, а также, по усмотрению организаторов, на татарском языке не в полной мере учитывает республиканское законодательство в части обеспечения равноправия государственных языков республики», – отметил министр.
* * *
Татарстан хөкүмәтендә республикада телләр турындагы канунның үтәлеше тикшерелде. «2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы» һәм канунын тормышка ашыру турында вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хисап тотты, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Фәттахов татарчаның рус теле белән бер дәрәҗәдә бигрәк тә кеше күп җыелган мәдәни чаралар вакытында куллану мөһимлегенә басым ясады. Татарстан хөкүмәтенең 2013 елда кабул иткән карарында «мәдәни чаралар нигездә рус телендә, оештыручылар теләгенә карап, татар телендә уздырылырга тиеш», диелгән. Министр бу карарның телләр турындагы канунга каршы булуын белдерде. Уңай мисаллар китереп, Фәттахов татар теленең мәгълүмат чараларында, дәүләт оешмаларында күбрәк кулланылуын, татарча урам игъланнарының артуын билгеләде.
Просмотров: 1426
Энгель Фаттахов говорит очень умные и правдивые слова.Его слова полностью поддерживаем!В Татарском государстве татарский язык должен быть самим уважаемым и работающим везде.