Алар безгә якты маяк төсле

гайша

Денис авылында яшәүче унынчы дистәне ваклаган Гайшә әби Мостафина кызы Галия белән.

29 ноябрь — Әниләр көне

Бу язмамны язарга утыргач, бөтен балачагым күз алдымнан үтеп, әниемне яшь вакытында исән-сау килеш күргәндәй булдым.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә калын боз белән капланган елга өстендә дус-ишләрем белән артык озак уйналды. Инде кич җиткәч, өшеп-туңып өйгә кайтып керүемә, әнием Мәрьям мине баштан орышып алды, аннан кәсәгә бал салып, кайнар чәй эчерде, җылы куллары белән аяк­ларымны ышкыды, “Балам, бик каты өшедеңме?” — дип өзгәләнде. Мин аның шул чактагы борчулы күзләрен гомер буе оныта алмам, ахыры. Үсеп, тормышка чыгып, балаларымны үстергән вакытта аларга да шул хакта сөйли идем. Һәркемгә үз әнисе кадерле, бердәнбередер, мөгаен.

Авылдашым, унынчы дистәсен ваклаган Гайшә Нәфисулла кызы Мостафина да үз балаларына шундый ана булгандыр. Денис авылында яшәп, алты балага тормыш бүләк итеп, аларны тиешенчә тәрбияләп үстергән ана буларак беләбез аны. Олы җанлы Гайшә апабыз балаларның барсына да ярату, наз бирә алган.

Тормыш авырлыгына түзә алмыйча, кечкенә Гайшәнең әтисе Нәфисулла агай авылдан китеп, өлкә үзәгенең Кряж бистәсендә эшли башлый. Күпмедер вакыттан соң, гаиләсен дә үз янына чакырып ала. Хатыны Хәдичә апа өч баласы (өченчесе күкрәк сабые) белән җигүле атка утырып, ерак сәфәргә кузгала. Алар белән бергә тагын берничә гаилә Куйбышевка бара.

Сәфәрчеләргә төрле авыллар аша үтәргә туры килә. Көзге суыклар башланган төндә аларны кунарга кертергә теләүче табылмый. Алай да, бер малай юлчыларны үз өйләренә ияртеп алып кайта. Аны әнисе ачуланып, тиргәп алса да, кечкенә сабыйны кызганып, өйдән куып чыгармый, кунарга рөхсәт бирә.

Бу яхшы кешеләрне дә тормыш авырлыгы читләп үт­мәгән икән: өйдә мичкә ягарга утын гына да булмый. Юлчылар бала бишеген ватып, казан астына ягалар һәм үз ризыкларын пешереп ашарга мәҗбүр булалар. Юл авырлыгын кичерә алмаган сабый бала барып җитүгә җан бирә…

Начармы, яхшымы, тормыш туктап тормый, алга бара. Бервакыт авылдан: “Кайтыгыз, биредә тормыш бераз рәтләнде”, — дигән хәбәр килеп ирешә. Нәфисулла абый озак уйлап тормый, гаиләсен ала да, кабат авылга кайта. Бу чакта Гайшә яшүсмер кыз була инде. Ул мәктәптә нибары ел ярым гына укырга өлгерә. Ә авылга кайткач укуын ташлап, колхозда эшләргә туры килә. Сугыш башлангач, аны да авыл яшьләре белән бергә шәһәргә ФЗӨга озаталар. Анда күргәннәрен сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел.

Сугыштан соң Гайшә фронттан кайткан Минәхмәт исемле егеткә кияүгә чыга һәм алар бергәләп алты бала үстерәләр. Бүгенге көндә, вакытсыз вафат булган уллары Рәистән башкалары, Аллаһыга шөкер, барсы да исән-саулар. Гайшә апа белән Минәхмәт абый гомер буе колхозда эшләп, пенсиягә чыгалар. Минәхмәт абый якты дөньяда юк инде. Ә йөзгә җитеп баручы Гайшә әби кызы Галия апа белән кадер-хөрмәттә яши.

- Әниебез ислам дине кануннарына буйсынып яшәде. Ул мәктәптә нибары ел ярым гына укып калса да, безнең белән бергә укырга һәм язарга өйрәнде. Әнисе Хәдичә әбидән алган дин белеме дә тормышында ярап куйды. Әнкәй озак еллар остабикә булып, мәҗлесләрдә Коръән укып йөрде. Миннән кала тагын дүрт баласы, унбер оныгы, унбер оныкчыгы бар аның. Барыбыз бергә җыелган чакларда әнкәйнең шатлык-сөенече чиксез була, — дип сөйли ул.

Әйе, балаларына ихласлык сеңдергән, дөрес тәрбия биргән аналар, якты маяк кебек, безгә юл күрсәтеп торалар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1592

Комментирование запрещено