Фәридә чувашча да, татарча да бик матур җырлый (ВИДЕО)

maxresdefault5 декабрьдә Самарга Казанда туып-үскән, хәзер озак еллар Чувашстанда яшәүче татар кызы, автор-башкаручы, моң иясе Фәридә Фәйзуллина килә.

Ул бу кичне (18 сәгать 30 минутта) Киров проспектында урнашкан “Победа” Мәдәният йортында (Киров проспекты, 72 «А» йорт) беренче тапкыр үзенең концертын күрсәтәчәк.

Фәридә татарча да, чувашча да бик матур җырлый. Аның моңлы тавышына, үзе иҗат иткән җырларына бер күрүдә гашыйк буласың.

Бүген без сезгә Фәридәнең татар һәм чуваш телләрендә “Яратасым килә” (Эльмира Шәрифуллина сүзләре) һәм «Ман килес» җырларын тәкъдим итәбез.

Әгәр ошый икән, 5 декабрьдә 18 сәгать 30 минутта чуваш кардәшләребез Самарның “Победа” Мәдәният йортында оештырган милләттәшебез Фәридәнең җырлавын тыңларга килегез.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (846) 995 42 44


Просмотров: 1941

Комментирование запрещено