29 ноябрь — Әниләр көне
Бу язмамны язарга утыргач, бөтен балачагым күз алдымнан үтеп, әниемне яшь вакытында исән-сау килеш күргәндәй булдым.
Кышкы салкын көннәрнең берсендә калын боз белән капланган елга өстендә дус-ишләрем белән артык озак уйналды. Инде кич җиткәч, өшеп-туңып өйгә кайтып керүемә, әнием Мәрьям мине баштан орышып алды, аннан кәсәгә бал салып, кайнар чәй эчерде, җылы куллары белән аякларымны ышкыды, “Балам, бик каты өшедеңме?” — дип өзгәләнде. Мин аның шул чактагы борчулы күзләрен гомер буе оныта алмам, ахыры. Үсеп, тормышка чыгып, балаларымны үстергән вакытта аларга да шул хакта сөйли идем. Һәркемгә үз әнисе кадерле, бердәнбередер, мөгаен. Читать полностью