“Ак каен”га изге теләкләребез бар…

IMG_6288

Иске Ярмәк авылының халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Ак каен» коллективына бүләкләр — чәчәкләр — әзерләгәндә.

Нинди бәхет! Мин яшимен «ак каеннар” илендә.
Алар бары якты хисләр уяталар күңелдә.
Фәния Кәримова.

Чынлап та “Ак каен” егет-кызлары белән очрашу күңелләргә нур өсти, рәхәтлек бирә. “Нинди соң ул, ак каеннар иле?”- дип сорасалар, җавап бирер идек: “Җырлы-моңлы, эш сөючән, уңган-булганнар иле” — дип. “Ак каен»ыбызның хезмәт дәрте белән гөрләп, яшәү дәрте белән җырлап узган 45-еллык хезмәт юлы -  сокландыргыч. Киләчәктә дә сезнең юлларыгыз якты, эшләрегез уң булсын иде!

Шатлыкта да, кайгыда да,
Сезнең төркем гел бергә.
Язмыш сынавына бирешмичә,
Халкыбыз җәүһәрләрен
Җиткерәсез яңа буынга.

Сезнең талант киңлекләре
Илтә әллә кайларга,
Гран-при, бүләкләр белән
Кайтара туган якка.

Озак еллар бай тарихлы
Авылыбыз данын,
Халык гамен, Ярмәк вагын,
Танытасыз татар иленә.

Газета битләре, интернет челтәрләре
Шау-гөр килә сезнең уңышка.
ТНВ каналыннан «Ярмәк вагы”
Чыгышы үзе генә ни тора.

Әле сезнең җиләк кебек чаклар,
Иҗатта да кайнап яшисе,
Үр артыннан үрләр яулыйсы.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Биисе дә әле сезгә, җырлыйсы.

Иске Ярмәк авылының халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Ак каен" коллективына бүләк әзерләгәндә

Иске Ярмәк авылының халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Ак каен» коллективына бүләкләр — чәчәкләр — әзерләгәндә.

IMG_6409

«Ак каен» ансамбле халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге коллективы тапшырган чәчәкләр белән.

Изге теләкләр белән Иске Ярмәк авылының халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге коллективы.

 samtatnews.ru

Просмотров: 1481

Комментирование запрещено