Иске Ярмәктә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр

IMG_64403 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп узыла. Шул нисбәттән, без бу көнне Иске Ярмәк авылының социаль реабилитацияләү бүлегенә язмыш ягыннан кыерсытылган, физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызны тәрбияләүчеләрнең туганнарын чакырдык. Очрашу “Бер-беребезгә ярдәм итеп яшик” тематик исеме астында узды.

Безнең авылда яшәүче 10лап  гаилә тумыштан инвалид булып туган бала (бер дә үзләрен карый алмый торган гарипләр) тәрбияли. Шулай диеп әйтүе генә ансат инде аның… Гарип бала караган ата-ананың күпме күз яше түгелгәнен, йокысыз төннәрен, кояшсыз көннәрен кем санаган?  Мондый ата-аналар үзләре дә  ярдәмгә мохтаҗ бит. Аларның рухи көчләренә сокланырлык… Мөмкинлекләре чиклеләрнең дөньяга карашы, барлык уңай күренешләрдән юаныч табып, кайчакта сәламәт кешеләр дә булдыра алмаганны эшләүләре, алар арасында иҗат, сәнгать әһелләренең байтак булуы да гаҗәпләндерә безне.

Иске Ярмәк авылының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Рәхимҗан Әбүзярович Әбдуллин килгән кунакларга исәнлек-саулык теләп, мөмкин кадәр булганча ярдәм итәргә тырышуын белгертте. Шулай ук аларга бүлек мөдире Сания Гомәровна, социаль хезмәт белгече Рәмзия Әбдерәхимова да үз теләкләрен җиткерделәр.

“Җырларга кушкач — мин җырлыймын,
Берне генә түгел, икене.
Җырламас идем, ай, икене,
Сез, дусларым, бигрәк сөйкемле”, — дип Фәния апай Гәйфуллина очрашулар ямьләнеп китсен өчен җыр сузып җибәрде.

Фәния апабызга күп еллар кайнанасын тәрбияләргә туры килде. Ярты ел элек кенә ул озак еллар урын өстендә яткан ирен дә соңгы юлга озатты, ә бүгенгесе көндә аның тәрбиясендә әнисе яши. Фәния ханымның тормыш юлы күпләребезгә үрнәк, бернигә дә карамастан, ул һәрвакыт актив, күргәзмәләрдә аның кул эшләре алдынгы урыннарга лаеклы булып торалар.

Фәзилә апай Әбдерәүфова, Сәрия апай Гәнниева башкаруындагы җырлар да олыларыбыз күңеленә хуш килде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, инвалидлар  декадасы көннәрендә авыл администрациясе беренче төркем  инвалидларына күчтәнәч буларак  37 төргәк чәй дә әзерләде. 20  ел дәвамында социаль реабилитация бүлегендә  инвалидлар өчен ункөнлек  сәламәтләндерү, аралашу  курслары  уздырыла. Быел 52 инвалид бу курслар белән файдаландылар. 70 инвалидка өйләрендә ярдәм күрсәтелә, аларның 2се — беренче төркем, 54-е   — 2 төркем, 14-е  — өченче төркем  инвалидлары.

Һәрвакыт шундый көләч йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз, хөрмәтле абый-апалар. Сез моңа икеләтә лаек!

IMG_6436IMG_6438 IMG_6440Иске Ярмәк авылының  социаль реабилитацияләү бүлегендә мәдәни чаралар үткәрүче Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1392

Комментирование запрещено