Сынар өчен яраткандыр Ходай җиргә килгән һәрбер баласын

image253 декабрьдә Камышлы авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үтте. Кичәне бүлекнең мәдәни чаралар үткәрүчесе Рәмзия Мәрдән кызы Әсәдуллина әзерләде һәм алып барды.

- Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм дип атап булмаса да, тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәрнең язмышларыннан читтә кала алмыйбыз. Шуңа да бу залга бөтен күңел жылысын биреп, язмышларга зарланмыйча, сабыр гына чирле балаларын карап үстерүче әниләрне жыйдык, — дип башлады сүзен чараны алып баручы.

Чыннан да, «Ачның хәлен тук белми» дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик шушы аналар гына газиз балаларының күңел сыкравын да, теләкләрен дә сизеп-үтәп яшиләр. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузып, хәлләрен аңлап, күңел авазларын ишетеп, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булып торалар.

Кунаклар каршында шулай ук Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания Сәгыйть кызы Диндарова чыгыш ясады.  Галимә апа Әхмәтшина үзләренә моңлы җырларын бүләк итте.  Бүлек хезмәткәре Җәмилә Минегалимова өчтәлекле шигырь укыды һәм «Ярмәк вагы» биюен тәкъдим итте. Библиотека хезмәткәрләре Зөлфия Яруллина җыр башкарды, Гөлфия Хәкимова шигырьләр сөйләде. Икенче төркем инвалиды Миңсылу Сәфиуллина да Гакыйль Сәгыйревнең иҗат җимешләрен укып үтте.

- Сынар өчен яраткандыр Ходай
Җиргә килгән һәрбер баласын.
Каш белән күз якынлыгы иткән
Яшәү белән үлем арасын.
Ялгышлар да булган, кем генә соң,
Хаталардан хали булалган.
Адәм белән Һаваны да Ходай
Җәннәт бакчасында сынаган.
Бу дөньяның барлык моң-зарларын,
Җыя-җыя йөрәк түренә,
Сындырмыйча сабыр канатымны
Менеп киләм гомер үремә.
Ирегеңне әгәр чикләсәләр,
Бәйләсәләр аяк-кулыңны,
Йөрәк белән хисләр көрәшүе
Бикләп куя барыр юлыңны.
Кызган табага да утырганны,
Кайчакларда сизми каласың.
Кырыс тормыш сыный чыдамлыкка
Очар өчен туган баласын, — шундый үзәк өзгеч шигъри юллар яңгырады бу көнне бүлектә.

Ахырдан Минҗәүһәр Әхмәтова, Мәсхүдә Төхбәтова һәм Әнисә Инсапова да бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Камышлы районының инвалидлар оешмасы рәисе Ядкәр ага Минатдинов исеменнән  кунакларга кечкенә генә күчтәнәчләр дә тапшырылды.

Концерт программасы тәмамлангач, хуҗалар кунакларны чәй табыны янына чакырдылар.

 

image

Чараның кунакларына бүләкләр — камырдан чәчәкләр — әзерләгәндә.

image4

Халидә Фәттахова чарага торт пешереп килде.

image2 image5image6 image9 image10 image11 image12 image14

SAM_5576 SAM_5578 SAM_5594SAM_5575 image15 image16 image18 image19 image20 image21 image22 image23 image24image25image13Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА,
Камышлының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе.

Җәмилә МИНЕГАЛИЕВА һәм Рушания ДИНДАРОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1319

Комментирование запрещено