Саимә МОРЗАХАНОВА: «Ахирәт бизмәне гадел булсын иде»

1_4b5937e1Авыл халкы элеккеге колхоз җирләрен хосусыйлаштыруны аңлап бетерми. Аның бөтен булган байлыгы, шатлыгы, ныклы терәге – туган-үскән җире, үзенә бүлеп бирелгән җир кишәрлегендәге йорты һәм барлы-юклы бакчасы.

Хәзер инде менә бөтен көчебезне җигеп, юктан бар иткән йортларыбыз урнашкан җирне сатып алырга мәҗбүр итәләр. Аннары әле шул кишәрлек өчен ел саен салым түләп торырга туры киләчәк. Ә вакыты җитеп, хуҗа үзе җиргә кереп ятканнан соң, салым түләү бурычы балаларына күчәчәк.

Базар мөнәсәбәтләре тормышыбызны җиңеләйтер, дип көткән идек. Ә ул киресенчә, катлауланды гына. Фәкыйрьлек һәм хокуксызлык хасил булды, җәмгыятебез йә бер аягына, йә икенчесенә аксый-аксый, тәмам тот­рыксызга әверелде: берәүләр халык акчасын урлап байый тора, икенчеләре, эшсезлектән интегеп, бөлгенлеккә төшә бара.

Барлы-юклы пенсияләребезне учлап базарга чыккан саен пошаманга калабыз. Кием алып кисәң дә шатлыгы юк – ике юасың да, төсе уңа, формасы югала. Ике –өч айдан соң кабат базарга чыгарга туры килә. Әле бит утка, суга, газга да ай саен түләп торырга кирәк, даруга да акча күп китә. Ашауны сөйләмибез инде, үзебез үстергән суган белән бәрәңге булганда ачка үлмәбез. Ә менә йорт-кураларны вакытында төзекләндереп, буяп-сылап торырга акча күп кирәк.

Ә кайвакыт моны эшлисе дә килми. Авылларыбызның әкренләп таралуы билгеләрен күргәндә җаным көя. Әнә, берәм-сәрәм булса да, сөрелмәгән һәм чәчелмәгән бакчалар күренә башлады инде. Ә элек Гали авылы халкы җирнең һәр метрында ни дә булса чәчә иде, парникларда яшелчә үстерә башлаучылар да без идек. Ә хәзер конкурентлар күбәеп китте, элеккечә килеп кыяр-помидорларыбызны җыеп йөрүчеләр дә сирәк күренә. Шуңа күрә яшьләр авылда калмый, ә олы яшьтәгеләр, үстергән яшелчәләрен күтәреп, базарга йөри алмыйлар…

Әлһәмдүлиллаһи! Революция чорында изелгән-кимсетелгән әби-баба­ларыбыз, Бөек Ватан сугышы чорында интеккән әти-әниләребезнең тормышлары белән чагыштырганда, без җәннәттә яшибез инде. Ә телевизор һаман чама белмичә урлаучы губернаторларны һәм сенаторларны, аларның таш һәм мәрмәрдән төзелгән сарайларын, Швейцариядән кайтарылган сәгатьләрен һәм алтын йөгертелгән унитазларын күрсәтә. Мөхәммәт пәй­гамбәребез: “Әгәр дә кешенең алтын сибелгән бер үзәне булса, ул аның икәү булуын тели, икәү булса – өченчесен эзли. Ахыр чиктә аны бер уч туфрак тынычландыра”, — дип әйткән. Бу – комсызлык билгесе. Хаким булырга килгән кеше үз максатына ирешү өчен бер нәрсәдән дә чирканмый, кешедән оялмый, Аллаһыдан курыкмый. Ә безнең кебек гади халык, гөлләр кояшка борылган кебек, башларын да, курку катыш ышану тулы күңелләрен дә иман ягына боралар, ахирәттә аларны оҗмах көткәненә ышанып яшиләр, намаз укыган саен Ходайдан ярлыкау сорыйлар, Аллаһы биргәненә шөкеранә кылып, язмыш сынауларына түзеп, сабырлыкта яшәргә тырышалар.

Кеше ничек кенә яшәсә дә – байлык-гөнаһтамы, сабыр-түземлектәме, юклык ачуындамы, көнләшү утындамы – алда барысын да кабер авызы көтә. Туганнары җеназа намазларын укып, мәрхүмнең өстен җир-ана туфрагы белән каплап киткәч, ул кешенең рухын кайда урнаштырасын Ходай Тәгалә үзе генә белә. Тормыш бизмәненә салынган гамәлләребез яхшылык ягына авышып, урыннарыбызны җәннәтән кылса иде…

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1138

Комментирование запрещено