Гакыйль Сәгыйровны онытмыйбыз! (ВИДЕО)

Г.Сагиров2

Яңа китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән мөхтәрәм кунаклар.

Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә каhарман якташыбыз — язучы, шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш hәм иҗат юлына багышланган — «Гакыйль Сәгыйров. Yзе турында hәм барысы да аның турында» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Өлкә татар автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе hәм мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган әлеге кичәдә җирле шагыйрьләр, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләре, милли хәрәкәт активистлары катнашты.

Очрашуны өлкe автономиясе рәисе Рәмис Сафин башлап җибәрде. Ул татар халкына бай әдәби hәм рухи мирас калдырган Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлына соклану белдереп, уникаль китапны бастырып чыгару максатында бик күп тырышлык куйган өчен Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире Рәфгать Әhлиуллинга рәхмәт сүзләрен юллады. Ә өлкәнең татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин яңа гына табадан төшкән китапка югары бәя биреп, үзенең шигырен яңгыратты.

- Миңа Гакыйль Сәгыйров белән озак вакыт аралашып яшәргә насыйп булды. Ул hәрчак кешеләр турында кайгырта иде, беркайчан да авыр язмышына зарланмады, — диде Мәләкәс шагыйре. Димитровградның 22нче санлы мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева да кyңел хатирәләре белән уртаклашты.

- Шәhәр мәгариф идарә­сендә эшләгән вакытта ига­нәчеләр эзләп табып, Гакыйль абыйның 60 еллык юбилеен зурлап уздыру мизгелләре бүгенгедәй күз алдымда. Ул мәктәбебезнең мөхтәрәм, көтеп алынган кунагы иде, — диде Мөнирә ханым Джумаева.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Иделбикә дә озак еллар дәвамында Гакыйль Сәгыйров белән тыгыз элемтәдә торуы турында бәян итте.

- Минем дүрт китабымда Гакыйльгә багышланган иҗат җимешлeрем урын алды, — диде ул.

«Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов исә үзенең коллегасы hәм остазы Рәфгать Әhлиуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. “Әгәр Рәфгать абый, зур тәвәккәллек күрсәтеп эшкә алынмаса, бу китап басылып чыкмаган да булыр иде, мөгаен”,- диде Исхак Хәлимов. Ул аның Самара өлкәсе Кошки районы Иске Җүрәй авылында Гакыйль Сәгыйров музеен булдыру идеясе белән йөрүе хакында да хәбәр итте hәм өлкә автономиясе җитәкчеләрен бу изге эшкә hәрьяклап булышлык кyрсәтергә өндәде.

Мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе хаҗия Асия Мөлекованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.

- Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча реферат язган идем. Аннары миңа шагыйрьнең үзе hәм газиз әнисе Хәбибҗамал апа белән күрешергә, бергәләп самавырдан тәмләп чәй эчеп утырырга насыйп булды, — диде ул.

Асия ханым бөтен гомерен улын карауга багышлаган батыр йөрәкле Хәбибҗамал апаны да онытмаска чакырды, Мәләкәс каласында аңа hәйкәл куярга тәкъдим итте. Гакыйль Сәгыйровның бертуган энесе Наил дә бай эчтәлекле китапка карата соклану хисләре белдерде.

- Без Рәфгать ага Әh­лиуллинга бөтен гаиләбез белән булышырга тырыштык. Аңа Гакыйль абыйның бик күп кулъязмаларын, фото­рәсемнәрен илтеп тапшырдык. Өебездә әле абыйның карандашны теш арасына кыстырып ясаган йөздән артык рәсеме дә ядкарь рәвешендә саклана. «Гакыйль Сәгыйров. Yзе турында hәм барысы да аның турында» дип аталган китапны киләчәктә рус hәм инглиз телләрендә дә нәшер итәргә кирәк, дип әйтәләр. Әгәр бу фикер тормышка ашса, без чиксез шат булыр идек»,- диде Наил Сәгыйров.

Мәләкәс районы Мөси авы­лының «Җидегән чишмә» ха­тын-кызлар оешмасы җитәк­чесе Гөлнәфис Сәхәбет­динова Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән берничә җырны яңгыратып, шулай ук үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

- Гакыйль абый минем җан дустым, терәгем hәм таянычым иде. Ул олы, саф кyңелле, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кеше буларак хәтеремдә саклана. Аның белән бергә татар авылларында бик кyп очрашулар үткәрдек. Безнең Мөси мәктәбенә дә еш килә иде ул. Шуңа күрә бу каhарман шәхес турында китап дөнья күрүенә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә шатландык, — диде Гөлнәфис Сәхәбетдинова.

Ульяновск мәгариф идарә­сенең баш белгече Әлфия Абутдинова исә мәгариф уч­реждениеләрендә Гакыйль Сә­гыйров иҗаты буенча ачык дә­ресләр үткәрелүе, төрле мил­ләт балаларын шушы ле­гендар, каhарман шәхес үр­нәгендә тәр­бияләргә тырышулары турында сөйләде.

Милли мәгариф hәм матбугат хезмәткәрләре, җирле шагыйрәләр — Гөлфәрия Латыйпова, Рузия Хәлимова, Наҗия Шагаева, Розалия Матросова, Гөлчәчәк Сингатуллова, Гөлсинә Хәнәфи, Роза Гайнуллина Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Ә Yзәк Җәмигъ мәчете вәкиле Варис хаҗи Равилов 2009 елда бакыйлыкка күчкән Гакыйль Сәгыйровның hәм барча әрвахларның рухларын шатландырып Коръән аяте укыды hәм дога кылдырды.

Очрашу ахырында Ульяновск өлкәсенең Мактаулы кешесе Рифгать Әхмәдуллов өлкe татар автономиясенең Гакыйль Сәгыйров исемендәге әдәби премиясен булдыру турында хәбәр итте. “Әлеге премия җирле каләм осталарына ел саен тапшырылачак”, — диде ул. Ә автономия рәисе Рәмис Сафин очрашуда катнашкан барлык язучыларга hәм мәдәният хезмәткәрләренә Гакыйль Сәгыйровка багышланган китапны бүләк итеп бирде.

Яңа китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән мөхтәрәм кунаклар.

Яңа китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән мөхтәрәм кунаклар.

Яңа гына нәшер ителгән җыентыкны презен­тацияләү кичәсен Россия Феде­ра­циясенең атказанган мәдә­ният хезмәткәре Рәйсә Шәкү­рова гаҗәеп дәрәҗәдә матур алып барды. Ул кичәне Гакыйль Сәгыйровның иҗат җимешләре белән бик тә оста итеп бизәде. Ә аның тормыш иптәше – шулай ук Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, автор-башкаручы Гакыйль Шә­күров Гакыйль Сәгыйров сүз­ләренә язган дистәдән артык җырын сокланырлык итеп яңгыратты. Аларның икесенә дә олы рәхмәтебезне юллыйбыз hәм Гакыйль Сәгыйровның иҗатын халыкка җиткерүдә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Рузия ХӘЛИМОВА.

«Бердәмлек».

ВИДЕОЯЗМА: tnv.ru (05.06 минутта, икенче сюжет).

Просмотров: 1559

Комментирование запрещено