Болгар шәһәрчеге круиз теплоходларын кабул итә алачак / Болгар сможет принимать круизные теплоходы

0ed420f7b9805254bd84d94ad9d1ab112016 елда Татарстандагы елгаларда яңа навигация чоры башлангач Болгар шәһәрчегенең Елга портына круиз теплоходлары да туктый алачак. Бу — музей-тыюлык янында Идел елгасы төбен тирәнәйтү эшләрен башкару исәбенә мөмкин булды.

ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән Болгар шәһәрчегенә кадәр су юлы буйлап зур туристик кораблар килә алуы Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә туристик агымны көчәйтергә ярдәм итәчәк.

Татарстанда эчке туризмны үстерү өчен Чистай һәм Тәтеш шәһәрләре юнәлешләрен дә актив файдалану бурыч булып тора. Статистикага караганда, 2015 елда бу шәһәрләргә килгән туристларның саны бермә-бер арткан. Әйтик, “Татфлот” компаниясе мәгълүматлары буенча, 2014 елның тугыз ае эчендә Болгар шәһәрчеге 139 теплоход һәм 32 891 пассажирны, Зөя утрау-шәһәрчеге 184 теплоход һәм 24 410 пассажирны, Алабуга 144 теплоход һәм 28 071 пассажирны, ә Казан 571 теплоход һәм 100 992 пассажирны кабул иткән булган.

intertat.ru

* * *

Прежде это было возможно только для скоростных «Метеоров» и «Комет».

Как сообщает Госкомитет по туризму РТ, с началом навигации в будущем году в результате дноуглубительных работ на Куйбышевском водохранилище в древнем городе Болгар смогут причаливать круизные теплоходы.

За 9 месяцев 2015 года древний город Болгар принял 139 теплоходов и 32 891 пассажира, остров-град Свияжск 184 теплохода и 24 410 пассажиров.

sntat.ru

Просмотров: 1254

Комментирование запрещено