Ни дисәң дә, тормышта хатын-кызның роле аеруча зур. Ул инде күптән гаилә учагын саклаучы гүзәл зат кына түгел, җәмгыять тормышында актив катнашучы, төрле тармакларда хезмәт итүче, югары казанышларга ирешүче шәхес.
Күптән түгел Самараның “Заря” Мәдәният сараенда нәкъ шундый ханымнарны зурладылар. Биредә шәһәребезнең Совет районында уздырылган “Ел хатын-кызы — 2015” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалып, районның иң уңышлы гүзәл затларын бүләкләделәр. Төрле номинацияләрдә бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар иде.
Мәдәният белгечләрен бүләкләгәндә беренчеләрдән булып “Заря“ Мәдәният сарае директоры Галия Соболеваның исеме яңгырады. Тамашачылар да, башка лауреатлар да моңа бер дә гаҗәпләнмәде, бугай. Чөнки учреждениедәге уңай үзгәрешләр бинаның тышыннан ук күренеп тора. Җитәкче юллап алган акча Мәдәният сараена капиталь ремонт ясарга гына түгел, биредә шөгыльләнүче иҗат төркемнәренә костюмнар тектерергә дә, аппаратураны тулысынча яңартырга да җиткән. Оешмасы өчен җаны-тәне белән көеп йөргән Галия Минәхмәт кызы, һичшиксез, мактауга лаек.
Бу көнне сәхнәгә күтәрелгән икенче милләттәшебез Мәрбия Сафина дәүләт эшендә хезмәт итмәсә дә, бик актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Күпләр аны дин белгече, мөгәллимә буларак белә, ул өлкә “Туган тел” татар оешмасы каршында эшләп килгән мөселман хатын-кызлары клубы белән дә җитәкчелек итә. Анда йөргән кырыкка якын ханым дин кагыйдәләрен өйрәнәләр, вәгазьләр тыңлыйлар. Җитәкчеләре алар өчен төрле кызыклы экскурсияләр оештыра, мәҗлесләргә дә бергәләшеп йөриләр. Хатын-кызлар клубында яшь буынны милли рухта тәрбияләү, аларны чын кеше итеп үстерү юнәлешендә дә зур эш алып барыла.
Мәрбия Әхмәт кызы шәфкатьлелеге, мәрхәмәтлелеге белән дә күпләргә үрнәк булырлык. Ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бик теләп булыша, Самараның инвалидлар оешмаларына да кулыннан килгән кадәр хәйрия ярдәме күрсәтеп тора. Самараның Совет районы депутаты Андрей Коршунов милләттәшебезнең бу изге эшләре өчен рәхмәт белдереп, аңа “Иҗтимагый эшчәнлек” номинациясендә бүләк тапшырды.
Самараның Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда инвалидлар көненә багышлап үткәрелгән кичәдә дә Мәрбия Сафинаны олыладылар. Ул “Бөтенроссия инвалидлар оешмасы”ның Самара бүлегенә даими ярдәм күрсәтүе өчен шәһәр округы Думасының Мактау грамотасына лаек булды.
Алия АРСЛАНОВА.
КОНТЕКСТ:
Женщины года Советского района / 2015 елның данлыклы хатын-кызлары
Просмотров: 1810