В татарстанском селе Яна Кырлай состоялось открытие резиденции Кыш Бабая / Чын татар Кыш бабае читек кия (ФОТО)

84374Близ деревни Яна Кырлай Арского района РТ накануне прошел конкурс-фестиваль снежно-ледовых скульптур «Ледяная сказка Кыш Бабая». В фестивале приняли участие 6 делегаций мастеров снежной скульптуры из РТ.

Фестиваль снежно-ледовых скульптур открыл работу резиденции Кыш Бабая и Кар Кызы в деревне Яна Кырлай, которая работает в Татарстане с 2009 года. Как сообщила директор «Резиденции Кыш Бабая и Кар Кызы», руководитель татарстанской туркомпании ООО «Трэвэл-Эндвок» Юлия Таланова, за зимний период резиденцию Кыш Бабая посещают около 5 — 6 тыс. туристов из разных регионов как РТ, так и РФ. Год назад резиденцию посетили около 9 тыс. человек. По статистике, порядка 30 — 40% посетителей приезжают в резиденцию из Свердловской области и Екатеринбурга, 10 — 15% гостей — из Башкортостана.

О популярности образа татарского Деда Мороза говорит то, что летом 2015 года разгорелся скандал вокруг бренда «Кыш Бабай». Компания «Трэвэл-Эндвок», раскрутившая резиденцию татарского Деда Мороза в Арске и зарегистрировавшая на себя права на товарные знаки, возмутилась планами Башкортостана и Свердловской области создать у себя аналогичные резиденции. Таланова оценила стоимость бренда Кыш Бабая в 7,5 млн. рублей.

business-gazeta.ru

* * *

Арча районының Яңа Кырлай авылында «Кыш бабайның бозлы әкияте» карлы-бозлы сыннар бәйге-фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Татар Кыш бабае белән Кар кызының әкияти биләмәләрендә быел кунакларны тагын да күңелле вакыйгалар көтә.

Инде сигез ел Татарстанның Арча районындагы Яңа Кырлай авылында декабрь-гыйнвар айларында, төгәлрәк 5 февральгә кадәр, татар Кыш бабае белән Кар кызы кунаклар кабул итә. Татар халык әкиятләрендәге һәм Тукай әсәрләрендәге танылган геройлар катнашында Кыш бабай балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлый. Татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей-комплексы территориясендә һәм бинасында үткәрелүче әкияти эчтәлекле уен-ярышлардан торган бу программаны сезон саен биш меңгә якын турист карап китә.

Быел да Кыш бабай белән Кар кызының утары рәсми рәвештә 5 декабрьдә ачылды. Шул чакта Кырлайда «Кыш бабайның бозлы әкияте» бәйгесе игълан ителде. Әмма ул вакытка һаман да җиргә кар ятмавы, елга-күлләрдә боз катмавы аркасында аны тормышка ашыру кичектерелеп торды. Ниһаять, мул итеп кар яугач Арча һәм республиканың башка районнарыннан иҗади төркемнәр җылы бияләйләр киеп эшкә кереште. Шулай да күлдәге бозның калынлыгы тиешле дәрәҗәгә җитмәгәнгә боз сыннары карны катырып ясалды: әлеге технологияне бүген осталар еш файдалана.

Кыш бабайның — әкияти, балаларның хыял дөньясын чагылдырган сыннар ике — «Карлы сын» һәм «Бозлы сын» номинацияләрендә бәяләнде. Бәйгене оештыручылар — Кыш бабай һәм Кар кызы утары проектын гамәлгә куючы Казанның «Трэвэл-Эндвок» туроператоры белән Арча муниципаль районы хакимияте 100 мең сумлык приз фондын җиңүчеләр арасында бүлде. «Карлы сын» номинациясендә — Арча районының Яңа Кенәр авылындагы мәктәп-интернат укучылары, «Бозлы сын» номинациясендә шулай ук Арча районының Балалар сәнгать мәктәбе яшүсмерләре беренче урыннарны яулады. Яңа ел бәйрәмен сөенеп көтеп алган интернат балалары бүләкләү тантанасына үзләре ясаган кул эшләре күргәзмә-ярминкәсен дә тәкъдим итте. Бүләкләнүчеләр арасында Апас районыннан да яшьләр төркеме бар иде.

Быел карлы-бозлы сыннар бәйге-фестиваленең беренчесе булды, Арча районы аны киләсе елларда да уздырырга, географиясен һәм эчтәлеген тагын да баетырга җыена.

«Кыш бабайны бирмибез!»

Туристик маршрут сценариясе буенча, Кырлайдагы кара урман чатырманлыкларында сагалаган киртә-сынауларны татар әкиятләре геройлары булышлыгы белән уңышлы узып, Кыш бабай өенә килеп җиткән балаларга быел курчак театры да күрсәтәләр. «Ел саен балаларны күңелле программа белән сөендерәбез. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә Кыш бабайда кунак булырга ашкына. Мин әкияткә, мәрхәмәтлелек көченә ышанган кешеләрнең теләкләрен чынга ашырам. Мин мәхәббәт бүләк итәм: ишеткән булсагыз, инде бик күп яшь кызлар, ялгыз ханымнар үзләренә тиң парлар тапты», — дип сөйләде Кыш бабай бу атнада журналистлар белән очрашуда.

Яңа елга кадәр Кырлайга юл тоткан туристларның 30 проценты — өлкәннәр, 70 проценты балалар булса, Яңа елдан соң киресенчә икән.

— Татар Кыш бабае бүген Россиядә Бөек Устюгтагы рус Кыш бабаеннан соң популярлык рейтингында икенче урынны били. Татар Кыш бабаен Россиядә, чит илләрдә дә таный башладылар, бу проектка кызыксыну елдан-ел арта. Гадәттә, сентябрьдән мартка кадәр безнең Кыш бабайга бөтен дөньядан олысы-кечесеннән меңләгән хат килә. Хатларны Кырлайга җибәрәләр, Казанның Бауман урамындагы Әкият музеенда калдыралар, Интернет аша да язалар. Бер хат та җавапсыз калмый. Аларның эчтәлеге үсеп килүче яшь буынның эчкерсез хисләрен, ә өлкән буынны еш кына ялгызлык борчуын ача, — дип сөйли Кыш бабай һәм Кар кызы утары дирекциясе җитәкчесе Юлия Таланова.

«Кызганычка, Кырлайдагы музейда татар Кыш бабае бөтен теләгән кешене дә кабул итә алмый, чөнки урын җитми, нәтиҗәдә, без туристик төркемнәрнең санын чикләргә мәҗбүрбез. Гомумән, кунакларны кыш көне генә җыя алабыз, ә бит Кыш бабайның вакыйгалар календаре ел әйләнәсендә күңелле чаралар белән тулы. Әнә, Бөек Устюгка ел әйләнәсендә көненә 45 мең турист килә, кайчандыр 14 гектар җирдән башланган утарның территориясе бүген анда 70 гектардан арта, мәдәни программаларның күләме, халык һөнәрчелеге үсә», — дип борчулары белән дә уртаклаша Юлия Таланова.

Әйтергә кирәк, «Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе» маркасына хокукны рәсми патент белән раслаган Казан туроператоры татар Кыш бабаена аерым йорт төзү мәсьәләсен беренче ел гына күтәрми. «Арчадан Кыш бабайны беркая да җибәрмибез, Кыш бабай — безнеке, аны беркемгә бирмибез», — ди бу уңайдан Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. Күптән түгел Арча районында Кыш бабай утары өчен берничә урын тәкъдим ителгән. Районның Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Олег Спичкин киләсе елдан Кыш бабайның язмышы белән шөгыльләнүгә җитди тотыначакларын белдерә.

Кыш бабай үзе төшенкелеккә бирешми, күңеле көр, аның да хыялын тормышка ашырырлар — Татарстанда әкияти утарын булдырырга ярдәм итәрләр дип өметләнә. Ә балалар белән күрешкәндә ул татар Кыш бабаен рус Кыш бабаеннан аерырга өйрәтә: «Татар Кыш бабае өстенә яшел тун, башына түбәтәй кия, аякларында киез итек түгел — чигүле күн читек!» — дип аңлата.

IMG_0050 IMG_0151intertat.ru

Просмотров: 1330

Комментирование запрещено