Йолдызчык

2015-12-21_115121Сез бу фоторәсемдә Ралина Шәкүрованы күрәсез. Ул 2000нче елның сентябрь аенда Камышлы авылында дөньяга килә. Әдәбият-сәнгатькә гашыйк гаиләдә үсә. Һәвәскәр шагыйрә Халидә апа һәм гармунчы Мөхәммәт ага Шәкүровлар күрше йортта гына яшәүче оныкларын балалар бакчасына да бирдертмиләр. Элек-электән, кечкенәдән әби-баба тәрбиясендә үскән балалар гаилә җылысын тоеп, тәүфыйклы, игелекле балалар булып үскәннәр. Ралина да табигать җанлы бабасы белән ямьле су буйларында балык тоткан, су кергән. Әбисе белән җиләкле акланнардан җиләк җыйган. Шул вакытларда ук инде аның күңелендә шигырь юллары шытып чыккандыр, мөгаен.

Әби-бабасының назлы кочагында, әти-әнисенең, абыйсының яратуын сизеп сөйкемле кыз булып үсеп җиткән ул.

Бүгенгесе көнне Ралина 9нчы сыйныфта белем ала. “Акыллы кыз, зирәк, яхшы укый, җәмәгать эшләрендә, мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда актив катнаша”, — диләр аның турында укытучылары.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген сезнең игътибарыгызга Ралинаның сөекле бабасына багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез һәм Ралинадан яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз.

Бабама
Бабамның туган көнендә
Җырлыймын да, биимен,
Чын йөрәктән мин аңарга
Озын гомер телимен.
Бабам хәзер олыгайды
Чал чәчләре дә киткән,
Мин зур үсеп буйга җиткәч
Кемне ул назлар икән?
Аклы күлмәгем каралса
Зәңгәрлесен киярмен,
Әгәр бабам син булмасаң
Кемгә бабам диярмен?

«Камышлы хәбәрләре».

КОНТЕКСТ:

«Гармун белән яшьләр хәзер кызыксынмыйлар»

Просмотров: 1676

Комментирование запрещено