Яңа ел бәйрәмен олылар да, кечеләр дә бертигез ярата…

IMG_6517 Сагышларга, уңышларга,
Шатлыкларга йомгак ясап,
Югалтулар-табышларны
Түгәрәкләп, бергә ялгап,
Күңелләргә өмет тагып,
Дөньяларга ак төс ягып,
Яңа елга сукмак салып,
Артта калды бер ел тагын.
                                                                        Фәрит Шириязданов.

Яңа ел бәйрәмен  олылар да, кечеләр дә бертигез ярата. Иске Ярмәк авылының  социаль реабилитацияләү бүлегендә дә Яңа 2016нчы елны каршылауга багышланган бик матур, күңелле чара узды.

Бәйрәм алдыннан олыларыбыз белән бергәләп  матур итеп кар бөртекләре  ясадык, оешмабыз бинасын бизәдек,  киемнәр турында уйлаштык, бергәләп сценарий төзедек.

Бәйрәм кунакларсыз булмый, билгеле. Чарабызга кунак кызлары булып килгән Айгөл Галиуллина бик матур «Гөлнәзирә биюе»н бүләк итте, Гөлфия Йосыпова үзенең бәрхет тавышы белән «Туган авыл» җырын башкарды.

Лена апабыз Гафиятуллина Кар кызына киенде,  Сания апай Йосыпова Яңа елның хуҗасы булды, Рәмзия апай Әбдерәхимова Кыш бабай ролен башкарды. 

Рәмзия Вәлиева чегән биюен, Барикә Әхмәтгалиева “Ярмәк вагы”н биеделәр. Рәхәтләнеп көлешеп, мәзәк бәйгеләрдә катнашып, истәлеккә фотосурәтләргә төшеп, бәйрәм табыны артында сыйланып, «киләсе елда да күрешергә язсын», дигән теләкләрен белдереп, таралыштылар олыларыбыз. Лена апабыз үзенең теләкләрен  язып та калдырды әле:

       Хөрмәтле социаль реабилитацияләү бүлеге хезмәткәрләре!
Сезне барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбриклим, озын гомер, исәнлек, эшегәздә зур уңышлар телим.
Менә 20 ел сез безгә шатлыклы мизгелләр бүләк итәсез. Безне бик хөрмәтләп каршы аласыз, тәмле ашларыгыз, хуш исле чәйләрегез белән сыйлыйсыз, төрледән-төрле мәдәни чаралар  оештырасыз, шифалы кулларыгыз белән безнең  исәнлекне ныгытасыз, күңелебезне күтәрәсез.
Бүлекнең хуҗалары — Гали Наил улы Каюмов, Сания Гомәр кызы Бәдретдинова, җаваплы хезмәткәрләре — җырлатып-биетеп, бәйрәмнәр оештыручы  Гөлисә Бәдретдинова, матур музыкалар куеп, ял иттерүче Рәмзия Әбдерәхимова, тәмле ашлар, бөкриләр белән сыйлаучы Айсылу Сәгыйрова, шифалы куллары белән дәвалаүчы Ризидә Мәрдәнова, матур әйберләр ясарга өйрәтүче кул остасы Мәдинә Бәдретдинова, бинаны чисталыкта  тотучы, һәр эштә дә киңәшче Гөлия Хәнәфиева! Сезнең белән киләсе елларда да бергәләшеп, олылыкны хөрмәт итеп, гомерләрне мәгънәле ясап, күңелле очрашуларга баетып,  җанга кирәк булган дәваларны алып, яшәргә насыйп итсен.

Изге теләкләр белән хезмәт ветераны Лена Гафиятуллина.

IMG_6487IMG_6489 IMG_6490 IMG_6492 IMG_6500 IMG_6502 IMG_6505 IMG_6506 IMG_6507 IMG_6509 IMG_6512 IMG_6516 IMG_6517 IMG_6521Иске Ярмәк авылының  социаль реабилитацияләү бүлегендә мәдәни чаралар үткәрүче Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1383

Один комментарий

  1. Моя мамочка жжёт!!!! Молодчина!!! Она в тёмной маске.