Кичә, 23 декабрьдә, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Кичәгә социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләренең иң якын кешеләре — әниләре чакырылды.
Ел саен үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмендә Җәмилә апабыз Хәнәфиева Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен укыды. Шулай ук биредә Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтелде, хаҗда булып кайткан Гөлбәгдәр апабыз Әхмәдиева андагы истәлекләре-хәтирәләре белән уртаклашты. Җария апабыз Саяхова якыннар рухына багышлап Коръән укыды.
Оештыручыларга, бүлектә эшләүче балаларына, мул табын әзерләүче Айсылу апай Сәгыйровага рәхмәтләрен белдереп, «тагын да шундый күңелле очрашулар насыйп булсын», дип теләп, таралыштылар иң сөекле кешеләребез.
Иске Ярмәк авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә мәдәни чаралар үткәрүче Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Просмотров: 1554