Самарада гөрләтеп Мәүлид – ән – Нәби бәйрәмен үткәрделәр
Пәйгамбәребезнең туган көне — Мәүлид бәйрәме мөселманнар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Соңгы елларда аны Самарада да зурлап үткәрәләр. Быел, гадәттәгечә, бәйрәмнең төп чарасы Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда узды. Аны дүртенче тапкыр Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы оештырды. Чарада катнашкан мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә хөкүмәте вәкилләре дә, шәһәр Думасы депутатлары да бар иде.
Бәйрәм моңлы азан тавышы белән башланып китте. Аннан соң сүз өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга бирелде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, чараны оештыруда бөтен чыгымнарны үз өстенә алган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка рәхмәт белдерде. Мөфти Мәүлид кыйссасын укып, пәйгамбәребезгә салаватлар әйткәндә аңа залда утыручылар да кушылды.
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе бүген дөньяга террорчылык куркынычы янавы, күпләр аны хаксыз рәвештә ислам дине белән бәйләве турында да әйтеп узды.
Бер генә традицион дин дә кешеләргә зыян китерүгә өндәми. Барча диннәрдә дә бу гамәлләр зур гөнаһ булып санала. Кеше үтерү, газаплау, кимсетү — ул Аллаһы Тәгаләгә, аның хөкемнәренә каршы бару дигән сүз.
Ислам дине — тынычлык, татулык дине һәм кешеләрне шушы сыйфатларга ия булырга чакыра.
Без, мөселманнар, күрешкәндә дә бер-беребезне “Әссәләмүгаләйкүм”, - дип сәламлибез. Бу сүзләр: “Мин сиңа исәнлек, бәхет һәм тынычлык телим”, — дигәнне аңлата. — Аллаһыга шөкер, өлкәбездә милләтара бәрелешләр булганы юк һәм булмасын да. Без тынычлык өчен! Россия кебек бөек илдә яшәвебез белән киләчәктә дә горурланырга насыйп итсен иде, — диде Талип хәзрәт Яруллин.
Аңардан соң сәхнәгә күтәрелгән Россия Федерациясе президентының Идел буе Федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Самара өлкәсе буенча баш инспекторы Сергей Чабан да шул теләктә булды.
Ул Бөтендөнья татар конгрессының бюро әгъзасы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка һәм аның киңәшчесе Идеал Галәүтдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шундый ук бүләкләргә Илнур хәзрәт Сабиров, Ильяс хәзрәт Гыйрфанов һәм Самараның “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов та ия булдылар.
Гомумән, бу көнне бүләкләүләр күп булды. Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры Сәрия Зиннәтова Тольяттидан Ислам хәзрәт Гомәровка, Новокуйбышевскидан Әхмәткәрим хәзрәт Миникаевка, Самарадан Жәүдәт Шараповка, Усман Илингинга “Татар халкына күрсәткән хезмәт өчен” медальләрен тапшырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча баш идарәсенең тәртип саклау идарәсе начальнигы полковник Юрий Дмитриев халыкларны берләштерүгә күп көч куюлары өчен Самара шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллинга Мактау грамоталары тапшырды.
Ә өлкә губернаторы администрациясенең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова губернатор Николай Меркушкинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Башына яулык бәйләп килгән Надежда ханым тамашачыларны татар телендә сәламләп, аларга исәнлек һәм бәхет теләде. Бу аның залда утырган мөселман халкына ихтирам күрсәтүе иде.
Тәбрикләүләр тәмамлангач, чараның төп өлеше башланды. Сәхнәгә үзенең шәкертләре белән Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим күтәрелде. Балалар остазларының дин буенча сорауларына тулы җаваплар бирделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Казан кунагы — танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваны да самаралылар бик җылы кабул иттеләр. Аның моңлы тавыш белән көйләгән мөнәҗәтләрен олылар да, яшьләр дә йотлыгып тыңлады.
Самараның югары уку йортларында ерак Индонезиядән килеп укучы студентлар үзләренең илләре, андагы мөселманнарның ничек яшәүләре белән таныштырып үттеләр, салаватлар әйттеләр. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының чыгышы да бик матур булды.
Безнең күршебез, Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең татар мәктәбе укучылары чыгышы да истә калырлык иде. Алар бүгенге авыл тормышын күрсәттеләр. Биредә туып үскән, кайчандыр саф татар исемнәрен йөрткән кызлар хәзер Розочка белән Сонечка булып калганнар. Алар инде телебезне “онытып”, русча сүзләр кушып сөйлиләр. “Шәһәрдә рәхәтләнеп ял итәр өчен кибетләр, развлекательный центрлар бар, анда шоппинг, дискотека! Ә монда нәрсә бар соң?” — дип гаҗәпләнәләр динебездән дә, гореф-гадәтләребездән дә читләшкән кызлар. Шуңа да мәчеткә йөрүче балаларны күреп хәйранга калалар. Ә шәһәрдән хәләл колбаса алып кайтырга кушкан күрше әбигә Розочка: “Сатучысы намазга киткәнгә күрә хәләл ашамлыклар кибете бикле иде. Сиңа какая разница, колбаса — колбаса инде, үзеңә менә дигән тәмле колбаса алып кайттым”, — ди. Кызганыч ки, бүгенге яшьләребез арасында мондый розочка-сонечкалар байтак шул әле. Ярый әле бу күренешнең төп герое милләте, дине өчен янып-көеп йөргән Салих бабай кебек милләттәшләребез, яшьләр белән эш алып баручы дин әһелләребез бар.
Бүген шәһәрләребездә һәм авылларыбызда шушындый дини чараларны зурлап үткәрү — балаларны, яшьләрне милли рухта тәрбияләү, халкыбыз мирасын популярлаштыру өчен кирәк тә инде.
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разыя ханым Әюповадан бәйрәмнән алган тәэсирләре турында сораштым.
- Әлбәттә, мондый чаралар өлкәбездә яшәүче мөселманнарны, милләттәшләребезне берләштерә. Менә бүген дә кунагым Галия апа белән бәйрәмгә килгәч, кәефебез күтәрелеп китте. Әле автобуста ук татарлар якын туганнардай кул биреп исәнләшәләр, бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар иде.
Самарада телебезне, динебезне саклап калу, үстерү юнәлешендә төрле форумнар, кызыклы очрашулар еш оештырылып тора. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә инде икенче тапкыр мөселман хатын-кызлары катнашында зур күләмле мәҗлесләр үткәрелде. Соңгысы татар-башкорт мөслимәләре форумы буларак, өлкә хөкүмәте ярдәмендә оештырылган иде. Бу җыеннарда күп мөһим мәсьәләләр каралды. Өлкә “Ак калфак” оешмасының, Кошки районының — Иске Җүрәй, Похвистнево районының Гали, Мәчәләй авылларындагы бүлекләреннән килгән әгъзалар үзләре өчен күп файдалы фикерләр ишетеп киттеләр.
Бүгенге Мәүлид бәйрәме дә истә калырлык вакыйга булды. Бу традиция киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә.
Алия АРСЛАНОВА.
КОНТЕКСТ:
В Самаре состоялось празднование дня рождения Пророка Мухаммада (мир ему и благословение)
Просмотров: 1652