“Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” конкурсына нәтиҗә ясыйбыз
2015 елның 11 апрелендә дөнья күргән “Бердәмлек”нең 15 санында Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш корбаннары һәм ветераннар турында язылган материалларга конкурс игълан иткән идек. Әлбәттә, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, “Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” дип аталды. Шуны гына көткән кебек, укучыларыбыз газетага берсеннән-берсе тирән мәгънәле, чиксез батырлык, Ватанны сөю турында һәм фашистларга карата нәфрәт тулы хатлар яудыра башладылар. Читать полностью