Кытай сәгате ничек Кышны уяткан

будильник1(Яңа ел әкияте)

Декабрь башында ук Кар кызы Кыш бабайның туганнарына: “Тизрәк килеп җитегез! Бабакайны йокыдан уята алмыйм!” — дип телеграмма суккан иде. Менә бүген Ерак Устюгка Кыш Бабайның энесе Көз белән сеңелесе Назлы Яз килеп төштеләр.

- Нишлибез инде хәзер?! Тарткалап та, төрткәләп тә карадым, өстенә су да сиптем — уянмый гына бит! — дип елап каршы алды аларны Кар кызы.

- Чынлап та сәер хәл бу, — дип сары чәчле башын кашыды Көз. — Суыклар килгәне сизелмәсә дә, аз-маз гына кар төшә башлагач: “Бар да яхшыланыр хәзер, уянган ахыры картлач”, — дип куанып куйган идем әле…

- Кая инде! Әнә, чоланда, түбә башларында калган кар запасларын җыеп, җиргә сипкәләгән идем, ул да эри бара. “2015 елга кадәр генә эшлим дә, пенсиягә китәм”, — дип әйтә иде. Әллә инде чынлап та башкача хезмәт итәргә җыенмый микән?! Кар да юк, Яңа ел да булмас инде хәзер…

- Африкада да Яңа ел кил­мичә калганы юк анысы, вакытыннан алда балавыз сыкма әле, сеңелкәш. Бар, чәй өстәле әзерли тор. Әнә, алма, җиләк кайнатмалары алып килдем үзеңә, — дип, абыйсы Кар кызын бүлмәдән чыгарып җибәрде.

Тыштан кырыс булып кү­ренсә дә, күңеле нечкә иде Көзнең. Туганнары өчен җан атып, кирәк чагында беренче булып ярдәмгә ул ашыга. Бүген дә менә сеңелләрен ничек тә булса тынычландырасы килде аның. Бу күңелсез хәлдән чыгу юлын да эзләргә кирәк иде.

Назлы Яз да пошаманга төшкән. Ул Кыш яткан карават янына килеп утырды, аның маңгаен тотып карады, ап-ак бәс сырган чәчләрен сыпырды. “Гаҗәп, авыруга ошамаган, температурасы да юк”, — диде кыз ягымлы тавыш белән. Аннан соң Көзгә таба борылды да:

- Абый, син дә бит кәефең булмаганда бик каты дулыйсың, әллә быел Кыш бабай урынына эшләп карыйсыңмы?- дип сорап куйды.

- Дулыйм мин сиңа! Бүген Кыш урынына, иртәгә: “Минем өчен кал”, — диярсең! 2014 елда Евровидениеда җиңеп чыккан Кончита кебек, кеше көлдереп, сакаллы Назлы Яз булып йөрермен! Юк инде, сеңелем, һәркемнең үз урыны булырга тиеш. Син дә картлач янында озак утырма әле — яңгыр ява башлар. Кешеләр болай да, декабрь булуга карамастан, урамда резин итек киеп йөриләр. “Табигатьтә тәртип юк”, — дип, безне ачуланалар. Майда боз ява, кышын кар юк… Эх! Әллә без картаебыз, әллә дөньясы үзгәрә.. — дип көрсенде Көз. — Тукта, апаң кая соң әле синең?

- И, аны белмисеңмени инде, абый?! Син килеп керү белән Җәйбикә җылы якларга тая бит. Әнә, кешеләр дә: “Җәйнең үткәнен сизми дә калабыз. Әле генә яз иде, инде көз килеп җиткән!” — диләр. — Дөресен генә әйткәндә, абый, соңгы елларда ул да вазифаларын үтәми башлады! Майда ук путевкалар эзләп, кием-салым кибетләре буенча йөгергәнче, халыкка вакытында яңгырын бирсен дә, Кояш белән сөй­ләшеп, кирәк кадәр җылы көн­нәр тәэмин итсен иде! Тапты мода — чемоданнарын тутыра да чыгып китә!

- Вәт кемгә рәхәт! Быел Төр­киягә барырга куркыныч диләр бит, кая китте соң инде тагын?!

- Италиядәме, Испаниядәме — аңламадым. Апага кризис та, ил чиген ябу да нипочем!

- Анысы бар! Әле ярый үткән елны Сочига кышкы Олимпиадага килмәде, кар ташый-ташый Кыш бабаебызның яны чыккан булыр иде, — дип рәхәтләнеп көлде Көз.

Ул арада Кар кызы туганнарын өстәл артына чакырды. Көз алып килгән сый-хөрмәтләр белән рәхәтләнеп чәй эчтеләр, бергәләп Кыш бабайны йокыдан уяту ысулларын эзләделәр. Кызлар, ярымшаяртып, әллә нинди фантастик юллар тәкъ­дим итсә, Көз бу четерекле мәсьәләгә җитдирәк карады. Кинәт, нәрсәдер исенә төшкәндәй, ул тынып калды.

- Сеңелкәш, бабаңның будильнигын өстәлдә күрмәдем, чыгарып ыргытмагансыңдыр бит? Ул аны төгәл 1 декабрьнең беренче минутына көйләп куя торган иде.

- Көз абзый, ул бит инде иске сәгать, бүген андыйлар модада түгел. Мин менә дигән заманча, электрон сәгать сатып алдым. Вакыты җиткәч ул шалтырады, ә бабай барыбер уянмады. Эш сәгатьтә түгел!

- Эх, яшьләр! Ул кытай будильниклары үткән гасырның 90нчы елларында ярты илне йокыдан уята иде. Әле дә шундый “пип-пип” дигән чыелдавык тавыш ишетсәм, сискәнеп китәм. Ярый әле үземнең шул сәгатемне алып килгәнмен. Кая әле сумкам, — дип, кабалана-кабалана букчасын актара баш­лады. Аннан арзан пласмас­стан ясалган бәләкәй генә сәгать тартып чыгарды да, Кыш Бабай йоклаган бүлмәгә ашыкты.

- Пип-пип, пип-пип, пип-пип…

Кыш күзләрен ачып җи­бәрде, ашыкмый гына торып утырды. Янына җыелган туганнарын күреп, шаккатты. Әле Көзгә, әле Назлы Язга карады.

- Нишләп сез бергәләп йө­рисез? Бер-бер хәл булдымы әллә? — дип гаҗәпләнде Кыш.

- Булды, бабакай, булды. Тиз­дән Яңа ел җитә, ә безнең кар да юк, балалар өчен бүләкләр дә әзер түгел, — дип кычкырып җибәрде Кар кызы.

- Ничек Яңа ел? Бүген ничәсе соң? Нишләп мин болай озак йокладым? — дип хафаланды Кыш бабай. Туганнары аңа барысын да аңлатып бирде, “Кайгырма, булышырбыз, бар да вакытында әзер булыр”, — дип, картны тынычландырдылар.

Кыш бабайның остаха­нәсендә кызу эш башланды. Җир йөзендәге барлык тылсымчылар бирегә җыелып, ел буена үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән балаларга бүләкләр әзерли башладылар. Күптән инде Кыш бабайга ышанмаган олылар турында да онытмадылар алар. Уңганнарга хезмәт урыныннан акчалата премия яздырдылар, ялгызларны “ялгыш” кына парлары белән таныштырдылар, ял итәргә теләүчеләргә, Җәйбикә белән элемтәгә кереп, җылы якларга “янучы” юлламалар таптылар. Пенсионерлар өчен кибетләрдә, даруханәләрдә шак­тый гына “скидка”лар да оештырдылар.

Кыш бабай исә кар ясарга кереште. Кырларны, болыннарны ак юрган белән япты, агачларны бәскә төрде, ә тәрәзәләргә салкын тыны белән берсеннән-берсе матур рәсемнәр төшерде.

Яңа елга бар да әзер иде. Кыш бабай Назлы Яз белән Көзгә, тылсымчыларга күп бү­ләкләр биреп, өйләренә озатты. Ә үзе, Кар кызы белән балаларны, аларның әти-әниләрен тәбрикләргә дип авылларга, шәһәрләргә юл тотты. Менә шулай кытай сәгате Кыш бабайны вакытында йокыдан уятып, Яңа елны коткарган.

Алай-болай берәрсе чыгарып ташламасын дип, Кар кызы аны, иң кадерле, кыйммәтле әйбер кебек, сейфта гына сакларга җыена.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1672

Комментирование запрещено