Могҗиза көткәндә

mid_106060_7077- Могҗизалар булмый ул! Исәп-хисапларны төземичә, бер­кем дә китми! — дип кырт кисте Сәлим Әхмәтович. — Аннары соң мин сезне ничек җыеп бетерим ди? Алда ничә көн ял бар — киләсе елда хисапларны җиренә җиткереп утырыр хәлем юк!

Яңа ел рухы офис бинасын тоташ чолгап алган иде инде. Коридорда чыршы бизәнеп утыра, бар халык, ярышкан шикелле, шуңа берсеннән-берсе матур уенчыклар ташый тора. Канцтоварлар белән эш итүче кызларның барчасы тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләре яудыра. Ә Диана җыйнак кына авыл өе дә ясап куйган — морҗасыннан төтененә кадәр күтәрелә! Картриджлар тутыручы егетләр, турагентство кызлары белән уйный-көлә, түшәмгә ялтыравыклы серпантиннар элеп йөрде. Телефон ремонты начальнигының кәефе бүген аеруча күтәренке: ул бер тартма мандарин алып килеп, аны бар бүлмәләргә өләшеп чыкты. Ылыс исенә мандарин исе дә килеп кушылды.

Ә Сәлим Әхмәтович офисы… Сәлим Әхмәтович офисы исә, башкаларның ике сәгать элек үк китүенә көнләшеп, кап-ланып эшли иде әле. Офисның кәгазь-мәгазьләр тулы шкафына кадәр кәефе кырылган… Бер карасаң, һич аптырыйсы юк. Монда һичкайчан бәйрәм исе таралганы юк…

Кызыл карандашы белән өстәленә төеп, үз бүлмәсендә Сәлим Әхмәтович көй чыгарып утырды. Ел саен шул ук хәл. Шул ук исәп-хисап. Бу халык шуның кадәр кая ашыга икән ул? Ул моны һич аңларлык хәлдә түгел иде. Кайтышлый, супермаркетка кереп, шампан шәрабы, кабымлыклар, салатлар алып чыгар да — бәйрәм сые шул булырдыр. Ул бүгенге кичне тып-тыныч уздырыр анысы. Бу көнне тегенди-мондый кызларның да кирәге юк. Телевизор карап, әкрен генә чираттагы елына керер…

Ул кисәк кенә: «Могҗизалар булмый! — дип кабатлады. — Булмый! Нигә мин аларны кызганырга тиеш ди әле? Мине кем кызганган соң? Менә хәзер дә мине каһәрләп утыралардыр әле…» дигән соңгы уен Сәлим Әхмәтович өстәлдәге кәгазьләр белән чебен кугалаган төсле куып җибәрде.

…Институтны тәмамлавына ике дистә ел үткән дә киткән. Бер сулышта яшәлгән икән. Сә­лим, үз фирмасын оештырып, баш­лык булды. Фирма зур түгел түгелен, миллионнар да китерми. Аның каравы, кул астында эшләүчеләре хезмәт хакыннан зарланмый, бизнес алга китәргә ашыкмаса да, әйбәт кенә бара. Сәлим Әхмәтович белән бергә эш­ләгәннәрдән аның турында сүз әйттерсәләр, шушы «бизнесы әйбәт кенә» дигән сүз белән тү­гәрәкләп тә куярлар иде идесен, чөнки шуннан башка сүз юк. Ә Лилия? Лилия моннан бер­ничә ел элек иде ул. Башка тормышта…

Лилия белән Сәлим табиб­ларны олылау тантанасында танышканнар иде. Медицина институтын тәмамлаганнарын белеп алгач, сөйләшер сүзләр табылды, кич буена бер-берсеннән аерыла алмадылар. Хәер, Сәлимне медицина түгел, Лилиянең яшькелт күзләре сихерләде. Андый төстәге күзләрне аның үз гомерендә күргәне юк иде әле. Сәлим шундый инде ул — бер тапкыр аны әсир иткән бер-бер күзгә караса, гомер оныталмый. Ул күргән күзләр коллекциясендә Лилиянеке беренче урынны яулады.

- Лилия, Сезне тагын кайчан күрә алырмын икән? — диде ул.

Кыз күзен кысыбрак елмайды да:

- М… Әйдәгез, болай итик… Беребез берәр хастаханәнең баш врачы булу белән, икен­чебезгә моны хәбәр итеп, Яңа ел төнендә очрашыйк, — диде.

- Яхшы! Алайса тиздән кунакка көтегез. Яңа елга күп калмады.

- Ә бәлки сез мине кунак итәрсез әле?

- Белмим, Лилия. Тутырган казны әзерли торыгыз. Мин килеп җитәрмен!

- Ә мин пломбир әзерләп куярмын! Яңа ел карыннан пломбир исе килә!

Бу сүзләрдән соң Сәлим кө­леп җибәрде:

- Мондый чагыштыруны ишет­кәнем юк иде әле! — диде ул.

…Узып барган һәр елны Сәлим Әхмәтович бик авыр кичерә торган иде. Аның хас­таханәне җитәкләү хыялы чынга ашмады. Көче дә, дәрәҗәсе дә җитәрлек иде югыйсә. Ничек кенә яхшы эшләсә дә, күпме генә катлаулы операцияләрне уңышлы башкарса да, җитәкче урынына чакыручы, аны тәкъ­дим итүче табылмады. Баш табиб булыр өчен дә могҗиза кирәк шул… Теләгәненә ирешә алмаган ир-ат хатын-кыз күзенә ни йөзе белән күренсен ди?  

Сәлим үзенең хезмәт­кәр­ләренә карап алды. Барча­сының күзе төрледән-төрле төстә икән. Шуны элегрәк күр­мәгән дә. Һәркайсының үз тормышы, үз теләге, үз хыял-максатлары. Һәркайсы әнә өенә кайтырга, Яңа ел могҗизасын күрергә ашкына.

Кинәт ул үзен чиксез бәхетсез бер мескен итеп тойды. «Нинди могҗиза булсын инде? — дип уйлап куйды ул. — Сез бит аларның булмасын белмәвегез белән бәхетле».

Сәлимнең карашы Әмирә өстәлендәге бер фотосурәткә төште: авызы ерык бер кызчык, әти-әнисен кочаклап, каядыр талпына-ашкына…

- Таралышыйк соң, — диде Сәлим Әхмәтович, фото­сурәттән күзен алмыйча.

Урам шат авазларга тулган. Әйләнә-әйләнә, бөтерелә-бөтерелә эре кар бөртекләре шәл, бүрекләргә, туннарга куна. Ә кардан… кардан пломбир исе килә! Чып-чын – пломбир исе! Сәлим шушы Яңа ел һавасыннан тәмам әлсерәде. Аны Лилия көтә. Көтә! Башка һич ни кирәк түгел. Ул чәчәк кибетеннән бер кочак кызыл розалар алып чыкты. Кызыл чәчәкләрдә ак кар бөртекләре аеруча купшы күренде. Лилиягә атап алынган чәчәк бәйләме. Адресы да, телефон саны да язылган кәгазь… бүлмәдә калган дигән уй аның канын боздай катырып куйды. «Могҗизалар булмый, — диде ул тынычлана төшеп. — Хәтта Яңа ел кичендә дә…»

Сәлим, көлә-көлә, машинасына кереп утырды. Розалар, Сәлимнең кәефе алышынганын аңларга да өлгермичә, ма­шинаның арткы утыргычына ыргытылды.

Сәлим һич көтмәгәндә юлда песи баласын абайлап өлгерде. Аның тормозы урам тынлыгын чәлпәрәмә китерде — машина туктатып калды. Ул фәкать үзенә таба якынлашкан ут баганасын гына туктата алмады…

Ул бер мизгел аңышмыйча торды. Улмы? Ул бәрелдеме? Юлда мәче күреп, менә шулай юләрләрчә баганага бәре­ләләрме?

Сәлимнең күз алдыннан ап-ак эскәтер җәелгән, җемелдәп торган бокаллы, сап-сары әф­лисуннар өемле бәйрәм өстәленә охшатып әзерләнгән табыны әллә кая йөзеп юкка чыкты. Ел да калдырмый торган Президент котлавын тыңлау гадәте дә бозылды… Аның уйлар уе да калмады. Бите әллә нинди юеш иде кебек. Сыпырып алды. Кан. Ул буп-буш урам уртасында үз каны белән йөзгә-йөз калды. Муенына салган шарфына йөзен сөртеп алды. Суыта башлаган. Аңны җуярга ярамый! Болай булмый. Күзне ачарга кирәк. Кирәк! Ул машинаның утында теге чем-кара песи баласының калтыранып утыруын күрде. Алар бер тын бер-берсенә төбәлеп торды. «Күзең нинди төстә соң синең?» – дип, машинасыннан чыкты да песи баласына таба атлады. И бичаракай! Ни качарга, ни мияуларга хәле калмаган. Песине кулына алып, машинасына атлаганда, үзеннән тамган кан тамчыларын күрсә дә, сабыр булды Сәлим. Кан шикелле кан. Ә кар ява торды…

Машина суынды. Салон розалар исенә чумган. Лилиягә дигән чәчәкләр…

Сәлим күкрәгенә сыенган песигә карады — аның пиджагына тырнакларын батырып каптырган да ниндидер матур төшләр күрә иде, ахрысы… Ул әүвәл песинең күз төсен күреп алырга өлгергән иде инде – яшькелт икән. Ә песи сискәнеп-дерелдәп куйгалады. Урамдагы суык мизгелләрен исенә төшергәндер инде. Ул, күзен ачып, башта як-ягына, аннары Сәлимгә текәлде. Аннары чем-кара борынын Сәлимнең якасына яшерде. Сәлим дә туңа иде. Күкрәге турысы гына мич кебек җылы.

Сәлим: «Могҗизалар булмый», — дип уйлады.

«Могҗиза бу! Әле җылы сөт тә эчерсәләр…» – дип уйлады кара песи һәм, дөньяга канәгатьлеген белдереп, киерелде дә тәмләп иснәп алды.

…Буш урамнан Сәлим Әхмәтович машинасына таба кемдер чакырган «Ашыгыч ярдәм» якынлаша. «Быел килер иде сыман. Ничек тә булса килер иде төсле. Ә мин эштә… Яңа елда да могҗизалар булмый шул», – дип уйлады машина тәрәзәсеннән сагышлы карашын төбәгән табиб Лилия Галимовна.

Сөмбел ГАФФАРОВА.

(Кыскартылып бирелә)

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1740

Комментирование запрещено