2015 елда без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш чоры балалары һәм сугыштан соң туганнар өчен Яңа ел бәйрәме аеруча кадерле. Балачакта без аны зарыгып көтеп ала идек. Авылыбызның кечкенә генә клубында яшел чыршы куелып, ул төсле кәгазьләрдән ясалган уенчыклар белән бизәлә иде.
Яшел чыршы, басып тора
Залның түрендә.
Килдек бүген без биергә,
Синең тирәңдә.
Хәер, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең әзерлек сыйныфына йөрүче алты яшьлек оныгым Сафия да бу җырны чыршы әйләнәсендә дуслары, иптәшләре белән бергәләшеп җырлар өчен ятлады.
Хәзерге балалар да, безнең кебек үк, Яңа ел бәйрәмен көтеп алалар. Әйе, бүгенге чыршылар күпкә биегрәк тә, матуррак бизәлгән дә. Кыш бабай әзерләгән Яңа ел күчтәнәче дә күпкә зуррак, конфетлары да күбрәк, әлбәттә. Аларны балаларга Кыш бабай мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, клубларда, мәдәният йортларында үткәрелгән чыршы бәйрәмнәрендә тапшыра. Әгәр сабый бала Яңа ел бүләген, минем кечкенә оныгым Сафия кебек, туган телендә шигырь сөйләп, җыр җырлап, татар Кыш бабае кулыннан алса, бала-чага өчен моннан да шатлыклырак мизгел булырмы икән?
Күңелне шомландырган авыр заманда яшибез. Әнә күп урыннарда дөнья тыныч түгел, туплар шартлый, пулялар оча, җир яна.
Күп урыннарда, хәтта татарлар күпләп яшәүче шәһәрләрдә һәм авылларда да, Яңа ел бүләкләрен балаларыбызга, оныкларыбызга Кыш бабай түгел, Дед Мороз тапшыра. Чөнки күп шәһәрләребездә татар мәктәпләре дә, татар балалары бакчалары да юк. Татар авылларыннан да укучылар хәзер күп очракта укырга рус мәктәпләренә йөриләр. Ярый ла безнең Самарадагы кебек татар оешмалары балаларыбыз, оныкларыбыз өчен үз телебездә милли чыршы бәйрәмнәре оештырсалар.
Ничек тә, гаиләләребездә генә булса да, балаларыбызга, оныкларыбызга милли тәрбия бирсәк, аларны туган телебездә сөйләшергә, язарга өйрәтсәк иде. Бу юнәлештә татар телле мәгълүмат чараларының — “ТНВ — Планета” телеканалының, газета — журналларның, интернет сайтларының, шул исәптән безнең “Бердәмлек” газетасының да әһәмияте зур. Бу турыда да онытмасак иде.
Бүген сез кулыгызга төбәгебездә 26нчы ел чыгып килүче “Бердәмлег”ебезнең (аның 25 яшьлек юбилеен без үткән елның мартында бәйрәм иткән идек) яңа, 2016 елгы беренче санын алдыгыз. Яңа елда да шулай бергә, бердәм булып яшәргә язсын. Ата-аналарыбыз, әби-бабаларыбыз юкка гына безгә: “Бердәмлектә — көч!” — дип әйтеп калдырмаганнардыр.
Яңа 2016 ел котлы булсын, туганнар!
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте.
Просмотров: 1740