Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Яңа ел алды көннәрендә кунаклар күп булды. Мәктәптә укучылар өчен чыршы бәйрәмнәре үткәннән соң да Кыш бабай тынычланмады, шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучы татар балаларын да шунда җыйды.
Матур итеп бизәлгән мәктәп серле дөньяны хәтерләтә. Фойеда ук кунакларны яшел чыршы каршы ала, янәшәдә балаларның иҗат җимешләре – Яңа елга багышланган рәсемнәр, күргәзмәләр урнаштырылган. “Боз”дан ясаган өй янында Кыш бабайның чанасы басып тора.
Бәйрәмгә әти-әниләре, әби-бабалары белән килгән балалар барсын да кызыксынып карадылар, Кар бабай, чыршы янына басып, фотосурәткә төштеләр. Балалар үзләре дә искиткеч матур итеп киенгәннәр: кызлар купшы ефәк күлмәкләрдән булсалар, малайлар төрле әкият геройлары булып килгәннәр.
Менә кунакларны тамаша залына чакырдылар. Иң элек мәктәп директоры Радик Газизов “Яктылык”ның 2015 елдагы уңышлары белән кыскача таныштырып узды һәм нәни кунакларны татар мәктәбендә укырга чакырды. Яңа ел бәйрәме белән котлаганнан соң, Радик Рәфгать улы залга “Кояшкай” ансамблендә шөгыльләнүче иң нәни биючеләрне дәшеп алды. Биюләрне тын да алмыйча карап торган тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмделәр.
Соңында кунаклар әкияти тамаша карады. Быелгы чыршы бәйрәменә нинди генә әкият персонажлары килмәгән иде! Шүрәле (Камил Фәйрушин), Сарык (Алия Шәкүрова) һәм Кәҗә (Гөлназ Мингалиева) быелгы елның символы – Маймыл (Салават Хәлиуллин) белән бик тә танышырга телиләр. Ә аны Убырлы карчык (Алсу Шабурова) ябып куйган икән. Маймылны җибәрүне Шүрәле соралгач, карчык ризалашты.
- Тик минем өч шартым бар, шуларны үтәсәгез генә Маймылны сезгә бирәм, — диде Убырлы.
Әкият персонажлары балалар белән бергә аның шартларын үтәргә керештеләр. Алар карчык яраткан “Буги-вуги” биюен биеделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ә менә Убырлының ватылган тылсымлы себеркесен төзәтү бик җиңел булмады. Балалар яраткан “Фиксики” мультфильмы геройлары Симка (Соня Макеечева) белән Нолик (Әмир Мамышев) ярдәмгә килде. Уйнап, биеп карчыкның бу шартын да үтәделәр алар. Шулай итеп, Маймылны бирми булдыра алмады инде карчык. Ә аның белән бергә Яңа ел да килде. Тик Кыш бабайдан башка нинди бәйрәм булсын ди инде?! Балалар һәм әти-әниләр көчле алкышлар белән аны бәйрәмгә чакырдылар. Кыш бабай (Сабир Галимуллин) һәм аның оныгы Кар кызы (Әдилә Рәхимова) озак көттермәделәр. Алар чыршы янында күренгәч, сабыйларның шатлыклары эчләренә сыймады. Кыш бабай барсын да чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга чакырды. Бабакай үзе дә төшеп калганнардан түгел икән: татарча да биеде, “Чебиләр биюен” дә оста итеп башкарды! Бәйрәм ахырында ул оныгы белән балаларга бүләкләр таратты.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1951