Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин:
- Самара өлкәсендә эшләп килүче татар милли үзәкләре өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте белән берлектә телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларны үстерү юнәлешендә күптөрле чаралар үткәреп тора. Үткән елда форумнар, кызыклы очрашулар, милли бәйрәмнәр уздырдык.
Өлкәбездә яшьләргә дөрес дини тәрбия бирүгә, халыкларны берләштерү эшенә дә зур әһәмият бирелә.
Яңа елда да шулай бергә-бергә зур эшләр башкарырга насыйп булсын, бу чараларда яшьләребез дә актив катнашсын иде.
2016 елда һәркемгә иминлек, тыныч тормыш, яраткан “Бердәмлек” газетабызны укып, балаларыбызны, оныкларыбызны ислам дине нигезендә тәрбияләргә, туган телебезне югалтмыйча, аның дәвамчылары итеп үстерергә язсын иде, дип телим. Яңа ел мөбарәк булсын, милләттәшләребез!
* * *
Похвистнево районы татарларының “Туган тел” җәмгыяте рәисе, Гали авылының “Хәләл” ит һәм казылык җитештерү предприятиесе һәм “Җайлы йорт” агротуризм үзәге җитәкчесе Расих Моҗаһит улы Латыйпов:
- 2015 елда мин өлкә губернаторы Николай Меркушкин тарафыннан “Самара җире файдасына хезмәт иткән өчен” күкрәк билгесе һәм акчалата премия белән бүләкләндем.
Тыйнак хезмәтемне күргән һәм тиешенчә бәяләгән өлкә хөкүмәтенә һәм губернаторга рәхмәтләремне җиткерәм. Николай Иванович Меркушкин бик игътибарлы кеше бит ул. “Җайлы йорт” агротуризм үзәген күреп киткәннән соң әле безгә бүләккә дөя дә җибәргән иде. Ул хәзер дә шунда яши һәм кунакларыбызның күңелен күтәрә.
Былтыр кышкы каникулларын “Җайлы йорт” кунакханәсендә үткәргән кешеләр рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуып күңел ачканнар иде. Кызганычка, быел Гали авылының текә тауларыннан шуу мөмкинлеге әлегә юк, Кыш бабайның туңдыргыч таягы ватылган ахыры. Ләкин туганнарыгыз белән бергә ял итәргә килсәгез, авылыбыз белән танышудан, тәмле ашларыбыздан чын ләззәт алырсыз, дип ышанабыз.
Милләттәшләребезне, авылдашларымны Яңа ел бәйрәме белән чын күңелемнән котлап, сәламәтлек, тыныч күк йөзе, гаилә бәхете, балаларыгызның иманлы, акыллы булып үсүен телим. Киләчәктә дә шулай җир җимереп эшләргә, күңелле ял итәргә насыйп булсын иде.
* * *
Илгиз Исмәгыйль улы Колючев — Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе:
- 2015 елда без ансамблебезнең 45 яшьлеген билгеләп үттек. Читтән караганда, бу бик зур гомер, ә көн саен яшьләр арасында кайнап яшәгәндә көннәр үтүе сизелми икән. Әле кичә генә ансамбль оештырып йөргән идек, менә инде аның 45 еллыгын бәйрәм иттек.
Аллаһыга шөкер, үткәннәрдән үкенерлегебез юк, “Ялкынлы яшьлек”ле тормышыбыз заяга узмады. Күпме яшь талантларны иҗат тормышына кертеп җибәрдек, күпме тамашачыга шатлык, татар мәдәнияте белән очрашу бәхете китердек!
Барлык тамашачыларыбызны, 45 ел эчендә ансамбльдә катнашкан барлык артисларыбызны Яңа ел бәйрәме белән котлап, шундый ук шанлы һәм данлы тормыш белән яшәүләрен телим. Гамәлләрегез кешелек дөньясына бәхет һәм шатлык бүләк итүгә багышлансын иде.
* * *
Рөстәм Әнәс улы Нуртдинов, Денис авылы мәктәбендә физкультура укытучысы, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе:
- 2015 елның үтеп киткәне сизелми дә калды. Чөнки мин үзем һәм укучыларым өлкә һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында еш катнашып, призлы урыннарга лаек булдык. Бигрәк тә төрле уку йортлары арасында район буенча үткәрелгән спартакиадада укучыларымның өченче урынны яулаулары онытылмаслык матур вакыйга булып истә калды.
Шәхси тормышыма килгәндә, кызым Зөһрәнең икенче бәбие Илназ туу гаиләбез өчен зур шатлык булды.
Яраткан “Бердәмлек” газетасына алга таба да барыбызны да шулай берләштереп, озак еллар яшәргә язсын. Замана авырлыкларына бирешмичә, шушы авыр йөкне тартып баручы баш мөхәрриребез Рәфгать ага Әһлиуллинга һәм басманың тырыш хезмәткәрләренә ныклы исәнлек, гаилә бәхете, иҗат хисләренең сүнмәвен-сүрелмәвен телим! Зур рәхмәт сезгә!
* * *
Җәмилә Мөхтәбәр кызы Мингалимова, Камышлы районы социаль үзәгенең бүлек мөдире:
- Менә Яңа ел да килеп җитте. Безнең шатлык-сөенечләребез җитәрлек булды дияр идем. Улыбыз Илнар өйләнде, киленебез Алинәнең бик тә акыллы, инсафлы булуына куанып бетә алмыйбыз. Бик матур пар алар.
Кызыбыз Гүзәлия белән киявебез Ратмир яңа фатир сатып алдылар. Үзебез дә өр-яңа өебезгә күчендек һәм “Гранта” машинасы сатып алдык. Оныгыбыз Диана Казахстанда үткәрелгән Халыкара турнирда катнашып, каратэ буенча өченче урынны яулады. Аның хәзер барлыгы уналты медале бар.
Мин “Самара татарлары порталы”нда иң актив хәбәрче исеменә лаек дип танылдым һәм акчалата премия белән бүләкләндем. Ә тормыш иптәшем Искәндәр “Төрле җәмәгать эшләрендә актив катнашуы һәм милли мәдәниятебезне саклау өчен” дип аталган номинациянең җиңүчесе буларак, фотоаппарат белән бүләкләнде.
Минем Камышлы Халык театрында уйнавыма 15 ел тулып үтте. Киләсе елда да гел шулай актив тормыш рәвеше алып барырбыз әле, дип уйлыйбыз.
* * *
Саимә Морзаханова, “Бердәмлек” газетасының Похвистнево районы, Гали авылында яшәүче хәбәрчесе:
- Яңа ел мөбарәк булсын, дуслар!
Әссәләмүгаләйкүм, өлкәбезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләрем, барыбызны да аралаштырып-дуслаштырып торучы, бердәм булып яшәргә көч бирүче, яраткан “Бердәмлек” газетабызның хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән Яңа, 2016 ел белән тәбрик итәм! Иң мөһиме — корычтай исәнлек, гаилә бәхете, тигезлектә, пар канатлы булып яшәвегезне телим.
Патшаларыбызга — сабырлык, илебезгә — тынычлык, йортларыбызга иминлек иңсен иде. Бусагалардан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегезнең учагы гел балкып торсын.
Мин сезгә маймыл елына багышлап язылган шигыремне бүләк итәм.
Быелгы ел — маймыл елы,
Серле дә тылсымлы да.
Маймылдан туубызны
Белә бер Ходай гына.
Адәм атабыз яраткан,
Матур, якты дөньяга.
Маңгаебызга язылган
Күрәчәкләр туганда.
Алып килсен маймыл елы,
Бар йортларга бәрәкәт.
Илгә — тынычлык һәм саулык,
Муллык, бәхет, сәгадәт!
* * *
Рәфис Мөдәррис улы Гыйззәтов, Камышлы районының Камышлы авылы җирлегендә авыл көнкүрешен яхшырту буенча мастер:
- Быел авыл халкының тормышын яхшырту өчен күп эшләр башкарылды. Камышлы һәм Дәүләткол авылларының юлларын яхшырттык: өсләренә таш яки асфальт түшәдек. Аннан соң Сок елгасы аша өр-яңа күпер салып куелды. Урамнарны яктыртыр өчен баганаларга яңа лампалар элдек.
Ә шәхси тормышыма килгәндә, улыбыз Рәдиф белән киленебез Лилиянең уллары Афзал дөньяга килде. Кызыбыз Юлия дә үз тормышы белән матур итеп яшәп ята. Улыбыз Ралиф Казан Федераль университетының дүртенче курсында укый.
18 декабрьдә Камышлы халык театрының 95 еллык юбилеена багышланган кичәдә “Беренче театр” спектаклен яңадан сәхнәгә куйдык. Мин анда Хәмзә бай булып уйнадым. “Кичә бик яхшы, матур булды”, — диделәр.
Яңа 2016 ел тагын да кызыклырак сюрпризлары белән шатландырсын иде.
* * *
Нәсимә Исхак кызы Сафина, Шенталы муниципаль районының “Нур” мөселман һәм татар оешмасы җитәкчесе:
- Үткән ел минем күңелдә матур вакыйгалары һәм күңелле хатирәләре белән истә калачак. Мин “Нур” мөселман һәм татар оешмасы җитәкчесе итеп сайландым һәм моны зур ышаныч белдерү дип кабул итеп, эшкә керештем. Байтак кына чаралар уздырырга да өлгердек инде.
Мәчетебезгә өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин килеп, авыл кешеләре белән матур очрашу үткәрүе истә калырлык вакыйга булды. Халык хәзрәткә үзләрен кызыксындырган күп сораулар бирде һәм эчтәлекле җаваплар алды.
Язгы чәчүләр тәмамлангач, Денис авылында гөрләтеп Сабан туе уздырган идек. Җәен дин кардәшләребез белән Изге Болгарга барып, ата-бабаларыбыз рухына дога кылып, намазлар укып кайттык. Мәчетебездә Ифтар, Корбан мәҗлесләре үткәреп киләбез.
2016 елда балалар өчен Сабан туе бәйрәме, оста гармунчыларыбызны барлап, “Уйнагыз, гармуннар” һәм күптөрле башка мәдәни чаралар үткәрергә ниятләп торабыз.
* * *
Инзилә Гыйззәтуллина, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе хореографы:
- Самараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры шәһәребездә үткән һәр милли чарада катнаша. 2015 елда байтак кына фестивальләрдә, шәһәр, өлкәара бәйгеләрдә чыгыш ясарга насыйп булды. Шундый чаралардан иң истә калганы — “Татар балалары җырлый” XIX өлкә татар фестивале булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Тамашачыларга, аеруча ветераннарыбызга, концерт бик ошады.
Һәр номерны әзерләп, сәхнәгә кую өчен хезмәттәшем Алия Газизова белән күп көч куябыз. Һәм бу мәктәп администрациясе, ата-аналар һәм тамашачылар ягыннан игътибарсыз калмавы бик куанычлы. Белем көнендә Самара шәһәре округы Думасының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләндем.
Яңа ел да уңышлы булыр дип өмет итәм. “Бердәмлек” газетасы укучыларына саулык-сәламәтлек, күп бәхетле мизгелләр, тормышларында матур вакыйгалар телим.
Просмотров: 2057