2015 ел нинди мәдәни чаралары белән тарихка кереп калды?

 «Ак чәчәкләр» фильмыннан күренеш.
«Ак чәчәкләр» фильмыннан күренеш.

2015нче ел мәдәни чараларга шактый бай булды. Аларның күбесе Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Ел, гомумән, вакыйгаларга бай килде. Ингушетиядә, Карелиядә, Мәскәүдә Татарстан көннәре; Россиядә, ерак һәм якын чит илләрдәге 299 төбәктә Сабантуй бәйрәме уздырылды. Ингушетиянең Назрань шәһәрендәге бер урамга Минтимер Шәймиев исеме бирелде.

 Юбилейлар

Мәшһүр җырчы Илһам Шакировның Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган 80 яшьлек юбилей тантанасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан зурлап үткәрелгән чараларның беренчесе булды.

Сәнгать училищесы үзенең 120 еллыгын, консерватория – 70, Мәдәни мирас үзәге 25 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Милли музейның 120 һәм Милли китапханәнең 150 еллык юбилейлары уңаеннан конференцияләр узды. Милли китапханәдә Россия милли китапханәсе көннәрендә китапханәчеләр аларның эшчәнлеге белән якыннанрак танышты. Шушы көннәрдә 75 яшен тутырган Наилә Гәрәевага, сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды.

Кино

Зәңгәр экраннарга чык­кан «Ак чәчәкләр» фильмын тамашачы яратып карады. Соңгы елларда телевидениедә татарча классик әсәр буенча куелган фильм күренгәне юк иде әле.

Быелгы Казан мөселман киносы фестивале анда катнашкан татар фильмнарының арта баруы белән үзенчәлекле булды. Бүләкләнүчеләр арасында үзебезнең режиссерларның булуы куандырды. Салават Юзеев төшергән «Шулу, который придет» фильмы Белгородта узган фестивальдә Гранпри яулады.
 
Театрлар. Премьералар
 
Камал театры быел тамашачыга «Галиябану», «Әтрәк-Әләм», «Хафалы биюләр», «Кәҗә белән сарык» дигән яңа спектакль­ләрен тәкъдим итте. «Галиябану» спектаклендә уйнаган Фәннүр Мөхәммәтҗанов белән «Хафалы биюләр»дәге Айгөл Миңнуллинаның уеннары тамашачы өчен ачыш булды дияргә мөмкин.
 
Тинчурин исемендәге театрда «Кара пулат» спектакле күрсәтелде. Аңа көй язган композитор Эльмир Низамов быел Муса Җәлил исемендәге бүләккә ия булды. Тинчуринлылар бу елда тамашачыны «Өметсез хыяллар», «Чулпан», «Эх, алмагачлары», «Әкият китабы», «Өченче бүлмәдә эт яши» дигән премьералар белән сөендерде. Режиссер Резидә Гарипова Россиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләргә бирелә торган стипендиясенә лаек булды.
 
«Әкият» Татар дәүләт курчак театры быел Казахстанда, Якутиядә, Самарада, Белгородта узган халыкара театрлар фестивальләрендә катнашты. Аларның «Ханума», «Юл билгеләре паркы» дигән премьералары теләсә кайсы буын тамашачы өчен кызыклы иде.
Кариевлылар быел Театр әһелләре тарафыннан бирелгән грантка «Айрыз батыр» дигән спектакль сәхнәләштерде. Ринат Әюпов Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» дигән әсәрен заманча итеп куйды.
 
Әлмәтлеләргә быел Берлинда узган Европа Сабан туенда катнашу насыйп булды. Алар Мәскәүдә үткән Россия Кече шәһәрләр фестивалендә «Ромео һәм Джульетта» спектакле белән катнашып, аннан лауреат булып кайттылар.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Төрекмәнстанда, Ялтада фестиваль­ләрдә катнашты. «Абзыйның төше», «Шомбай», «Күзләреңнән үбеп…», «Йолдыз егет» дигән премьералар тамашачы хөкеменә тәкъдим ителде.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Җиңүнең 70 еллыгына коллектив «Анам кыры» дигән премьера әзерләде. Театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиевкә Россия Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләк тапшырылды.
 
Буа Татар дәүләт сатира теат­ры быел республика театрларының декадасын оештырды. Театрлар Сабан туен үткәрүдә дә буалылар үзләреннән зур өлеш кертте. Коллектив быел «Байбичәләр», «Кияүләр» дигән премьералары белән сөендерде.
 
Афәрин!
 
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов Марсель Сәлимҗанов исемендәге һәм Мәскәүдә уза торган «Алтын битлек» фестиваленең лауреаты булды.
Тукай исемендәге филармониядә оешкан «Илһамият» клубы артистларның көтеп алынган очрашу урынына әйләнде. Быел аның кысаларында «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» дигән проект эшли башлавы – изге гамәлләрнең берсе. Филармониядә Бөтенроссия халык көйләре фестивале, джаз, филармониада фестивальләре уңыш белән барды. Татарстан дәүләт фольклор ансамбле Кытай, Гарәп Әмирлекләре, Испания, Монголиягә барса, Шутиков җитәкләгән халык уен кораллары оркестры Көньяк Кореяда гастрольләрдә булды.
 
Фестивальләр
 
Камаллылар оештырган «Нәү­рүз», «Һөнәр» Халыкара фестивальләре театр коллективларын гына түгел, күпсанлы тамашачыларны да үзенә тартты. Театрларның үзара очрашып бер-берсенең спектакльләрен күрсәтүләре, фикер алышулары киләчәктә тагын да илһамланып эшләргә дәрт бирә.
 
Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышланган ункөнлек аеруча истә кала торган вакыйгаларның берсе булды. Шул уңайдан әдипнең туган авылында мәдәни чаралар оештырылды.
Тинчурин театры «Гаилә спектакльләре» проектын гамәлгә ашырды. Ул яшь буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм тамашачыны гаилә белән театрга йөртү максатын күздә тотып эшләнде.
«Татар моңы» конкурсы быел да яңа талантларны барлады.
 
Республикабызда узган «Идел-йорт» фестивале Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әдәбият елы уңаеннан, Лаешта Державинга багышлап, Бөтенроссия шигърият фестивале уздырылды.

Просмотров: 2030

Комментирование запрещено